- 07.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №17 (4 май)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Мин – кырыгынчы ел баласы. Әтине белмим. Ул сугышка киткәндә яшь ярымлык кына булып калганмын. Сугыш вакытында юклык һәр кешене тигез күрде.
Сугыш беткәч, авыл ике төрлегә бүленде: кемнеңдер әтисе кайтты, кемнекедер юк. Әтиләре кайткан балалар шат яшәде, матур өйләр корды, өй тутырып балалар үстерде. Ә безнең мунча кадәрле дүрт тәрәзәле өебез мескен хәлебезне аңлата иде. Безгә ул вакытта да булмады, хәзер дә юк. Сугышка киткәндә өйләнмәгән кешеләрнең гаиләләренә дә фатирлар бирделәр. Без әтиләрне югалтып елап утырганда, аларның балалары тумаган да иде бит әле. Кайтучылар, рәнҗемәгез. Бар кешегә дә үлеп калырга димәгән. Йөрәгем әрнегәнгә генә әйтәм – безнең йорттан биш кеше үлде.
2010 елда бүләк һәм бик матур сүзләр язылган открытка китерделәр. Укып, бик озак елап утырдым. Беренче тапкыр яздылар мондый сүзләрне. Инде әниләр үлеп бетте, безгә дә вакыт җитеп килә. Даулашып-даулашып фатирлар алып йөриләр, оныкларына бит инде ул. Телевизор карасам, хәйран калам да сүндереп үк куям. Нигә үлгәннәрнең балаларын искә алмыйлар? Депутатлар бу хакта бер дә уйлап карамый. Үлгәнче безнең кебекләргә берәр ташлама ясарлар, дип өметләнеп яшибез.
Авыр еллар артта калды. Бишәр бала белән ялгыз калучылар булды. Алар ачка интекте. Әйтеп бетерә алмаган сүзләрем роман итеп язарлык. Дөньялар тыныч булсын! Сугышлар булмасын! Тормышның кадерен белеп яшик. Яшьләр, ашыгып балаларны ятим итмәгез. Тыныч вакытта да әтисезлек бик авыр ул. Аны әтисез үскәннәр генә белә.
Әлфия СӘЛАХЕТДИНОВА.
Чирмешән районы, Түбән Чегодай авылы.

Комментарии