Ана кайгысы

Ана кайгысы

Бөек Ватан сугышы турында бу елларда күп сөйләнде. Без, 10нчы класс укучылары да, үз чиратыбызда, эзләнү эшләре алып бардык. Максатыбыз: Бөек Ватан сугышы чорында улларын сугышта югалткан авылдашларыбызны, ягъни куркусыз егетләр үстергән батыр аналарны барлау иде. Бу эшкә алынгач та, башта аптырап калдык, аннан эзләнү эше башланды. Күп кенә кешеләр белән аралашу, музей материалларын актару – болар барысы да безнең баштан узды. Кызыклы фактларны да хәйран тупладык. Максатыбызга ирештек. Кулларыбызда солдат хатлары, батырларыбызның фотосурәтләре. Ә башта бер сорау: ничек түзде икән баласын югалткан ана йөрәге?

Шәрипова Зөлкамал апа сугыш кырына 6 улын озата. Ләкин ананың бердәнбер улы – Габделхәере генә кайта. Шиһапова Миңлебикә апай сугышка 4 бөркетен җибәрә. Ананың юанычы булып, сугыштан бары тик Габделбәре генә кайта. Ә менә Миңннегалиева Хәдичә апаның 5 улы да сугыш кырында ятып калалар.

Улларының үлгән хәбәрләре килгәч, нәрсә кичерде икән әлеге аналар?! Ана кайгысы, ана ярасы! Балаларын югалткан аналарның хисе белән бүтән бер әйберне дә чагыштырып булмыйдыр. Сабырлык, түземлек һәм, әлбәттә, күңел түрендә генә яшерелгән өмет – менә нәрсә яшәткән ул чорның күп аналарын. Мөгаен, алар туган илләре өчен батырларча вафат булган уллары белән горурланганнардыр, илгә яраклы батырлар үстерүләренә куанганнардыр. Бу батыр аналарның ни кичергәннәрен беркемгә дә күрергә туры килмәсен иде.

Әлеге эш минем өчен бик файдалы булды, чөнки гаиләмнең тарихын тирәнтен өйрәнү өчен бу бер этәргеч булды. Хәдичә әби белән Миңлебикә – әбиләр минем карт әбиләрем. Аларның батырлыкларына әле дә сокланам. Нинди бөек аналар!

Шушындый батыр солдатлар, газиз улларын югалткан аналарның күз яшьләре аша килгән безнең тыныч, матур тормышыбыз! Безнең бәхетебез өчен күпме корбан. Шуңа да, без аларга чиксез рәхмәтле һәм алар бүләк иткән тынычлыкны сакларга бурычлы.

Энҗе Сөләйманова,

Арча районы, Курса Почмак мәктәбенең

10нчы класс укучысы.

Комментарии