Иң бәхетле көнем

Америка язучысы Теодор Драйзерның бер әсәрендә шундый күренеш бар. Анда берничә ир җыелышып, үзләренең иң бәхетле көннәрен искә төшерә. Арадан берсе чирләп больницада яткан көнен иң бәхетле көне дип атый. Шушы әсәрне укыгач, үземнең иң бәхетле көнем кайсы көн икән дип уйга калдым.

Сугыш бетеп, фашистларны җиңгәч, барыбыз да бик шатландык. 1946нчы ел бик коры килде, икмәк уңмады. Татарстанда колхозчыларга хезмәт көненә бераз икмәк бирә алдылармы икән – анысын хәтерләмим. Ул вакытта миңа 14 яшь иде. Без, дүртенче класстан башлап, колхоз эшендә эшләдек. Сентябрь аенда мәктәпкә тәнәфестә ашар өчен бәләкәй генә бер сынык булса да ипи алып бара идек әле. Алга таба ипи булмады, кишер, мичтә тәгәрәткән бәрәңге, алабута кәлҗемәсе алып бара башладык. Яз көне черек бәрәңгегә күчтек, кузгалак җыя идек.

Җәйнең бер көне. Өйдә без бала-чагалар гына. Роза сеңлемнең иптәш кызы Люция керде. Төшке ашка бәрәңге ашаганнар икән. «Әгәр калса, безгә дә алып кер әле», – дидек. Ул үзләреннән 2-3 бәрәңге алып керде.

Инде 1947нче елның җәе. Икмәкләр яхшы үсте. Без, укучылар, бригадада зур апалар, әбиләр белән бергә солы, бодай урдык, печән киптердек, борчак чаптык. Иң соңгы эш – колхозга бодай башагы җыйдык.

Бодайны суккач, эш көненә күпмедер бодай бирделәр. Зурлар барысы да эштә, без – биш кыз, ике арбага бодай салып, күрше Тоба авылының бездән ике километр ераклыктагы тегермәненә киттек. Безнең Каенлы авылының Зәй елгасындагы су тегермәне нигәдер эшләми иде. Чират торып, бодайны тарттырып, кичкә генә өйгә кайттык. Кайтышыбызга бик шатлыклы хәбәр көтә иде: иртәгә авылга тавышлы кино киләсе, колхоз ала, шуңа кем тели – шул килә ала. Клубта түгел, урамда күрсәтәчәкләр, бөтен кешегә дә бушка буласы.

Икенче көнне әни төшке ашка кайткач, камыр куйды, кичкә ипи салды. Без, гаиләбез белән утырып, яңа бәрәңге белән әле генә пешеп чыккан ипи ашадык та, чәй эчкәч, кинога барырга җыендык. Август аенда кичләрен суык була. Иске телогрейкалар киеп, урындыклар алып, кинога киттек. Почтальон Мәрьям апалар өе янына халык җыелган, аягына басканы барысы да шунда. Ап-ак итеп акшарланган таш кладоваяның стенасын экран иткәннәр. Егетләр чиратлашып моторны әйләндерә (движок та дип әйтәләр иде). Әнә шулай итеп аклы-каралы, тавышлы кино карадык. Бу безнең өчен гаҗәеп булды: кешеләр хәрәкәтләнәләр, сөйләшәләр, сугыштан кайткан агайлар, укытучылар безгә тәрҗемә итәләр, музыка уйный. Фильмның исеме дә хәтердә: «Александр Порхоменко». Шуннан соң атна буе шушы фильм турында гына сөйләштек. Безнең күңелне күтәргән, безне шатландырган бу вакыйгадан соң нинди генә бәхетле көннәр булмады: мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына укырга керү, аны тәмамлап, беренче хезмәт хакы алулар, яраткан кешең белән тормыш кору, балалар туу, эшеңнең югары бәясен күрү… Әмма боларның берсе дә туйганчы ипи ашап, үз гомереңдә беренче тапкыр, аклы-каралы булса да, эчтәлеген аңлап җиткермәсәң дә, тавышлы кино караган көнне кичергән бәхетемә җитми. Ул минем иң бәхетле көнем иде.

Зилә ХАФИЗОВА,

Пермь шәһәре

Комментарии