Гыйльметдин бабай

Гыйльметдин бабай

Фронт госпиталендә һушыма килсәм, янымда бәләкәй генә ут яна. Теге дөньядамы мин, бу дөньядамы, дим. Ул ут шәм икән. Медсестра килде: «Ну, будете жить долго!» – ди бу. «А что, я умирал?» – дим. «С того света вытащили», – ди кыз, ягымлы елмаеп.

Хатыным Резиданың әтисе сөйләгән иде моны. Гыйльметдин бабай белән Мәрьям әби Башкортстанның Караидел районы Байкебаш авылында яшәделәр. Гыйльметдин бабай хәзерләүче (шәхси хуҗалыклардан мал тиресе һ.б. җыючы) булып эшләгән, пенсиягә чыккач урман каравылчысы. Мәрьям әби 42 ел мәктәптә башлангыч сыйныф балаларын укыта. Бабай турында миндә иң якты истәлекләр генә калды, чөнки ул үзе якты, саф күңелле кеше иде. Шул кадәр сугыш җәһәннәмен үтеп тә, күңеле катмаган, кешеләргә ышанычы сүнмәгән иде аның. Тормышның тәмен белеп яши иде. Кадерләп, яратып кына тоткан аты бар иде, шул атны җигә дә чыгып китә: урманга коры утынга дисеңме, яланга печән чабарга дисеңме... Рәхәтләнеп йөреп кайта, бер уңайдан кирәк эш тә эшләнә. Ул һәрвакыт иреккә омтылды: дала җилләре, урман шаулары тартты аны. Бервакыт аның авырып ятканда әйткән сүзләре мине тетрәндерде: «Эх, – диде ул, ачынып, – чыгып китәр идем атны җигеп. Эшем булмаса да, йөреп кайтыр идем урман-кырлар буйлап. Бер минут та ятасым килми өйдә».

СУГЫШ ХАТИРӘЛӘРЕ

Гыйльметдин бабай сугыш турындагы совет киноларын яратмый иде: «Күрсәтәләр: солдатлар җырлыйлар, бииләр, алгы сызыкка артистлар килә. Күпме сугышта йөреп, андыйны бер тапкыр да күрмәдем мин, – ди иде. – Дошман уты астында «Ур-ра!» кычкырып йөгерәләр, берәү дә ятып калмый, үлми имеш. Алай булмады бит! Беренче тапкыр атакага барганда бертуктаусыз акырып елыйсың, – кыр тулы өзелгән аяклар, куллар, башсыз гәүдәләр, гәүдәсез башлар... Шулар аша, шуларны таптап яки сикереп чыгып йөгерәсең бит. Күзеңнән яшьләр ага, ә атасың, үтерәсең. Чөнки син шундый шартларга куелган. Икенче тапкыр инде кан ката... Бервакыт мин үлгән солдат астына кереп ятып котылып калдым... Яхшы нәрсә түгел инде ул сугыш. Кулыңа шырпы гына керсә дә, авыртуына түзә алмыйсың бит. Ә сугышта кан шаулап ага, шуны сизмисең. Бервакыт атакага бара идек, нәрсәгәдер абынып киткәндәй булдым да, егылдым. Госпитальдә генә һушыма килдем».

Сугыштагы бер хәл турында сөйләде. Бервакыт командирлары, фуражкасын җиргә бәргән дә, кулларын күтәреп, немец ягына таба китә башлаган. «Без карап торабыз: нәрсә бу? Артыннан барыргамы? Командир бит. Бер солдат атып үтерде тегене. Солдатка бернәрсә дә булмады».

Итнең сеңерен кисеп-кисеп ашый иде бабай. Нигә, ит бар бит, дисәләр: «Шуны ашасам, сугыш еллары, ач вакытлар искә төшә», – ди иде. Шуннан, уйчан карашын бер ноктага төбәп, сөйләп китә: «Бервакыт походта барабыз. Аркада 22 килолы миномёт плитәсе, бер кулда биштәр, икенчесендә мылтык. Итек шул кадәр кырды аякны, атлар әмәл калмады. Итекләрне салып, яланаяк барам. Яңгыр ява, су, җебегән балчык... Пычракка буялып, карарлыгыбыз калмады. Үзебезне үзебез күрмибез бит, бер-беребездән көләбез... Көне буе, төне буе бардык шулай, ашатучы юк. Шулчак ат үләксәсенә тап булдык. Исләнгән, ап-ак корт мыжлап тора. Шундый ачыкканбыз, козгыннар шикелле ябырылып, шул итне кисеп-кисеп корты-ние белән ашый башладык. Шуннан су эчеп җибәрдек. Хәл кереп, рәхәт булып китте бит!»

«Кемнәрдер үлгән солдатларның фуфайкасындыр, итегендер салдырып алып кия иде. Өшесәм өшедем, үзәкләргә үтәрдәй туңсам туңдым, кеше әйберенә кагылмадым. Сафия әбием шулай дип әйтеп җибәрде: нәрсә булса да, кеше әйберенә тимә, дип. Бәлки, шуңа күрә исән калганмындыр», – ди иде Гыйльметдин бабай.

Җитмешкә якын поезд-мунча сугыш вакытында фронт буйлап йөргән икән, – солдатларны мунча кертеп, киемнәрен беттән арындырып. Шул турыда тапшыру булды. Шуны хатыныма сөйләгән идем, ул әйтә: «Әти сөйләде аны. Бер тапкыр аларның частенә дә шундый мунча килгән. Вагонга кереп юына гына башлаган идек, ди, немец самолётлары килеп бомба ыргыта башлады... Кая чапканыбызны да белми, ялангач көе урман арасына таралып беттек, ди».

Сугыштан соң Гыйльметдин Гыйләҗетдинов үзенең туган авылы Мостафага кайта. Шул ук авылга педучилище тәмамлаган бик чибәр бер кыз укытучы булып килә, исеме Мәрьям икән. Менә шунда ике язмыш очраша да инде.

АТНЫ ЭЧЕРДЕҢМЕ

Бервакыт мин гаиләбез белән Бакебашка кайткан чакта, бабай белән әбинең бер кызык сөйләшүенә шаһит булдым. Бабай белән ишегалдында сөйләшеп утыра идек, әби өйдән чыкты да:

– Гыйльметдин, атыңны эчердеңме әле? – диде. Шулай диде дә, җавап көтеп тормастан, кире чолан караңгысына кереп югалды.

– Ну бу хатын-кызны, ирләр эшенә кысылмаса, кысыр кала... – дип, үз алдына сөйләнә башлаган иде бабай, әби чолан эченнән:

– Әллә нәрсә ди, ишетмим! – диде, аны бүлеп.

– Хәзер эчерәм, дим! – дип кырт кисте бабай.

Гыйльметдин бабай инде гүр иясе булгач, аның турында сөйләделәр. Әйтә торган булган: «Син, Мәрьям, мин ачулансам, кызып китеп, сиңа ямьсез сүзләр әйтеп ташласам, үпкәләмә, яме, гафу ит; сиңа ачуланмыйм мин, сугыш мине шулай итте». Авыл кешеләренә әйткән: «Мин Мәрьямне аның үзе кадәр алтынга да алыштырмыйм», – дигән. Моны Мәрьям әбигә ул үлгәч, аның җидесен үткәргән көнне әйткәннәр. Аларның тормышыннан көнләшеп, менә ничек яшәгәнсез икән сез, дигәннәр...

ШУК КЕШЕ ИДЕ

Бабай белән сөйләшеп утырулар истә. Кызык та кеше иде ул. Вафатына ничәмә еллар үтүгә карамастан, җор сүзләре, шук карашы белән һаман да әле күз алдымда тере кебек басып тора. Миңа «Марс улым» ди иде, кияү димәде беркайчан да. Лапаста аның эш кораллары, шунда ниндидер үз эшләрен эшләпме, тәмәке тартыпмы утырырга ярата иде ул. Лапас көн дә себерелгән. Без аның белән күбрәк шунда сөйләшеп, серләшеп утыра идек.

Бер дә кеше көлдерәм дип сөйләми иде ул, ә шулай да көләләр иде. Нигә? Монысы инде аның сере булып калды. Хатыным Резида сөйли: «Мунчага барасы килмәсә: «Ач тәнемне миннек белән кыйнар хәлем юк әле», – ди иде. «Нигә, ашап бар», – ди әни. «Ашасам, ләүкәгә менә алмыйм», – ди әти. Без көләбез. Гади генә нәрсәне шундый итеп сөйли иде ул, кеше ятып көлә иде. Ренат абый әйтә, мин кайвакыт әти сөйләгәннәрне сүзмә-сүз сөйләп карыйм, берәү дә көлми, ди. Әти ул, кеше көлгән саен ачуланган кебек, тагын да кызыбрак сөйли иде. Шул ук вакытта кеше аңа нинди дә булса төртмә сүз әйтә алмый иде, куркалар иде. Ул конкрет факт белән генә җавапны чәпәп куя, шунда ук шым булалар иде».

СУНАР

Кызы Резида сөйли:

– Ауга йөрергә ярата иде безнең әти. Мылтыгын ала да чыгып китә иде. Ренат абыйга бер яшьтән аз гына артык булгандыр, әни дә әтигә ияреп барырга уйлаган. Әти әйтә: «Барам да барам диде, ә баргач, өшим, кайтыйк, ди...» Утыралар болар күл янында. Күлгә ике үрдәк килеп төшә. Әни ашыктыра: «Ат! Ат!» Әти: «Не мешай! Тик кенә тор!»

Йөзеп йөри ике үрдәк. Башта икесе генә разведкага килә икән, куркыныч юкмы дип. Бервакыт көтүе белән килеп төшә бит үрдәкләр! Ата башлый әти. Ренат абый куркып еларга тотына. Бер капчык үрдәк җыела.

«Капчыкны күтәргәнмен, Ренат: «Әттәгә барам», дип елый, – ди әтекәй. – Ренатны җилкәгә утырттым, капчыкны ике ягыннан икәү күтәреп, чак кайтып кердек». Әни төне буе үрдәк чистартып чыккан. Аның каравы бер айдан артык ашарлык ризык булган.

Кыш булса, куяннар алып кайта иде. Идәнгә ташлый да, үзе елмаеп тора: «Охота!» – ди. Куян күчтәнәче дип, кесәсеннән туңган әпәй кисәге чыгарып бирә безгә. Әй тәмле була иде шул ипи, аны авызда эретә-эретә суырасың.

Балыкка йөри иде. Зур челтәр капчыкны ярган, шуның белән сөзә иде. Алып кайта бер капчык балык. Аларның арбада селкенеп ятканнарын күреп, мин куркып кача идем.

ӘТИНЕҢ АТЛАРЫ

Әти ул гел ат белән йөрде. Аны машина кызыксындырмый иде, ат дисәң исе китә иде инде. Соңгы аты Сивка исемле иде, кара таплы ак ат. Аңа кадәр җирән ат булды. Ул җирән ат машиналарга юл бирми иде, аны җенле ат диләр иде авылда. Беркем дә җигә алмаган аны, әти генә тыңлата иде.

Ат җене аңа балачактан кагылган күрәсең. Әтинең әтисе Галәветдин, аның әтисе Гыймалетдин, аның әтисе Ямалетдин. Әтинең бабалары бай кешеләр булган: көтүе белән ат тотканнар, яхшы йортларда яшәгәннәр. Гыймалетдин бабасы әтине таң белән уята икән дә, яланнан атларны алып кайтырга чыгарып җибәрә. Яланаяк салкын чык өстеннән чыгып чаба әти. «Галинур йоклый, мине чыгарып җибәрәләр», – дип сөйли иде әти. Галинур энесе Чирчик шәһәрендә яшәде, хатыны Хәтимә Кырым татары иде. Бабаларын, билгеле инде, раскулачить иткәннәр.

БАРМЫЙ БОЛАЙ

Әтидән мин тәртипкә өйрәндем. Аның һәрнәрсәсе үз урынында була иде, аны ул эзләп йөрми, йомык күз белән дә таба. Бервакыт, мин әле мәктәпкә кермәгән кыз идем, мине чакырып алды да: «Сиңа бер задание, – ди. – Менә бу идәнне ялт итеп юып куярга». Мин, чиста бит инде дип, себереп кенә чыгардым да, әтигә күрсәттем. Әти: «Бармый болай!» – ди. Чиләк белән су китереп куйды, чүпрәк бирде. «Юарга! Кырып!» – ди. Мин юа башладым: һәр почмагын, һәр тактасын бар көчемә ышкыйм. Идән көзге кебек ялт итте. Әти инде үзенең йөкләмәсен онытканмы, бервакыт килеп керде дә, исе-акылы китеп идәнгә карап тора: «Менә сиңа мә! Молодец, кызым, булдыргансың!» – ди. Минем куануым! Шуннан соң мин чисталык сакларга, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерергә өйрәндем.

САФИЯ НӘНӘЙ

Әтинең әтисенең инәсе, безгә картнәнәй була инде, бездә яшәде. Бөтен догаларны белгән, бер намазын да калдырмый торган әби иде безнең Сафия картинәй. Ул бер кызык хәлне сөйли иде. Гражданнар сугышы вакытында булган бу. Аларның туган авылы Мостафага (Ауыргазы районы, Башкортстан) «аклар» килгән. Бервакыт берничә солдат күп кенә йомырка тотып кергән дә, Сафия нәнәйгә пешереп бирергә кушканнар. Сафия нәнәй пешереп биргән, тегеләр, канәгать булып, чыгып киткәннәр. Сафия нәнәйнең дә йомырка ашыйсы килеп киткән. Мин дә ашап карыйм әле дип чоланга чыкса, күкәйләреннән җилләр искән ди. Теге чукынчыклар аның үз йомыркаларын үзеннән пешертеп алып чыгып киткәннәр икән.

Бервакыт Сафия нәнәй Ренат абыйга ниндидер эш кушкан. Ренат абый, һәрвакыттагы гадәте буенча, «Ярар», дигән дә, урамга уйнарга чыгып чапкан. Сафия нәнәй абыйны артыннан килеп тапкан. «Әле син шулаймы?!» Кулына эләккән бер черек агач кисәге белән башына китереп суккан. Агач сынган, абыйның башыннан кан киткән... Аның эзе абыйның башында һаман да бар әле. Ә бервакыт Сафия нәнәй абыйны өйдә кыйнады, әлеге дә баягы тыңлашмаганы өчен. Әни, эштән кайткач, нәнәйне тирги башлаган иде, әти әйтте: «Шул кирәк!» Мин нәнәй белән йоклый идем, ул мине төнлә уятып: «Әйдә, чәй эчик», – ди иде. Каяндыр конфетлар китереп чыгара...

Сафия нәнәй хәзер терелеп чыкса, бу дөнья турында нәрсә әйтер иде икән? Кәрәзле телефоннарны, компьютерны, саф татар авылында үскән балаларның татарча аңламавын күреп, һуштан авар иде, мөгаен.

Марс ЯҺУДИН,

Татарстан язучылар берлеге әгъзасы,

Чаллы шәһәре

Комментарии