- 07.02.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №5 (3 февраль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Әй өздереп гармун уйнады
Шахта көен сузып җырлады.
Тирә-якка таралган җыр аша
Күршемне таныдым моң аша.
Онытылган тальян моңнарын
Искә алып кулына гармунын
Сабан туйларында ел саен
Өздерәдер уйнап тальянын.
Бу язмам әтиемнең бергә уйнап үскән, бер партада утырып укыган, яшьлек елларын бергә уздырган, бергә аулак өйләргә кызлар янына чапкан дусты, сердәше Сәмигулла абый турында. Ул 1932нче елда Сафиулла белән Бибихәдичә гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Сафиулла Япон сугышына киткәндә, Бибихәдичә алты айлык көмәнле булып кала. Сафиулла картка төпчек малае Сәмигулланы кулына бер тапкыр алып сөяргә дә насыйп булмый. Дөньяга килеп алты ай гына әтиле исемен йөрткән Сәмигулланың әтисен дә дәһшәтле сугыш үз кырына, үз куенына ала. Авыр яралардан соң, ноябрьнең салкын бер көнендә госпитальдә үлә ул.
Тормыш дәвам итә. Бибихәдичә алты баласын кочаклап, әйтеп-сөйләп бетергесез фәкыйрьлектә, ачлыкта кала…
– Төп ризыгыбыз алабута, кычыткан, табып булса, кырдан черек бәрәңге, чәебез өрәңге кабыгы иде. Бездән дә авыр гаилә бар идеме икән, – дип, күз яшьләренә буыла-буыла сөйли Сәмигулла абзый. – Ничек мәктәпкә йөргәнемне белсәгез иде. Садретдин абзыйлар каршында ике катлы агач мәктәп. Мәктәпкә барасы, укыйсы килә. Ләкин киеп барырга кием юк шул. Декабрь аена хәтле яланаяк чабып керәм мәктәпкә. Дәрестә утырганда аяк кызыша, әрни. Аяклар әрнесә дә, мәктәпне калдырасы килми, мәктәптә озаграк торасы килә, ашыйсы килгән дә азмы-күпмегә онытыла, кеше арасында вакыт тиз үткән кебек. Өчәр көн авызга ризык алмаган вакытларым булды. Хәзер өстәлдәге ризыкларга карыйм да, әниемә шушы ризыкларны бер генә тапкыр булса да туйганчы ашатып булса иде дим.
– Аларга, әби-бабайларыбызга җәннәт ризыклары ашарга язсын, Аллаһы Тәгалә әҗерен бирсен, бер сездә генә булмаган, нишлисең, – дип Сәмигулла абзыйны юатам.
– Юк шул, кызым, юк. Бездәге ачлык беркемдә дә булмады. Безнең булышырлык туганнар да юк иде… Үсә төшкәч җырларга, гармунда уйнарга өйрәндем. Борһан яшьти белән гармунда уйнап җырлый идем. Авылда Сәмигулла кебек җырлаучы юк иде, диләр иде. Фәкыйрьлек укырга да, үсәргә дә бирмәде шул. Миннән олыраклар, тормышыбыз авыр булгач, читкә китеп бардылар. Олы абыем Габдулла, апам Әминә Бакуга китеп урнашты, Миңсара апа Себергә, Һидият абый Чаллыга китте. Гайнулла абыйны Украинада яшьли бендерлар үтерә. Туганнарны ачлык аерды, туганлык җепләрен дә шул өзде. Үсә төшкәч тә ачлык, фәкыйрьлек безне ташламады. Өч ел армиядә хезмәт итеп кайттым. Мин кайткач, әнием үлде. Аны җирләргә яланаякка галуш киеп барганым хәтердә… Ул күлмәкләрне, оекбашларны егет булгач кына күрдем бит әле, сеңлем. Их, хәзерге тормышымның бер генә көне шул вакытта булса иде. Яшьлегемдә күрмәгән бәхетне, рәхәтне мин хәзер күрәм. Аллага шөкер, кадер-хөрмәттә, балаларым, киленем бик яхшы. Әнием генә шушы рәхәт тормышның бер генә көнен дә күрмәде бит, – дип, сабый баладай үксеп-үксеп елап җибәрде ул.
Сәмигулла абыйны юатырдай сүзләр таба алмадым. Яныбызда чабып йөргән 4-5 яшьлек оныкчыгы гына бабасының кулына уенчыклар тоттырып, күз яшьләреннән аерды.
Гәүһәрия ВӘЛИУЛЛИНА.
Лаеш районы, Кече Елга авылы.
Комментарии