Изгелекнең юк кечесе, юк зуры

Урман чишмәсеннән Ачы чишмәсенә

Аккан сулар кебек актык без.

Таралышып беткәч, гомер көзе җиткәч,

Чишмәләрне сагынып кайттык без.

Челтер су буенда, оҗмах куенында,

Каршы алсак авылым таңнарын.

Иңнәремә кабат куяр кебек канат

Чишмәләрем белән талларым.

(«Чишмәләр җыры» якташыбыз Данис Хәйруллин.)

Татшуган авылы зур түгел. Читләрне кызыктырырлык зур елгалары да, биек таулары да юк. Тирә-якны шаулатырлык зур вакыйгалар да хәтерләми авыл тарихы. Бөек шәхесләре белән дә дөньяны шаулатмаган. Гомер-гомергә тыныч кына үз җаена яшәгән авыл.

Замана җилләре күпләрне үз артыннан ияртә шул. Авылыбызның да асыл ир-егетләре, уңган кызлары, читләргә китеп, сәләтләрен, белемнәрен халыкка хезмәт итүгә багышлаган. Татарстаныбызның төрле төбәкләрендә табиблар, укытучылар, нефтьчеләр һәм башка һөнәр ияләре эшли, җитәкчелек итә. Бер генә баласы өчен дә йөзен кызартмый авыл.

49 ел элек 8нче сыйныфны тәмамлаган Асылов Райхан абыйның максаты классташлар белән очрашып күңел ачу гына түгел иде. Алдан ук изге ният белән сабакташларын җыярга булды ул. Төп нигездә читләр яшәсә дә, авыл сагындыра, кайтасы, нәрсәдер эшлисе килә, бигрәк тә йортларыннан күз күреме генә ераклыкта челтерәп аккан чишмә тавышы колагында чыңлый. Өшегән елгасын саф сулары белән туендырган Урман чишмәсе, Әче чишмә, тау итәгендә җәйләрен бәпкә саклап, кышларын чана шуып үткәргән балачак, мәктәп юлы искә төшә; ташу бозларына басып, егетлекне күрсәткән гайрәтле чаклар сагындыра. Күпме яшь йөрәкнең серләрен үзенә сеңдергән, вәгъдәләр бирешкән чишмә буйлары бит ул! Еллар шаукымы табигатькә дә үз эзен сала – ышыгына җыйган балалары белән бергә тал-тирәкләр дә олыгая икән! Ә нигә чишмә буйларын кабат тергезмәскә! Авылыбызның игелекле егете Рафаэль Талип улы, Урман чишмәсен матурлап, ял урыны ясап куйган… Райхан абый классташлары Мәгъсүм, Зөфәр, Сәрия, Рәсимәләр белән язын-көзен чишмә буйларына миләш, шомырт, юкә агачлары утыртып чыкты. Язгы агачлар әнә матур гына яңарып та киткәннәр. «Иртәгә кыямәт көне дисәләр дә, кулыңда үсенте булса, шуны утырт», – дип әйтелә Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вәссәлламнең бер хәдисендә. Агач яфраклары лепердәгән саен тәсбих әйтеп тора ди.

Классташыгыз Райхан Асылов сезгә дәшә, 1966нчы елгы чыгарылыш укучылары:

– Сабакташларым, исегездәме, тәүге очрашуыбыз Галәү каены янында иде. Ул чагында беренче укытучыбыз Нурдидә апага хөрмәт күрсәтеп, рәхмәт сүзләре әйтеп кала алдык (урыны җәннәттә булсын!). Сәлем буенда үткәрелгән икенче очрашуыбыз да истә калырлык булды. Әйдәгез, авылыбыз тарихы булган чишмә буенда, язгы кар сулары кибүгә, яшьлегебезне искә төшереп, тагын бер җыелыйк әле. Утырткан агачларыбызны барларбыз, яңаларын утыртырбыз. Без утырткан агачлар авылыбызга бүләк, киләчәк буынга карап-тәрбияләп торырга бездән әманәт булыр.

Чыннан да, кайтып төпләнәсе мәңгелек йортыбыз туган авылыбызда булуын телибез. Күптәннән традициягә кергән классташлар очрашулары күңел ачу гына булмыйча, файдалы гамәлләр белән төгәлләнсен иде. Җил-яңгыр тидерми үстергән туган җиребезгә игелек кылырга ашыгыйк, классташлар.

Айсылу ИСЛАМОВА.

Азнакай районы, Татшуган авылы.

Комментарии