Торфта язылган көндәлек

Бөек Ватан сугышы башлангач, ягулык буларак кулланылган торф чыгаруның әһәмияте нык арта. 1942нче елда халыкны торф әзерләү эшләренә мобилизацияләү турында халык комиссарларының 260нчы карары чыга. Бу эшләргә хезмәткә яраклы колхозчылар, 16 яшьтән 55 яшькә кадәрге ир-атлар, 16-45 яшьлек хатын-кызлар җибәрелергә тиеш була. Һәрбер авылга, колхозга ничаклы кеше җибәрелергә тиешлеге турында «разнарядка» килә. Дәүләт Оборона комитетыннан килгән документ буенча, бу карар үтәлмәгән очракта, һәркемнең җавапка тартылачагы кисәтелгән.

Ир-атлар сугышта, колхоз эшләрен алып бару, гаиләләрен туендыру хатын-кызлар өстендә. Карарны үтәргә яраклы булып яшьләр кала. Туган авылларыннан читкә чыкмаган, бер авыз урысча белмәгән яшь кызлар һәм ир балалар шушы эшкә алына. Күктәкәдән Гарәфетдин Гаязов, Бибисара Мәрданшина, Мотаһара Әхмәтгалиева, Нурзидә апа, апалы-сеңелле Гыйлембану, Бәрия исемле кызлар 42нең язында торф әзерләү эшенә китәләр. Алар Владимир өлкәсе, Курловский районы, Нечаево авылы тирәсендә эшлиләр. Торф әзерләү эшләре ел әйләнәсе (9 ай) бара, кышын җир туңдыргач туктап, март аенда яңадан башлана. Гадәттән тыш авыр хезмәт шартларында эш көне 12-14 сәгатькә сузылган.

– Без ул чорда бик нык эшләдек, көрәк белән торф казыйбыз, өске катны алгач, төрле агачлар чыга, аннан соң гына ныклы торф күренә. Өченче кат торфны казуы бигрәк авыр иде. Юеш торф кисәкләрен кибәргә өябез, сулы җир бик авыр, эчләргә төшә иде. Ул торфны кәрҗиннәргә салып, вагоннарга төйибез. Норманы арттырып үтәргә тырыша идек, – дип искә ала Бибисара Мәрданшина. – Фронт сызыгының бездән ерак түгеллеген дә беләбез, чөнки самолетлар бик якын үтә иде. Без салкын баракларда 30лап кыз яшәдек, урын-җир саламнан. Үзебез чыгарган торфны баракка алып кайтып ягабыз, үзенең кызуы яхшы чыга. Ашауны өч тапкыр ашханәдә ашаталар, көн саен үлчәп 800 грамм ипи бирәләр, норманы арттырып үтәсәң, өстәмә 300 грамм. Кайчагында шуны сатып, акчасына кирәкле әйберләр алабыз. Кырда эшләгәндә мүк җиләге ашыйбыз. Без эшләгән җиргә якын авыллардан, сөт ачымасын өчен, савытларына бака салып, сөт сатарга киләләр иде, көненә ярты литр сөт сатып ала идек. Бервакыт шулай иптәш кызым белән койка (холодец) сатып алдык. Моңарчы күргән нәрсә түгел, төреп кесәгә салдык, кайтып җиткәнче, эреп агып беткән иде. Атнага бер тапкыр мунчага бару (ул вагонда) каралган, аның исемлеген көнләп язып куялар. Сазлык суы керне бик агарта иде. Шуңа да карамастан бет, кандала күп булды. Сугыш беткән хәбәрне көндезге ашка кайткач ишеттек, ашханә алдында кешеләр җыелып сөйләшеп торалар иде, бик куандык. Ул елны миңа 20 яшь тулды.

Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен Бибисара Мәрданшина медаль белән бүләкләнә.

Сугыш бетү белән генә, бу кызларга туган якларына кайту насыйп булмый. Илне торгызу эшләре башлана, торф чыгару сугыш беткәч тә озак дәвам итә. Кызлар 1950-51нче елларга кадәр шунда эшлиләр. Алар торф чыгарган җирдә туган якларын сагынып, шигырьләр, истәлек дәфтәрләре яза. Бу көндәлекләрне укыганда, бүгенге көн кешеләренә аларның тормышлары, уй-фикерләре тагын да ныграк ачыла кебек. 1925нче елда Азнакай районы, Күктәкә авылында туган Бибисара Әхмәтшакир кызы Мәрданшинаның истәлек дәфтәреннән кайбер юлларны укучыларыбызга укыттырасым килде.

Семафорлар ачык тора, поездларга китәргә,

Безгә Ходай язган икән читтә гомер итәргә.

Төнге сәгать уникедә ишек килеп кагалар,

Чит илләрдә баракларда иң бәхетсез балалар.

1950 ел, 4 декабрь. Яңа эштән кердек. Бүген-иртәгә кайтырга дип торабыз, Ходай ни яза инде.

1950 ел, 5 декабрь. Менә бүген без эшкә чыкмадык. Эшкә чыкмауның сәбәбе Мизоновкага өч-дүрт мәртәбә төшеп, обходной алып кайттык. Ну акча кайчан булыр. Акча көтеп бик озак ятмасак ярар иде инде. Әле без октябрь аеның подрасчутын алмаган. Анда миңа 410 сум акча чыга дип торам, исән-сау алсам, Алла теләсә.

Менә бүген 1951 ел, 7 апрель. Эштән кайттык, яңгыр явып тора иде. Иртән сәгать 8дә киткән идек, көнозын яңгыр яуды, җәяү бардык, бик ерак иде. Яңа балута, үзе бата тездән. Ничек сезонны эшләп чыгарбыз инде, бик куркабыз. Хәерле ягын насыйп итсен Ходай.

Менә бүген 10 апрель, без иртәнге сменадан эштән кайттык та ял итәргә ятып та карамадык. Иртәгә тагын эшкә барасы бар, ничек барырсың инде. Менә яңгыр ява, ул яңгыр җиргә яумый, безнең өскә ява, диләр кызлар.

Бүген 1951 ел, 29 апрель. Безгә 2шәр кило ак он бирделәр. Май бәйрәменә дип.

Менә бүген 25 июль көне, без кичке сменадан эштән кайттык. Ничек кенә эшләп чыгарга инде бу машина эшен. Быел зерә авыр һәм кыен эшләве. Моннан ризыкны хәере белән өзсен инде.

Бу көннәрдә хатлар юк, эч бик поша. Менә иртәгә ял көнем, хат булса ярар иде. Миңа үземнең ял көнне хат була торган иде дип юатам үземне. Зерә сагынам тулке авылны гына, кайтасы килә.

УКЫ, ДУСКАЙ, БЕЗНЕ ИСКӘ АЛЫП

Бакчаларда алсу гөлләр үсә,

Сандугачлар куна шул гөлгә.

Сиңа сүзем, син онытма, дустым,

Мин онытмам сине гомергә.

Язылды дустым Сарага 1 декабрь, 1950 ел. ТССР, Кайбицкий район, ср ….бия башы авылы. Вахитова Газилә.

Әче итеп каты җилләр исеп,

Агач ботакларын каера.

Әче итеп искән тормыш җиле

Якын дусларыңнан аера.

Бу шигырьләрне язды Тымытык районы, Тымытык авылы гражданкасы Гарипова Мәүҗидә. Язылды 1 декабрь, 1950 ел.

Без тора торган баракларның

Җиргә күмелгән яртысы.

Әйләнәсе кара урман,

Төшми кояш яктысы.

Тымытык районы, Чалпы авылы. Хәбибуллина Галимә. 8 апрель, 1951 ел.

Шул авыр елларда бергә эшләгән, бер-берсен яклаган, бер- берсенә истәлеккә шигырьләр язган кызлар арасында шушы якташларыбызның исемнәре бар:

Ярый, дустым Бибисара, гаепләмә, начар булды, онытмасаң, бер алып укырсың. Мин Тымытык районы, Тат.Шуган авылы кызы Шамсиева М.Рауза (Миннерауза дип уйлыйбыз). Яздым бу шигырьне. 1950 ел, 19 ноябрь, кичке сәг.9да.

Язучы Тымытык районы, Чалпы авылы гражданкасы Ихсанова Разия.

Бу шигырьне яздым 1951 елның 12 апрель көнне торфта чагында. Бүген ял көнем иде. Дускай Бибисара, дусларыңның матур шигырьләрен укыганда, минекен дә укырсың дип уйлыйм. Яза Тымытык районы, Буралы авыл советына караган Яңа Ташлыяр авылы гражданкасы Кәримова Фәрхинур. 1930 елгы.

Бергә вакытларны искә алырсың, Подмирязинский районы, Бакырчы авылыннан Һәния Гарипова.

Мин үзем Тымытык районы, Тымытык авылы кызы Хафизова Дөрнәяп.

Мин бу язуларны яздым 27 сентябрь, 1951 ел. Язучы ТАССР, Ст.Ютазы, Тымытык р-ны Камышлы а/советына караган Ирекле колхозының 3 бригадасы члены Габдрахманова Мәрьям Хәйбрахмановна 1931 елгы, хәзер 20 яшьтә. Шушы торфта йөреп, торыф карчыгына әйләнеп бетәм инде. Быел кайтсам, килмәс идем инде.

Бүгенге көндә бик олыгайган әниләребезнең, апаларыбызның яшьлекләрен ил тарихыннан аерып алып булмый, шул яшьләр – фронтларда илне яклаучылар, тылда Җиңүне якынайтучылар, сугыштан соңгы авыр елларда илне торгызу өчен үзләрен аямыйча эшләүчеләр. Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә.

Венера БӘДРЕТДИНОВА.

Азнакай районы, Күктәкә авылы.

P.S. Бу көндәлек – каенанам Мәрданшина Бибисара Әхмәтшакир кызыныкы. Аңа 6нчы июньдә 90 яшь булыр иде. Ни кызганыч, быелның апрель аенда без аны соңгы юлга озаттык. Каенанамның авыр туфрагы җиңел булсын. Сугыш һәм аннан соңгы елларда үз көчләрен, яшьлеген кызганмаган һәркемгә мәңгелек дан!

Комментарии