- 06.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №48 (2 декабрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Бик озак уйлап йөрдем шушы хатны язганчы. Шулай да вакыт табып язарга утырдым
Монда… картлар йорты ишеген ачып керүемә инде җиде ел була. Шушында килгән көннән алып, мин, 83 яшьлек карт, иң зур өч теләк белән яшим. Шуның беренчесе – балаларым белән күрешү.
Балаларымның әнисе вафатына 29 ел булды. Үзем аяк өстендә йөрдем, уртанчы улым һәм аның гаиләсендә яшәдем, әкрен генә көн күрә идем. Эшләп йөргәч, булышкач, авырмагач, болай беркемгә комачау итмәдем бугай. Тик көннәрдән бер көнне егылып бот башымны сындырып, урын өстенә калдым. Хатыным үлгәннән соң, кеше кулына калмый, урын өстенә ятмый, көтмәгәндә генә дөнья белән хушлашсам ярар иде дип, көн дә тели идем. Әмма язмыш моңа каршы килде. Үземнең артык тамак булуымны сизенә, аңлый, гомумән, күрә үк башладым. Моны беренче көннән үк кичерергә туры килде. Беренче балам – кызым мине карау турында авыз да ачмады, төп йортта яшәсен дип, барысының да авызын япты. Хатыннан хатынга йөреп, йортсыз-җирсез булуын белә торып, кече улым кулында тәрбияләнү турында уйлау да кирәк түгел иде. Әлеге дә баягы төп йорт – уртанчы улымда яшәү планда торырга тиеш иде. Тик… киленем бер көндә барысын да үз урынына урнаштырды, барысын да сөйләшеп, җайлап-майлап чыкты. Нәтиҗәсе картлар йорты.
Ә бит минем тагын бер зур теләгем: туган нигеземдә гомеремнең ахырына кадәр яшәп, туган авылым зиратына җирләнү иде. Хәзер мин аны күрмәм, туган туфрагым куенына кермәм инде, дип көн дә йөрәгем белән сыкрыйм.
Күз яшьләрем төштеме икән, Раббым, кызым авырып үлгән, уртанчы улым белән хатынының гомерләре юл һәлакәтендә өзелгән, ә кече улым һаман да эчүендә икән.
Мин беркемгә кирәксез кешемен. Балаларыма да кирәк булмадым, оныкларым кайда икәнлегемне дә белмиләрдер инде. Бөтен өметләрем бушка булган бугай. Бәлки яшәвем, яшәвем генә түгел, бу дөньяга аваз салуым ук мәгънәсезгә булгандыр дип уйлап куям.
Исемем редакция өчен генә.

Комментарии