- 06.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №48 (2 декабрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Быел җәй көчле давыл булды. Әбиләрнең йорт-җире бик иске булганга, давыл берәр эш майтармасын дип, ул төнне борчылып уздырдык. Искитәрлек көчле җил булуга карамастан, гарасат безгә алай каты кагылмаган. Бары сарайның бер калаена гына кул сузып киткән дә шуның белән тынычланган. Ә менә күрше-күләнгә кырысрак булган, бакчаларын уратып алган коймаларга кадәр алып ыргыткан, агач-куакларын сындырган. Тик сүзем давыл турында гына түгел иде…
Бабайларның бакча коймаларының буен беркеткән бер бүрәнәсенә бер кошчык оялаган иде. Дөресрәге, черемәсен дип койма баганасы башына тирәнрәк төпле калай савыт кадаклап куйган булганнар (бакчаның һәр баганасында шундый калай тора). Менә шуның астында кош салган йомыркаларны күргән идек инде. Болардан кошчыклар чыга алырмы икән дип уйлап куйган идем әле шул вакытта, чөнки бала-чагасы дигәндәй. Җитмәгәненә давылы. Давылның икенче көнендә бик сакланып кына ояны карасак, кош баласы ята. Шул чакта ут чыбыгына кунган бер кошның өзгәләнгән тавышына игътибар иттек, әнисе булды, ахрысы. Бер урында басып тора алмый, бичаракай. Шунда ук бу тирәдән китеп бардык. Ә кош без күздән югалганчы һаман шулай тавыш биреп калды.
Икенче көнне кош баласын үзем генә карарга булдым. Исең китәрлек, икенче нәни кошчык ята. Бер-ике секунд уздымы, юкмы, кичәге кебек тагын өзгәләнгән тавыш ишетелде. Кай арада килеп җитә диген шул кош? Кош та ташламый бит баласын.
ЗИФА.
Казан шәһәре.
Комментарии