Мәңге яшисе килә…

Мәңге яшисе килә…

Исемнәре халкыбызның күңеленә мәңгегә уелып калырдай олуг шәхесләребез бар, композитор Фәтхерахман Әхмәдиев шуларның берсе. Аның исеме халкыбыз күңеленә аеруча тирән хөрмәт белән кереп калган. Берсеннән-берсе популяр йөздән артык көй иҗат иткән композиторны Татарстаннан читтә дә яхшы беләләр. Аның 1950-70нче елларда язылган тирән хисле, ялкынлы җырлары бүген дә сәхнәләрдә, концерт залларында, мәҗлесләрдә яңгырый.

Фәтхерахман Әхмәдиевнең иҗаты җыр яратучыларның йөрәкләренә үтеп керүе, аларның кайгы-шатлыкларын, өмет-хыялларын, тойгы-кичерешләрен, сагыш-моңнарын тирән чагылдыруы белән аерылып тора. Аның иҗат җимешләре халык байлыгына әверелде, ул җырларны халык үзенең күңел дәвасы, рухын яктыртучы нур итеп тоя.

Композиторның тормыш юлы җиңел булмый. Ул татар музыка сәнгатенә сикәлтәле юллардан килде. Үзенең талантын таныту, халыкка җиткерү өчен тырышлык, үз-үзен аямый эшләү кирәк булды аңа.

2000нче елның декабрендә Балык Бистәсе районы халкы атаклы якташларының 70 еллыгын зурлап билгеләп уздылар. Район мәдәният йортында уздырылган бу кичәгә мин дә чакырулы идем. Әлеге тантанада композиторның әсәрләрен аның якташлары башкаруында тыңлау аеруча тәэсирле булды. Мондый шәхес һичкайчан онытылырга тиеш түгел. Аның иҗаты – җырлар гына түгел, тормыш сәхифәләре дә сәнгатькәрләргә мәгълүм булырга тиеш дигән уйга килеп, композиторның чордашларына, дусларына һәм туганнарына бу олы шәхес турында үзләренең истәлекләре белән уртаклашуларын үтенеп мөрәҗәгать иттем. Шөкер, шактый истәлекләр тупланды. Композитор турында әле яңа гына басылып чыккан «Мәңге яшисе килә…» истәлек-язмалар җыентыгының автор-төзүчесе буларак, үз истәлекләре һәм фотодокументлар белән катнашкан һәркемгә тирән ихтирамны, рәхмәтемне белдерәм.

Казан шәһәре. 1964нче елның декабрь ае. Яшьлегем еллары. Бер якын туганым туйга чакырды. Мәҗлесне алып баручы:

– Җәмәгать, яңа гына иҗат ителгән бер җырны тыңлап карагыз әле, – диде.

Мәҗлес тып-тын калды.

«Җәйнең матур аяз таңнарында

Җанга рәхәт Идел ярларында.

Чык җемелди миләш яфрагында,

Елмаялар гөлләр болында.

Кошлар сайрый яшел куакларда

Яшәү матурлыгы турында».

Бу җыр күңелгә шунда ук кереп тә урнашты. Әхмәт Ерикәй сүзләренә Фәтхерахман Әхмәдиев язган көй иде бу. Әлеге җыр ул елларда шундый популярлашып китеп, һәр концертта җырлана иде.

Тора-бара композиторның әледән-әле яңа җырларын ишетә-тыңлый, җырлый тордык. Әйтик, «Кама буе – туган як» (Р.Әхмәтҗанов), «Чистай вальсы» (Ф.Әхмәдиевнең үз сүзләре), «Ромашкалар» (Х.Туфан), «Солдатлар» (Р.Әхмәтҗанов), «Алтын туй» (З.Насыйбуллин), «Җырлыйм әнием турында» (Г.Зәйнашева), «Җилләр» (М.Латыйфуллин).

Тиздән композиторның үзен күреп танышырга да насыйп булды. Күптән түгел генә яңа фатирга күченгән. Аңарчы төрле урыннарда танышларында, дусларында кунып йөргән, даими торырга урыны булмаган. Дөрес, Фәтхерахман абый көчле, матур көйләр язса да, тормышта йомшаграк холыклы булган.

Ул мине шул очрашканда яңа фатирына чакырды. Кердек. Түрдә баян утыра.

– Фәтхерахман абый, зинһар, «Җәйнең матур аяз таңнарында»ны уйнагыз әле, – дип үтенергә батырчылык иттем. Ул, баянын алып, сыздырып җибәрде. Күзләремә яшьләр килде.

Сөйләшә торгач, без якташлар булып чыктык. Ул – Балык Бистәсенең Тәберде Чаллысыннан, ә мин – Олы Елгадан. Шактый вакыт сөйләшеп утырдык. Ул бик күп көйләрен уйнап күрсәтте. «Барысы да искитмәле, моңлы, күңелгә ятышлы көйләр!» – дип хәйран калып, уйланып, тыңлап утырдым.

Композитор үзенең замандашлары Мирсәет Яруллин, Фасил Әхмәтов һәм Илдар Юзеевлар белән иҗатташ дуслар була. Аның үлеменнән соң Илдар Юзеев «Фәтхерахман» исемле поэма яза.

«…Кичке кояш булып баедым да

Ал таң булып аттым әле мин,

Карурманның борма юлларыннан

Яшьлегемә кайттым әле мин.

Кама ярындагы ялгыз нарат –

Көйләреңнең бәллүр бишеге.

Кайда соң ул? Табармынмы, юкмы?

Караңгы да төшкән. Кич инде.

Таптым. Ни күрәм мин? Фәтхерахман,

Сөйгән наратыңны кискәннәр,

Күңел тоя шуны: җанбасарлар

Кискәннәр дә… сатып эчкәннәр.

Сораштырам. Син кайткансың икән.

Карап урманыңның күгенә

Җанлы һәйкәл булып баскансың син

Киселгән шул нарат төбенә.

Кемгәдер бу көлке тоелгандыр,

Һич шаяру түгел бит инде.

Фәтхерахман сизгән, алдан белгән

Авачагын нарат шикелле.

Саубуллашып, бәлки, йөргәнсеңдер

Кама буйларында таң белән.

Мин шул төпкә килеп утырам да

Соңгы рәсеменә кагылам».

Илдар әфәнде, иҗатташ дустының яшәү рәвешен күреп, үз поэмасында «Авачагын нарат шикелле» дип яза. Иртә, бик иртә китте шул бу якты дөньядан. Гомере озынрак булса, әллә нинди моңлы көйләр язган булыр иде безнең өчен.

Фәтхерахман Әхмәдиев, композитор буларак, ил тормышындагы вакыйгаларга битараф түгел иде. Аны тормыш матурлыгы да, илдәге уңай үзгәрешләр дә, республикабыз сулышы да һәрдаим кызыксындырып, рухландырып килде. Ул табигате белән гаҗәп сабыр, әдәпле шәхес иде. Бервакытта да беркемгә дә авыр сүз әйтмәс, гел елмаеп кына сөйләшеп, үзенең яңа җырларын тәкъдим итәр иде. Бәлки шундый сабыр, йомшак күңелле кеше булганга да аның җырлары моңлы, халыкчандыр.

Мин Фәтхерахман абыйның иҗатын озак еллар өйрәндем. Яшь вакыттан ук мин аның җырларына гашыйк. Минем беренче басма 2003нче елда Балык Бистәсе районы «Якташлар» җәмгыяте рәисе Сәлим Әхмәтович Шәрипов матди ярдәме белән нәшер ителде. Өченче басмада (хәзергесе) авторлар исәбе арттырылды, әмма яңартырга зуррак игътибар бирелде. Китап яңа язмалар һәм фотосурәтләр исәбенә басылып нәшер ителде. Әлеге хезмәттә иҗади ярдәм күрсәткән өчен Мансур Габдрахман улы Хафизовка тирән рәхмәтемне белдерәм.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ,

Казан шәһәре

Комментарии