И авыл, сиңа кайттым тагын да…

И авыл, сиңа кайттым тагын да…

Саба районының яшәүдән туктап, исеме тарихта гына калган Сатлыган Ключ (Көек дип атала иде) авылында авылдашлар очрашуы узды.

Мин белгәндә, 40лап хужалыгы, башлангыч мәктәбе, клубы, китапханәсе, кибете, сарык фермасы булган авыл иде ул. Авыл халкы эшчән, тырыш, һөнәрле булды, бер-берсе белән дус яшәде. 1930нчы елда бу авыл халкы «Мәскәү» колхозы оештыра. Бөек Ватан сугышына барлыгы 47 ир-ат китә, 18е кире әйләнеп кайта алмый. Хуҗалыкларны эреләндерү сәясәте башлангач, «Мәскәү» колхозы башта «Илшат», аннары «1нче май» колхозына берләштерелә. Халыкка эш калмагач, гаиләләр күрше авылларга күчеп китә башлыйлар. Соңгы йортта ут 1983нче елда сүнә…

Очрашуны оештырып янып-көеп йөрүче район мәдәният бүлегендә эшләүче директор урынбасары Хәниф Тимербаевка барлык авылдашлар чын күңелдән чиксез рәхмәтләребезне әйтәбез. Бу авылга бөтенләй кагылышы булмаса да, ул апрель аеннан әзерлекне башлап, Көектә яшәп таралган халыкның нәсел-нәсәбен барлап, адрес-телефоннарын табып, кайту-очрашу планнарын төзеде.

Авылга кергән урында бизәкләп «Авыл капкасы» ясалды. Һәр нәсел капка янында фотога төште һәм үз нигезләренә барып туктады. Бизәлгән җигүле ат белән авылның бер башыннан бирнә җыя башладылар. Инде нигез ташлары да булмауга карамастан, һәркем үзенең элеккеге өй урыннарында бирнә тотып торды. Башкалар нәрсә кичергәннәрдер, белмим, ә мин үзем хәзер дә тетрәнеп куям. 300-400 кеше бергәләшеп буш урам буйлап барсын әле…

Аннары бар халык мәйданга агылды. 80 урынга исәпләнгән табынга өлкәннәр чакырылды, ә балалар өчен мәйданда уеннар башланды. Бәйрәм ахырына кадәр табыннан кеше өзелмәде, халык өч казанда пешерелгән итле шулпадан авыз итте, гөжләп торган самавыр чәе эчте. Халыкның нәселләрен барлап, йорт тәртибе белән, мәйдан уртасына дәшеп фотога, видеога төшерделәр. Тугыз бала үстергән Миңкамал һәм Ахун Мостафиннарның нәселе уртага чыккач, мәйдан тулды. Аларның оныгы Марат Гарипов та бәйрәмне оештыруга зур өлеш кертте. Ике кешедән башланган тормышның ишәюенә халык сокланды. Биккенин Бикмөхәммәт, Миңнеяр Мостафин, Бәширов Мөхәммәтҗан, Гәрәев Хуҗа, Гази абый нәселләре бик күп булып җыелган иде. Ихлас һәм җылы гаилә бәйрәме булды бу. Табигать тә кояшлы, матур, җилсез көн белән бүләкләде. Марат Арсланов авыл зиратының коймасын яңарту эшен башлап җибәргән, Аллаһ рәхмәте яусын. Аңа булышу өчен, халык бераз акча да җыйды.

Исеме генә калган авылның төрле елларда туып-үсеп, хәзерге көндә илнең төрле почмакларында гомер итүчеләрне төп нигездә очраштырган бәйрәм күңелләрдә онытылмаслык эз калдырды.

Рәфидә МИНИХАНОВА,

пенсиядәге укытучы

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Комментарии