- 06.08.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №30 (2 август)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
26нчы июль иртәсе. «Казань-1» тимер юл вокзалына халык агыла. Анда кешенең беткәне дә юк, диярсез. Юк, бүгенге уникаль поездга һәркем дулкынланып атлый. Шундый ук хис белән мин дә халык агымына иярдем...
БҮГЕННӘН – ВАТАН СУГЫШЫНА
«Мин 1992нче елда Советлар Союзында, Тамбов шәһәрендә тудым. Машинист гаиләсендә үскәнгәме, тимер юл минем тормышым белән тыгыз бәйләнгән. Бөек Ватан сугышының дүрт елында Гомельдән – Мәскәүгә, Сталинградтан Берлинга кадәр юл үттем. Бу хакта сезгә дә сөйлисем килә...», – дип башлады сүзен Лидия. Бу – виртуаль экскурсовод, шул ук вакытта «Җиңү поезды» иммерсив экскурсиясенең төп герое. Герой үзе күренмәсә дә, поезд-музейга килгән һәркем аның тавышын ишетә. 40 минут дәвамында музей кунаклары Бөек Ватан сугышы чорларына кайтып, шул вакытның ачысын татый, шундагы халык белән көенә дә, шатлана да ала. Мәкерле сугыш елларын вакыт җиле аша күрсәтү – «Җиңү поезды» музееның төп максаты. Әлеге поезд – вакыт машинасы. Анда аяк атлау белән һәркем үткәнгә чума. Тимер юл составы аларны сынау һәм югалтулы сугыш юлы буйлап Бөек Җиңүгә алып бара.
Бөек Ватан сугышының фаҗигале вакыйгалары турында сөйли торган әлеге иммерсив күргәзмә – дөньяда беренче. Әлегәчә аның бер генә аналогы да булганы юк. Үзенең өч еллык тарихында «Җиңү поезды» үз вагоннарына миллионнан артык русиялене җыйган. Быел ул ниһаять Казанга да килеп җитте: 24нче июльдән 26нчы июльгә кадәр шәһәр халкын сөендерде.
Казанда һәм илебездә музейлар күп, әмма чын мәгънәсендә җентекләп уйланылган музейлар бармак белән генә санарлык. «Җиңү поезды»н соңгылары исәбенә кертергә була. Өстәвенә, бушлай да. Бары тик алдан «Җиңү поезды» сайтына кереп, теркәлү узарга кирәк, чөнки вагонга әллә ничә дистә кеше сыймаганлыктан, кеше саны чикләнгән. Ни кызганыч, әлеге поездның Казанга кузгалуы хакында шәһәр халкының күпчелеге соң гына белде. Башкалабызда өч көн туктап торса да, поезд-музейга теркәлү беренче көнне үк ябылган иде. Теләге булганнар күп, ә урыннар һәм вакыт чикле. Әйтик, беренче көнне әлеге музейга килүчеләр саны 1200дән артык булган. Күпләр гаиләләре белән килгән. Балаларга патриотик тәрбия бирүнең иң яхшы ысулыдыр бу, һичшиксез.
– Бу – дөньяда беренче иммерсив күчмә музей. Үзенең сәяхәтен ул 2020нче елның октябрендә Мәскәүнең Белорус вокзалыннан башлады. Поезд инде өченче елын юлда. Кырымнан – Владивостокка кадәр бөтен илне кичтек, Кара диңгездә һәм Тын океанда эшләдек, Транссебер магистрален кичтек һәм «Көнчыгыш» космодромына җиттек, 136дан артык шәһәр һәм 18 республикада булдык. Шушы елларда күргәзмәне миллионнан артык кеше карады, – дип сөйләгән «Җиңү поезды»ның оештыру комитеты администраторы Сергей Лукша «Казанферст»ка биргән шәрехләмәсендә.
Атаклы музей Казанга Нурлаттан килгән, ә 27нче июль көнне ул Чаллыга кузгалды. Поезд 12 вагоннан тора, шуларның 10сы күргәзмә вагоны, ә икесе – техник. Проект бары тик алдынгы технологияләр ярдәмендә чынга ашырылган. Әйтик, вакыйгаларны чынбарлыкка мөмкин кадәр якын итеп күрсәтер өчен тавыш һәм утлар актив кулланыла. Моннан тыш, күргәзмәнең төп күрке – хәрби альбомнардагы фотолар буенча ясалган скульптура һәм хәрбиләр фигуралары. Вагон эчендә һава сугышы һәм танк һөҗүмнәренең тавышлары чын итеп бирелә. Шуңа күрә колакчыннар кигән музей кунакларының шартлау тавышларыннан сискәнеп китүләре шаккатмалы хәл түгел.
Бөек Ватан сугышы җиле бер гаиләне дә читләп үтми. Бу хакта сөйли торган сугыш ветераннарын хәзер бармак белән генә санарлык, шуңа күрә әлеге проектның уңышлы булуы бәхәссез. Поезд-музейга килүчеләрнең күзләрендәге яшь бөртекләре – чынбарлык белән Ватан сугышы чоры арасында параллель сызык үткәрү нәтиҗәсе дә, мөгаен.
УНВАГОНДА – ИЛ ЯЗМЫШЫ
Поездның һәр вагоны – сугыш чорының аерым бер тарихи бите. Һәр вагонда безнең ата-бабаларыбыз сурәте, ана-әбиләребезнең ачы хәсрәте, ачлы-туклы балаларның тырыш хезмәте...
Беренче вагонга аяк атлыйк. Биредә бар да гади. Бу өлештә тыныч тормыш хөкем сөрә. Уйларына ялгыш кына да «сугыш» сүзе кермәгән халыкның йөзендә – бәхет, күңелендә – хыяллар. Алар әле бу хыялларның беркайчан да чынга ашмаячагын белмиләр. Поезд эчендә төрле социаль катлам вәкилләре, төрле һөнәр ияләре. Яшьләре, омтылышлары белән аерылсалар да, тиздән аларны бер нәрсә берләштерәчәк – кайгы.
«...Бөтен әйләнәдә фронтка якын җирләрдә генә була торган үле тынлык хөкем сөрә. Хәтта эшелоннар башындагы ике кап-кара паровоз да тып-тын тора, әйтерсең казаннарын сүндереп, аларны ташлап киткәннәр... Эшелоннарны томалап куйганнар диярсең, берсеннән-бер көлгән, сөйләшкән тавыш та ишетелми, төшеп-менеп йөрүче дә күренми. Тик араларыннан узганда, туктала биреп колак салсаң, бер яктагы кызыл вагоннардан ара-тирә каты хырылдау, икенче яктагы теплушкалардан авыр ыңгырашу ишетелеп кала. Берәүләр соңгы тапкыр йокы туйдыралар, икенчеләр бер күз йомарга гаҗиз булып яталар, күрәсең». Әлеге өзек мәшһүр язучыбыз Әмирхан Еникинең «Кем җырлады?» әсәреннән. Бу җөмләләр икенче вагондагы вакыйгаларны тулаем сурәтли: тыныч тормыштан кубарылып, сугыш кырына баручы ир-егетләр. Монда беренче бәрелеш тә, беренче югалтулар һәм ир-егетләрнең күз яше – барысы да бар. Бераз алдарак иң куркыныч күренешләрнең берсе – концлагерь тоткыннарының рәхимсез үлемен күрергә мөмкин. Кара көеп беткән солдат тәне, сөяккә калган яшь егетләр – шушы рәхимсез сугыш корбаннары – әлеге вагонда урын алган.
Яшәү белән үлем арасында көрәшүче көчле ир-атлар. Санитар вагондагы вакыйгалар әнә шуны сурәтли. Олы тормышка әле аяк кына басып өлгергән яшь егетләрнең канга батып, урын өстендә ятулары күпләрнең йөрәген ешрак тибәргә мәҗбүр итә. Корыч күңеллеләр дә мондый сурәттән йомшарыр, мөгаен. Лидия сөйләгәннәрдән аңлашылганча, ул чакта һәр шәфкать туташына 165 яраланган кеше туры килгән. Табибларның күз йомарга да вакыты булмаган диярлек.
Штаб. Нәкъ менә хәрби штабта һөҗүм планын тудырганнар. Нәкъ менә хәрби штабта Бөек Җиңүне якынайту өчен фикерләр ишетелгән. Вагонның төп герое һәркем өчен дә таныш булган – маршал Константин Рокоссовский. Советлар Союзының Мәскәү, Сталинград, Курск янында, «Багратион» операциясе барышында һәм сугышның соңгы этабында Гитлер Германиясен җиңүгә керткән өлеше бик зур аның. Сугыш вакытында алып барган көндәлегендәге истәлекләрдә талантлы маршал болай дип язган: «Дошман һөҗүменнән чигенергә кирәк булган вакытлар миңа бик нык тәэсир итте. Өлкән яшьтәге колхозчы белән сөйләшүем дә истә калган. Ул миңа ачлы-туклы һәм авырлык тулы күзләре белән карады һәм: «Иптәш командир, сез китәсез... безне ташлап китәсез. Безне дошманга калдырасыз, чөнки без Кызыл Армиягә барысын да бирдек, хәтта соңгы күлмәгебезне дә кызганмас идек. Мин, карт солдат, немецлар белән сугыштым. Без дошманны рус җиренә кертмәдек. Ә сез нәрсә эшләдегез?». Бу сүзләрне бүгенгедәй хәтерлим. Бу миңа йодрык белән суккан кебек булды. Әлбәттә, без уңышсызлыкларның вакытлыча булуын, кире кайтачагыбызны аңлатырга тырыштык».
Ленинград блокадасына һәм «Багратион» операциясенә багышланган вагон аша соңгы, иң бәхетле вагонга күчәбез. 1418 көнлек сугыш артта калды. Ләкин ул эзсез үтмәде: кемгәдер үлем һәм куркыныч сынаулар алып килде, кемгәдер онытылмаслык тирән яра салды, кемнеңдер матур яшьлеген, тыныч картлыгын тартып алды. Соңгы вагонда утырган һәркемнең йөзендә елмаю булса да, йөзләрендәге җыерчыклары, күңелләрендәге уйлары бу дәһшәтле елларның ачы ярасы турында сөйли иде...
Ун вагон һәм ил язмышы. Мәкерле сугыш еллары. Югалтулар һәм тыныч тормышка кире кайту. Бу вакыйгалардан соң ничә ел үтсә дә, Бөек Ватан сугышының һәр көне – күңелләрдә... булырга тиеш. Дөрес, бу вакыйгалар турында күп әсәрләр язылып, сугышны сурәтләгән күпме фильм төшерелде. Тик әлеге поезд-музейдагы күренешләр бу чор белән күзгә-күз очрашырга мөмкинлек бирә. Тарихның әлеге авыр һәм канкойгыч бите белән шундый эммерсив күчмә музейларда гына очрашырга һәм тарихны онытмаска насыйп булсын иде.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии