- 06.08.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №30 (2 август)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Халисә Шәйдуллина ханымның «Безнең гәҗит»нең 27нче санында (12 июль, 2023 ел) басылып чыккан «Аулак өйле заманалар» дигән язмасын хатыным Рәхилә белән укыгач, Казаклар авылының башлангыч мәктәбендә дүртенче сыйныфта укыганда үзләренең дә аулак өй оештырып, мәктәп директорыннан каты шелтә алганнарын искә алып сөйләде. Бу тема гәҗиттә басылып чыккач, мин дә аның сөйләгәннәрен укучыларыбызга җиткерергә булдым. Хатирәләр бит онытылмый, бәлки башка укучыларыбыз да үзләренең кызыклы хатирәләрен язарлар.
Май бәйрәмендә авыл кызлары: Әминә, Сания (Хәлил абый кызлары), Гөлзада, Гөлшат (Әмирхан абый кызлары), Фатыйма (Шакир абый кызы), Хәлимә (Гариф абый кызы), Рәхилә (Касыйм абый кызы), Гәүһәрбикә (Мәүлия апа кызы) Вәсимә апаларында, Әмирхан абыйлары өйдә юк кичне (ул каядыр эш белән киткән булган), аулак өй оештырганнар. Әле мәктәптән кайткач кулларыннан килгәнчә әниләренә булышып, бирелгән дәресләрен әзерләп бетергәч кенә аулак өйгә җыелганнар. Ул вакытларда хәзерге шикелле ашау-эчү иркен булмаган, кызлар инде кем нәрсә алып килә ала: кем бер-ике йомырка, кайсысы әзрәк он, май һәм башкаларын алып килеп, үзләренчә табын әзерлиләр. Малайларны кертмиләр. Билгеле инде, кызлар җыелган җирдә уен-көлке, җырлары да була.
Бу хәл икенче көнне мәктәп директоры – укытучы Кәтә (алар Екатеринаны Кәтә апа дип йөртәләр) апаларына мәгълүм була. Иртән кич утырган кызлар мәктәпкә укырга килгәч, Кәтә апалары аларны такта янына чыгарып бастыра. Хәлимәне тотып селки-селки: «Син ничек оялмыйча кич утырырга бардың, синең атаң коммунист бит. Искелек калдыгы шикелле йөрисең», – дип әрли. Дәрестән соң мәктәптәге барлык балаларны ишегалдына чыгарып тезә дә аулак өй оештырган кызларның кулларына, тырма, себерке тоттырып, мәктәп тирәсен җыештырта. Басып торучы балаларга: «Менә карагыз! Болар кичә аулак өй оештырып, кич утырганнар, бүген алар шуның җәзасын ала. Андый хәл тагын кабатланса, барыгыз да шундый җәза алачаксыз», – дигән. Мәктәп балалары аулак өйләр оештырып йөрмәсеннәр, өйләрендә әниләренә булышып, дәресләрен әзерләсеннәр дип, үзенчә аларны тәрбияләве булгандыр инде бу.
Әлеге язманы укыгач, олы яшьтәге апалар үзләренең бала чакларын, мәктәп елларын исләренә төшереп бер елмаеп куярлар. Әминә, Фатыйма, Хәлимә инде гүр ияләре, урыннары оҗмахта булсын. Исәннәренә исәнлек-саулык, озын гомерләр теләп калабыз.
Вакыйф КЫЯМОВ,
Казан шәһәре
Комментарии