Исеме дә тетрәндерә

Исеме дә тетрәндерә

«Безнең гәҗит»нең 25нче санында (26нчы июнь, 2019 ел) Сталин турындагы мәкаләне укыгач, битараф кала алмадым. Сталин хакимлек иткән чордагы чын хакыйкатьне белмәүчеләр шактый шул.

Күптән түгел генә Апас урта мәктәбен тәмамлаган якташымны очраттым. Аның әтисе теге заманда Апас районында НКВД башлыгы булган. Минем, гаепсезгә күпме кешене рәнҗеттеләр, диюемә каршы ул: «Алар барысы да халык дошманнары булган. Атулары да, сөргенгә озаттырулары да бик дөрес», – дигән иде. Бу сүзләрен ишеткәч, аның белән башка сүз куертмадым. Ләкин күңелгә юшкын утырып калды.

Үз күзем белән күреп, башымнан үткән кара болытлы ул елларны һич кенә дә оныта алмыйм. Әлбәттә, ул чакларда дөнья көтү авыр иде. Ләкин иң авыры – үзебезнең нахакка рәнҗетелгәнебезне белеп яшәү булды. Әтием бер гаепсезгә биш баласы белән сөргенгә озатылды. Кабат тикшерүләрен сорап, Казанга, Мәскәүгә хатлар юллады, ләкин җавап булмады.

Сталин үлгәнен ишеткәч, әтиемнең йөзләре яктырып киткән иде. «Түзегез, кадерле балаларым, – дигән иде ул. – Болай булгач, чит-ят җирләрдә интегүебез озакка бармас».

Еллар үтте… Алты елдан артык Себер тормышын кичергәннән соң, 1955нче елның мартында безгә, ниһаять, Татарстанга кайтырга рөхсәт бирделәр. Гаиләбез белән апрель башларында Казанга кузгалдык. Ә күпме кардәшләребез чит туфракта каберен тапты, кайберәүләр шунда төпләнеп тә калдылар.

1989нчы елда, 40 елдан соң, әти һәм гаиләбез акланды. Аның бер гаебе дә булмавын расладылар.

Татарстанда сәяси репрессия корбаннарының 30 томлык Хәтер китабы дөнья күрде. Анда Татарстанда туган, яшәгән һәм репрессиягә дучар булучыларның исемлеге басылган. Бу китапта республикаларда, өлкәләрдә ничә кешенең атылырга, ничәсенең сөргенгә сөрелергә тиешлеге турында Сталин үзе имзалаган документларның да күчермәсе бар.

Ул хакимлек иткән чорда миллионнарча кешенең гаепсезгә атылуы, лагерьларда җәберләнүе турында кешелеккә мәгълүм бит. Минем, Сталин репрессиясе корбаны буларак, шәхсән Сталинның исемен дә ишетәсем килми.

Сугыш һәм хезмәт ветераны, сәяси репрессия корбаны Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Рәхмәтем зур сезгә

Лира Габитованың «Безнең гәҗит»нең 25нче санында чыккан (26нчы июнь, 2019 ел) язмасына карата иде бу фикерем. Без аның белән бер чор кешеләре, ахрысы. Чөнки безнең буын кешеләре Сталинны хөрмәт итә. Үзем дә хөрмәт итәм. Ләкин Лира ханым белән мин бер урында килешмим, ул журналистларны хурлаган. Алай ук кирәкмәс иде. «Безнең гәҗит» кебек халыкны кайгыртып язган башка матбугат чарасы юк та бит. Алар авылларга барып, халык белән аралашып, проблемаларны чишәргә бик зур ярдәм итә. Алар хөкүмәттән бер тиен дә акча алмый. «Алло, «Безнең гәҗит» сәхифәсе үзе генә дә ни тора. Бер генә сорауны да җавапсыз калдырмаска тырышалар. Мин «Безнең гәҗит» коллективына рәхмәт әйтәм. Эшләрендә уңышлар телим.

Ветераннар советы рәисе Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

Комментарии