- 06.08.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №31 (6 август)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
«Безнең гәҗит»тә басылган, авторларның йөрәкләреннән чыккан язмаларны түрәләрнең берәрсе укыймы икән? Аларга да берәр ничек ирештерәсе иде. Мин дә ветераннарга, тол әбиләргә булган ташламалар, аларга булган ихтирам турында язарга булдым әле.
Сугышта ирләрен, әтиләрен югалткан хатыннарның да, балаларның да йөрәкләре әрни. Аларга 70-80 яшь бит инде, бер игътибар да күрми үлеп баралар яисә, оныкларыбызга булышабыз дип, «уфалла арбасы»н тарталар. Хөкүмәттәгеләр аларның азаюын көтәләрдер инде. Турыдан-туры эфир вакытында Путинга: «Нишләп сез үзегезгә, министрларга, депутатларга хезмәт хакын 3 тапкыр, ә пенсионерларга 2-5 процент кына күтәрдегез?» – дип сорау бирәсем килгән иде. Минем шулай ук банкирлардан да, топ менеджерлардан да, депутатлардан да: «Сез ул кадәр акчаларны кая куеп бетерәсез?» – дип сорыйсым килә. Бу турыда бик күпләр уйлыйдыр, ләкин берәү дә аларны әйтә алмый һәм әйтергә дә курка. Менә мин дә исемемне, адресымны күрсәтмәвегезне үтенәм!
Җиңүнең70 еллыгы якынлашканда: «Нигә минем бабаларым, каенатам, әтием бүгенге көнгә кадәр яшәмәделәр икән (әтием «Тылда хезмәт иткән өчен» медален алуга үлеп тә китте), сугышта әтисен югалткан, ятим бала булып ачлыкта, ялангачлыкта үскән 78 яшьлек әниемә бабайның яисә әтиемнең льготалары тиеш түгелме икән?» – дип уйланам. Алар – сугыш чоры балалары, үзләре дә зур ихтирамга лаеклы кешеләр бит инде. Минем кебек уйлаучылар пенсияләренә 2-5 процент өстәгәнгә, автобус-трамвайларда бушлай йөрткәнгә риза булып, «Сугышлар гына була күрмәсен, кайчан да булса безгә дә тиешле ихтирам, ташламалар булыр әле», – дип, алдагы көнгә өмет итеп яшәргә өйрәнгән инде.
Тагын бер борчыган мәсьәлә, ул да булса телебез, динебез, гореф-гадәтләребез турында. Инде Аллага шөкер, татарча сөйләшүне, динебезне, бәйрәм-йолаларыбызны тыймыйлар, дип торганда, тагын әллә нәрсәләр ишетелә башлады. Бер миләт – рус милләте генә була калса, ул вакытта без татарларга Русиядә ничек яшәргә соң? Хөкүмәтебез, депутатларыбыз һәм Аллаһы Тәгалә дә моңа юл куймаслар, дип бер хәдис белән тәмамлыйм хатымны: «Төн саен Аллаһы Тәгалә дөнья күгенә иңә һәм сорый: «Дога кылучы бармы? Аңа җавап кайтарам. Сораучы бармы? Аңа сораганын бирәм». Без дә сорыйк.

Комментарии