Мәшәкатьле дөнья!

Тормыш дигәннәре гел мәшәкатьләрдән генә тора икән. Без кешеләр генә киләчәктән һәрвакыт рәхәт көннәр өмет итәбез, ниндидер могҗизалар, бары тик шатлык-куанычлар гына көтәбез. Көннәрнең дә бер-бер артлы тизрәк үтүен телибез, менә-менә барлык көндәлек борчу-мәшәкатьләр бетәр, бу эшне эшлим дә, теге мәсьәләне хәл итәм дә, ял итәрмен, дибез. Тик күп тә үтми – яңа сынаулар… Кайчакларда киләчәк дигәннәре бөтенләй без теләгәнчә булмый, шул вакытта төшенкелеккә биреләбез. Кешелек шулай яратылган, күрәсең: яшь чагында вакытны ашыктырабыз. Ә олыгайгач, гомер бигрәк тиз уза икән, дип зарланабыз…

Кечкенә чакта балалар бакчасын яратмадым, чөнки анда йокың килмәсә дә – йоклаталар. Тизрәк үсәсем, мәктәпкә барасым килә иде. Иманым камил, һәрбер баланың да үсәсе, абый-апалары, әти-әниләре кебек зур буласы киләдер ул. Әлеге хакыйкать – балачакның зур хатасы, минемчә. Чөнки балачак ул кеше гомернең иң кыска, иң күңелле мизгеле. Ә без моның шулай икәнен ул вакытта аңламыйбыз әле. Мәктәптә укыганда да, тизрәк укып бетерәсе, югары белем аласы килә. Җитмәсә, укытучылар да, әти-әниләр дә бер үк җырны җырлый: «Чирек ахыры җитә, тәртибең начар, билгеләреңне төзәт, болай булсаң, БДИларны тапшыра алмыйсың…» – имеш. Аннан, яшүсмерләр күбрәк иреккә дә омтыладыр инде. Әти-әниләр яныннан чыгып китеп, үзлектән яшисе килә башлый. Шулай итеп, мәктәптәге укытучыларыңның һәрдаим әнә шулай синең өчен борчылып, сиңа «укы, тырыш» диюләреннән дә, өйдәгеләрнең битәрләүләреннән дә тәмам гарык буласың. Кайчан моннан тизрәк китәрмен, булырмын, университетта, ичмасам, беркем сине мәҗбүриләп укытмый, дип уйлыйсың. Ләкин, булгач та, җанга тынычлык юк. Кумасалар, әти-әнигә шикаять белән хат язмасалар ярар иде, дип йөрисең. Имтиханнар вакытында биш үлеп, биш тереләсең… Эх, кайчан укып бетерермен дә, үз җаема эшли башлармын икән, дисең… «Эшләрсең үз җаеңа гына, көтеп тор!» – ди күптән түгел укуын тәмамлап, яңа гына эшли башлаган бер дустым. Башта күңелеңә хуш килгән, йөрәгең кушкан, рухи һәм матди яктан да сине канәгатьләндергән эшне табуы – бәла. Аннан соң һәркөн иртән торып йөгерергә ( вакытта кайчакларда йоклап калырга да була иде әле), барысына да ярарга тырышырга кирәк, җаваплылык дигән нәрсә дә килеп йөкләнә. Яшь вакыттагы кебек үзеңне генә кайгыртасы урынга, тора-бара хәләлең, балаларың да өстәлә. Иртән эшкә чыгып чапканчы, үзең ашамасаң да, аларны ашатасы, бакчага, мәктәпкә озатасы һәм башка көндәлек мәшәкатьләрне эшлисе бар.

Кызыклы тоелыр, ләкин кайчакларда мин пенсионерлар тормышына кызыгып куям. Эшкә барасылары юк, һәрвакыт каядыр ашыгырга да кирәкми, йокың да туя. Аларның эскәмияләргә чыгып гөрләшкәнен күргәч, башкаларның тормышы, көнкүреше, ил мәсьәләләре турында гапләшкәннәрен ишеткәч, үзләренең борчулары юк бугай, дим. Икенче яктан карасаң, олыгайгач та, тормыш мәшәкатьләре бетми, өстәвенә картлык галәмәте дә башлана. Эшкә йөргән кебек, даруханә юлын таптыйсың. Йокларга вакыт булды дигәндә генә – йокысы кача, әллә ниләр турында тик уйланып ята башлыйсың. Әле оныкларыңны карау да сиңа йөкләнсә, монысы инде бөтенләй җаваплы вазифа. Димәк, якты дөньялардан киткәнче, аларны кеше итәргә кирәк була. «Үз балаларыңны үстерү берни булмаган икән», – ди оныкларын тәрбияләүче әби-бабайлар. Бездә, әнә, картлык көннәргә кадәр шундый бетмәс-төкәнмәс эшләр, вак-төяк мәшәкатьләр шул. (Ә чит илләрдә өлкәннәр шифаханәдән-шифаханәгә, бер илдән икенчесенә сәяхәт итә, бу вакытта аларның оныкларын ялланган хезмәтчеләр (нянька) үстерә.)

Кыскасы, кеше гомеренең иң бәхетле, иң рәхәт мизгеле – балачак кына! Тик без аны соңлап аңлыйбыз. Хәзер, бакчага йөргәндә бернинди борчу-мәшәкатьләр дә булмаган икән, дим. Ә мин, юләр, курчагымның кулы чыгып төшкәнгә, күлмәгем пычранганга, балалар бакчасында йоклатканнарына елап утырганмын, юкка күз яшьләремне түккәнмен. Менә хәзер бакчага бик теләп йөрер, йокы вакытын да көтеп кенә алыр идем дә. Булмый шул, алда тормыш әзерләп куйган имтиханнар, мәшәкатьләр көтә.

Сөмбел МӨСТӘКЫЙМОВА.

КФУ студенты.

Комментарии