Төрмә ачысы

Мин 1938 елда әти-әниемнең җиденче баласы булып дөньяга килгәнмен. 3 яшьлек чагымда әти (Хафиз Насыйхов, 1897 елгы. Балтач районы, Норма авылында туган) колхоз рәисе булып эшли иде. Аннан сугыш башланды. Әтигә, рәис буларак, колхозның ватык, утын ягып йөри торган машинасын 3 көн эчендә ремонтлап, сугышка барырлык итеп төзәтеп җибәрергә кушалар. Әмма моңа акча да, запас частьлар да булмый. Шуңа машинаны җибәрә алмыйлар. Төнлә билгесез кешеләр өйгә килеп, әтине алып китә. Әти әнигә: “Балаларны саклый күр. Бер гаебем дә юк, озак тормам, кайтырмын”, – ди. Шуннан әни – тол хатын, әбиебез улсыз һәм без, балалар, ятим калганбыз. Әтине хөкем итеп, 1,5 елга төрмәгә утыртканнар. Йортта туйганчы ашарлык ризык та юк. Әни соңгы сарыкны суйдырып, әти эшен карауны Югары судка бирә.

Судтан колхозга килеп, хисапчыдан: “Машинаны төзәттерергә мөмкинчелеге бар иде. Җибәрмәс өчен шулай эшләде” , – дигән белешмә алып, хөкем карарын 3 ел итәләр.

Әти төрмәсендә утырганда, әниебез югын бар итеп, аңа аз булса да ризык илтеп торды. Аны монда озак тотмыйлар, Свердловскига җибәрәләр. Әнинең исә анда кадәр барырга мөмкинлеге булмый. Сирәк булса да әтинең хаты килгәләгән, ач-ялангач булулары турында да язган ул. Әллә авырып үлгән, әллә үтергәннәр – белмибез, әтинең “үлде” дигән хәбәре генә килгән.

Безнең авылда да “халык дошманы” гаиләсе булып, кимсетелеп яшәде. Без, 9 җан, шул “исем” аркасында, бернинди ярдәмсез көн күрдек.

Әниебез безне идәнгә тезеп утыртып әкият сөйли, шуңа алданып, юанып утырабыз. Ашарга сорамыйбыз. Тамак ач, ягарга утын юк, өй салкын.

Әни ике олы баласын алып, чана тартып, урманга ботак җыярга баргалый. Берсендә шулай апам белән китәләр. Ботаклар төяп, кайтыр юлга чыгалар. Бераз баргач, әни артына борылып караса, апам юк. Ул, арып, еракта ук чанасына ятып калган. Әни аны чак-чак алып кайтып җиткергән. Өстәвенә, үзе дә ач, хәлсез.

Җәен исә кәкре урак белән кояш баеганчы иген уралар. Олырак апамнар кычыткан, кузгалак турап, аш пешереп тора. Кайткач, шушы ашны ашап, төнлә колхоз атларын басуга көтү көтәргә алып китәләр. Бармый гына кара. “Ирең янына китәрсең”, – дип кенә җибәрә авыл җитәкчеләре. Шушы чорда абыебыз да сугышка киткән иде. Сугыш бетәргә бер ай кала аның да “үлде” дигән хәбәре килә. Танк йөртүче булган, танкына ут кабып янып үлгән. Әни бичара ничек түзгәндер?!

Беркөнне урамда шау-шу киләләр: “Сугыш беткән”, – диләр. Әни мине җитәкләп урамга алып чыкты, үзе елый: “Безнең кайтыр кешебез дә юк. Ичмасам, әтиегез сугышка китеп үлгән булса, йөзебез якты булыр иде”, – ди. Бу афәтләрдән без, өч кыз бала, исән-сау калдык.

Әтиебез төрмәдә үлгәч, әтиле балалар кебек, 8-10 классларда ел саен 150 сум акча түләп укыдык. Чоры өчен ул – зур акча. Җәй көннәрендә җиләк җыеп сатып, акчаны алдан әзерләп куя идек.

Хәзер бер апам белән генә калдык. Үзебез исән вакытта әтинең аклануын бик теләдек. Аның хөкем ителгәндәге шәхси эшен кайларга гына язып, эзләп карасак та, таба алмадык. Газетада басылган акланучылар исемлегендә дә безнең әти юк. Йөрәк әрни.

Әтиебезнең бер гаепсезгә юкка чыгуына 7 баласының, әби белән әнинең ни гаебе бар соң? Башка балалар әти дип үскәндә, безнең шушы сүзне әйтергә тилмереп яшәвебезгә кем гаепле? Картайсак та, әтинең нахакка рәнҗетелүенә йөрәк һаман да әрни.

Зөлфия САБИРОВА.

Балтач районы, Кариле авылы.

Бурычлы без сезгә

Татарстан халкы Җиңүгә зур өлеш керткән. Ул дәһшәтле еллар буыны патриотик, гражданлык бурычын намус белән үти.

Сугыш җиле безнең гаиләне дә читләтеп узмый. Бәдретдин бабамның әтисе Камалетдин сугыш кырында батырларча һәлак була. Соңгы сулышына кадәр илебез тынычлыгы өчен көрәшә. Әниемнең Мөкатдәс һәм Мәрданша бабалары сугыштан кайткач, авыр яралардан вафат була. Ләлә әбиемнең Алмаз һәм Азат абыйлары шулай ук сугышта катнаша. Кайткач, Азнакай шәһәрендә эшлиләр.

Якыннарыбыз исеме “Хәтер китабы”на һәм “Алар илгә җиңү алып кайтты” китабына кертелгән. Бүген көнебез матур, тормышыбыз җайлы икән – без аларга бурычлы.

Гаиләбезнең тагын бер кадерле кешесе – әбиебез. Ул 1929 елның 15 февралендә Азнакай районының Моратовка авылында Шәмсекамал һәм Нәҗип гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Илебезгә фашист гаскәрләре аяк басканда әбиемә нибары 12 яшь була. Яшүсмер кыз әле бу вакытта сугыш афәтенең никадәр газап, кайгы, авырлык китерәсен уйламый да. Әмма дәһшәтле сугыш аны өлкәннәр белән бергә басуга көлтә бәйләргә, башак җыярга, көтү көтәргә чыгара.

– Сугыш башлангач, 3 бала күрше рус авылына укырга йөрдек. Укытучыбыз Лиза Дмитриевна иде. Мәктәпкә йөрүләр зур авырлык белән бирелде. Уку теләге көчле булгандыр: һәркөн берничә чакрым үтеп, һава торышы нинди булуга карамастан, мәктәпкә бара идек. Аннан кайткач, фронт өчен кирәк-ярак әзерлибез, я басуга ашлык җыярга чыгабыз. Шулай итеп, 5 ел вакыт үтеп тә китте. Сугыш бетүе турында мәктәпкә барганда Яңа Юл укучылары әйтте. Без бу яңалыкның әһәмиятен аңлап та җиткермәгәнбездер, шулай да сөенүнең чиге булмады. Ул көнне мәктәпкә дә бармадык. Өйдә дә бәйрәм рухы хакимлек итте. Сугыштан соң укуны Бәйрәкәдә дәвам иттек. 8 класс белем алдык. Бергә укыган сабакташлардан Сөгъдә, Фәриха, Миңнебайлар күптән вафат. Алар белән үткәргән уку еллары бүген дә хәтердә, – дип сөйли әбием.

Ул сугыш чоры истәлекләрен бәйнә-бәйнә, нечкәлекләре белән тасвирлый. Кайвакыт йөзендә – елмаю чаткылары, күзендә яшь тамчылары күренә. Сугыш чорында һәм аннан соңгы елларда күрсәткән хезмәт батырлыклары өчен әбием күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән. Әлеге бүләкләрне кадерләп саклый.

Әбиемнең һәр гамәле – безнең өчен үрнәк, аннан үрнәк алып яшибез. Сугыштан соң, мәктәпне тәмамлагач, ул Бөгелмә шәһәрендә бухгалтерлар әзерләүче курсны тәмамлый. Аннан соң лаеклы ялга чыкканчы, Урманай, Вахитов совхозларында хисапчы була. Бүген әбиемнең теләге бер генә: сугышлар булмасын, халык тынычлыкта озын гомер кичерсен.

Илдә сугыш башланып, авыр сынау сәгате суккач, басынкы гына гади авыл кешеләре үз җилкәләренә көч җитмәстәй сугыш йөген күтәреп ала. Ай-һай, кыен бит безгә, димичә, сыкранмыйча, теш кысып алга баралар. Фронтта газиз кешеләрен югалту, авыр тормыш ачысын тату да аларны рухи яктан сындыра алмый. Тылда бөек Җиңүне якынайтучыларның фидакарь хезмәте үзе үк сугышчан батырлыкка тиң, минемчә. Ә Ләлә әбием – тылда хезмәт куйган кешеләрнең якты үрнәге, матур өлгесе. Аңа бабам Бәдретдин белән тыныч картлык, имин көннәр, балалар куанычы телим.

Илмира КАМАЕВА.

Азнакай районы, Урманай авылы.

Илләр имин булсын

Бу язмамны әтием – сугыш ветераны Фазлый Шаһиев, әнием – хезмәт ветераны Зәйнәп Кәримулла кызы истәлегенә багышлыйм.

Мин сугыш чоры баласы. Әтием 1904 елгы. Саба районы Олы Арташ авылында туып үскән. Гаиләдә ун бала булып, ул – төпчеге. Кечкенәдән байларга эшләгән, тегермән тарттырган. Әтием бик зирәк һәм тырыш кеше иде. Илдә Советлар власте урнашкач, ул тегермәнче булып кала. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтиемне беренче көннәрендә үк алмыйлар. Бер класс та укымаса да, укый-яза белде ул. Шунлыктан колхозда – хисапчы, кибеттә – сатучы, тегермәндә колхоз малларына икмәк тарттыручы булды.

Аннан соң ул сугышка китә. Күп тапкыр яраланып, госпитальдә ятып чыга. Ничек исән калуын бер Аллаһы Тәгалә генә белә.

Бервакыт ул бик каты яралана. Снаряд шартлап төшүдән балчык астында кала. Өчме, әллә биш көнме шунда ята. Сугышта атышулар тынган вакытта яралыларны эзләүче, үлгәннәрне җыеп йөрүче солдатлар балчык астында калган әтинең ыңгырашканын ишетеп табып ала һәм госпитальгә озата. Аяклары сынган, чәрдәкләнеп беткән була. Үз аңында булмый. Үлем белән көрәшеп ята. Табиблар аягын кисәргә тели. Әти: “Тәнемдә җаным барында аякларымны кистермим”, – ди. Һәм сүзендә тора да. Гомере буе шул кыйпылчыклар белән йөрде. Ел саен аяклары каралып шешә, аннары тишелеп агып чыга иде.

Әнием гел догада булды. Ут юк, ашарга юк, кияргә юк… Фронттагы солдатларга җибәрү өчен караңгыда оекбаш, бияләй бәйли иде. Көндез исә бушка колхоз эшендә эшли.

Без гаиләдә дүрт бала – ике ул, ике кыз. Әнинең көйләп укыган догаларын тыңлап, ятлап үстек. Көндез әни колхоз эшендә. Кул белән урак ура, аларны өеп куя. Үзе ураза тота, ударник булып эшли. Көн эссе, ашарга юк. Планны үтәргә кирәк. Ударник булгач, күпмедер ипи бирәләр. Менә шундый авырлыкларда да исән калдык. Чөнки Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламады.

Авылда ул чакта Хәсәнша Мөбарәкша колхоз рәисе иде. Беркөнне безгә кереп, әтинең толыбын сорап алып, Сабага китте. Кар күп, бик салкын. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, әтине каршыларга барган кебек булган. Менә шул толып белән төреп утыртып алып кайтты.

Аллаһы Тәгалә ташламаса, бар да була. Ихлас сорау, Аллаһы Тәгаләне истән чыгармау, чын кеше булып калу адәм баласына ярдәм итә. Анда әтиемнең күргәннәрен сөйләгәннәреннән беләбез. Алар дошманны безнең якка җибәрмәс өчен, 299 көн траншеяда булган. Шунда Брежнев кулыннан медаль, орденнар алган. Берсендә дивизия белән чолганышта калганнар. Бирешмәс өчен Дон суына ташланганнар. Аларга шактый ара йөзәргә туры килгән. Кулларында мылтык. Шунда өч солдат кына исән калган. Берсе – әти. Икенчесе – командир Курамшин (бәлки, Хурамшиндыр). Өченчесенең исемен белми. Аның хатыны Казаннан, исеме Сәхифәбану, табиб. Әти гомере буе шушы иптәшен күрәсе, сөйләшәсе килеп яшәде. Бәлки, аның да безнең шикелле кызлары, уллары яки оныклары бардыр.

Әтием шул аягы белән 78 яшькә хәтле яшәде. Эшсез тора белмәде. Агачтан ни теләсә, шуны ясады. Бик күп газета-журнал яздырып алды. Үзлегеннән укырга, язарга өйрәнгән, русчаны яхшы белде. Сугыштан соң авыл халкы ач-ялангач. Әтием булганын башкалар белән дә бүлешеп яшәде.

1945 елда без зур – 8 яшьлек балалар булдык. Хәзер ул яшьтәгеләрне әниләре җитәкләп йөртә. Аларның балалык чоры бар. Ә без өйдә утырмадык. Кыш көне йорт саен кереп – тизәк, җәен басуда башак җыйдык. Амбарда эшләдек.

Иң зур абыем – Мәгъсум Фазлыев Кореяда хезмәт итеп, яраланып кайтты. Гомере буе искә алучы булмады үзен. Тыныч елда сугышка эләкте, кыска гомерле булды. Шушы яралану белән бергә эчке кичерешләре дә гомер сәгатьләрен кыскарткандыр.

Уртанчы абыем башта төрле эшләрдә эшләп, соңыннан тәгәрмәчле тракторга өйрәнеп, солдатка киткәнче шунда эшләде. 1952 елда әнием вафат булды. Ул авырып, балаларымны күрәсем килә дип өзгәләнде. Ике абыемны да солдаттан кайтармадылар. Апам Рәшидә колхозда бер көн дә эштән калмыйча, 5 бала үстерде. Дүрт улы солдат хезмәтендә булып кайтты.

Ике кызым Кукмарада яшәп, эшләп, гаилә корып, матур гына яшиләр. Улым солдат хезмәтеннән соң, чакыру буенча Ингушетия якларына барып, бирем үтәп кайтты. Бар да яхшы. Балалар үсте, тормыш кордылар. Әмма тормыш иптәшем генә безнең арадан китте. Өч ел Красноярскида хезмәт итеп кайтканнан соң, авырып йөрде ул.

Башкаларга теләгем шул: байлык җыймагыз, тынычлыкта яшәгез, без күргәнне күрергә язмасын. Илләр тыныч торсын. Барлык халыклар да дус, тату, бердәм яшәсен.

Фәүзия ФАЗЛЫЕВА-ДМИТРИЕВА.

районы.

Комментарии