- 06.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №13 (2 апрель)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Без, олы буын кешеләре, хат язышырга яратабыз. Җавап хаты алгач, кош тоткандай шатланабыз.
Узган көз, Балтач районына хат язып салдым. Җавап көтәм-көтәм, ә ул һаман юк. Бер заман, минем кулыма хатымны кире китереп тоттырдылар. Сәбәбе, конверт тышына адресларны татарча язган идем. Татар теле дәүләт теле булып саналган республикада, урысча язган хатлар гына иясенә барып ирешә икән. Ә иң кызыгы шунда, минем үземнең адрес татарча язылган булса да, кире адресны почта бүлегендә тапканнар. Кулыма, адресаты сызылган хат тоттыргач, бик кәефем төште. Хәзер без Татарстанда татар телендә адреслар яза алмыйбыз микән инде?
Сәкинә әбиегез ИБРАҺИМОВА,
Урдалы авылы, Лениногорск районы.
Хөрмәтле Сәкинә әби! Сезнең сорау буенча мин «Россия почтасы» филиалының кайнар элемтәсенә шалтыраттым һәм сезнең гозерегезне җиткердем. Кайнар линиядә утыручы ханымга, бездә бит ике дәүләт теле, нишләп без конверт тышына татарча яза алмыйбыз, дигән сорауны куйгач, ул: «Бу дәүләт телләре хакындагы законга кагылмый. Почта хезмәтенең үз кагыйдәләре бар», – дип җавап бирде. «Россия почтасы» филиалы сайтында түбәндәге документка тап булдым. Дөрестән дә, Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 2005нче елда чыгарган карарының 22нче матдәсендә болай дип язылган: «Россия Федерациясе территориясендә җибәрелә торган хатларның адресат һәм адресатның адреслары урыс телендә язылган булырга тиеш. Әгәр, республикада ике тел дә дәүләт теле итеп кабул ителгән икән, ул чагында беренче дәүләт телендә язарга мөмкин, әмма адреслар урыс телендә дә кабатлап язылган булырга тиеш».
Күргәнегезчә, Русиядә минем телем артык. Ул көннән-көн каршылыклар арасына күмелеп, кулланылыштан алына бара. Ни кызганыч, Русия минем милләтемне, безнең кебек халыкларны яратмый.
Сезнең сорауга җавапны Лилия ЛОКМАНОВА эзләде.

Комментарии