Атым – пар канатым

Гомергә яраттым шул атларны! Әтиебез дә, ике абыем да атлар белән эшләде. Мин кечкенәдән алар тирәсендә кайнаштым. Абыйлар, атларын туаргач: «Кая, бахбайларны кәнүшнигә үзем илтим инде», – дип ялына идем.

– Әзрәк үс әле, энекәш, аннары илтерсең, – дия иде абыйлар.

– Үскәч мин сезгә ялынмыйм, үзем дә җигәм! – дип үҗәтләнә идем.

Шулай «каешлана» торгач, мәктәпкә укырга керер вакыт та җитте. Абыйлар миңа атларын карарга рөхсәт итә башлады.

Көн артыннан көн, ел артыннан ел узды. Шулай итеп мин 7 сыйныфны да тәмамладым. Бу вакытта миңа инде ат җене тәмам кагылган иде. Үзем яшь, буем кечкенә, шуңа да әни атлар янында кайнашуыма каршы булды. Әти исә, күмәк хуҗалык рәисе белән сөйләшеп, «Бөкре» кушаматлы ат һәм агач күчәрле авыр арба алып бирде.

Эшли башлавымның беренче көнендә үк, олылар белән бергә, район ашлык кабул итү пунктына ашлык илтергә җибәрделәр. Без – ундүрт атлы – амбардан ашлык төядек тә, юлга кузгалдык. Авылдан чыгып киткәндә ява башлаган яңгыр көне буе койды гына! Юл да авырлашты. Олы Әшнәкне узгач, Борынка болынында (Балык Бистәсе районы) төн кунарга булдык. Олылар исә миңа карады да, серле генә елмаеп:

– Рамазан, барып җиткәч арбаңны үзең бушата алырсыңмы икән? – дип сорап куйдылар. – Кая инде миңа арбадан капчык күтәреп ташу! Үзем дә шул капчык кадәр генә бит мин!—Булдыра алмасаң, менә шушы ундүрт атны төне буе карап чык, – диделәр.

Тезгеннәренә дилбегә бәйләп, атларны болынга җибәрдек, ә мин сакта тордым. Таң ата башлагач, атларны җигеп, юлыбызны дәвам иттек. Урыс Әшнәге күпере тирәсендә минем атны кәрванның уртасына куйдылар. Олылар атымны карап бардылар, ә мин бераз йоклап алдым.

Ашлык кабул итү пунктында йөгебезне кабул итмәделәр, бөртекләрегез чи диделәр. Бу табигый да, чөнки яңгыр астына эләктек бит. Ашлыкны бушатып, ике көн буе киптердек.

Соңыннан гына белдем. Бу «сәяхәт»кә мине әти кушуы буенча алганнар икән. Мин, 7нче сыйныфны тәмамлагач: «Башка укымыйм! Таш та кисәргә риза, миңа ат алып бир әти!» – дигән идем. Хәрби хәзмәткә киткәнче ат җиктем. Армия елларым Польшада үтте. Андагы халык һәр хуҗалыкта диярлек ат асрый икән. Шул атларны күреп, күңелем алгысый торган иде. Хәрби хезмәттән кайткач та ат җиктем. Яшьтәшләрем механизатор курсларына укырга киттеләр. Бер елдан соң мин дә алар сафына кушылдым. Аннары җиде ел комбайнда эшләдем, гомеремнең калган еллары тракторда эшләп үтте.

Атларга мәхәббәтем генә сүрелмәде. Хөкүмәтебез тарафыннан ат тотарга рөхсәт булгач, ГАЗ-52 машинамны сатып, күрше авылдан 4 яшьлек бия сатып алып кайттым. Ул бияне мин бик яраттым! Карап, тәрбияләп кенә тордым. Ат, хуҗалыкта бик кирәкле хайван ул. «Малыш» дип кушамат бирдем үзенә. Ул шундый акыллы иде! Әгәр сүгә башласаң, шундук аңлап ала. Тик мин аны яратып кына ачулана идем! Аты юлы белән хайванга кычкыручыларны яратмыйм да, аңламыйм да. Бигрәк тә атка кычкырсалар. Кешенең дусты да, колы да бит ул ат! Алар икәү генә: ат һәм эт. Сугыш хәрәкәтләре вакытында бу ике җан иясенең нинди батырлыклар эшләве хакында күпләрегезнең ишеткәне бардыр.

Минем «Малыш»ым да шундый акыллы иде. Үзем картайгач, атымны күрше авылга алып барып саттым. Биям ике тапкыр артымнан кайтып, капка төбендә басып торды. Карчыгым белән сөеп, тәмләп ашаттык үзен. Атны акыллы хайван дими, ни диясең инде?! Рәнҗетмәгез атларны, кешеләр! Алар да тере җан ияләре бит!

Рамазан МОРТАЗИН.

Казан шәһәре.

Комментарии