Конкурс: «Алар бездән мәрхәмәтлерәк»

Конкурс: «Алар бездән мәрхәмәтлерәк»

Газетабызның 2011 елда чыккан соңгы 51нче санында ук бу конкурсны игълан иткән идек инде. Бу конкурсны башлап җибәрүебезгә Зәйтүнә апа Әбрарова хаты этәргеч булды. Моңа кадәр дә Зәйтүнә апа үзенең һәр язмасы белән күңелгә кереп кала килде. Ә бу язмасы кемнәрнең генә күңел кылларын тетрәндермәс икән?!

Хисләр тупасланган кырыс заманда бу язмаларның әһәмияте никадәр зур икәнлеген газета укучыларыбыз тиз аңлап алды. Инде менә редакция почтасына бу темага никадәр хат алдык. Һәрберсен укыганда күңел нечкәрә, үзеңне сафланып калгандай тоясың. Тирә-юньдәгеләргә яхшылык эшлисе, изге гамәлләр кыласы килә. Һәм бу күпләргә хас тойгыдыр.

Конкурска йомгакны киләсе яртыеллык башында, ягъни июль аенда ясарбыз. Әйдәгез, үзебезнең язмаларыбыз белән дөньяны аз булса да ямьләндерик!

Ятимлекне тоймадылар

Бервакыт шулай урамнан кайта идем, артымнан бер эт иярде. Үзе бәләкәй генә, бөдрәләнеп торган кара йонлы. «Кит!» – дип куып карасам да, китмәде. Юл уңаеннан базарга кердем, шунда адашып калыр, дип уйладым. Базардан чыккач, артыма борылып карасам, эт туктады да күземә карап тора башлады. Ияреп өемә кадәр кайтты бу. Ишекне ачуга, миннән алдан өйгә узды: әрсез икән. Эт ияртеп кайтуыма өйдәгеләр шелтә белдерде. Кунак эт песи савытыннан ашады да, паласка ятып йоклады. Бала кебек, бер аягына башын салган, бер аягы белән күзен каплаган. Юрган ябынып ята, диярсең. Ана эт булса, чыгарып җибәрербез, дип уйладым.

Уянгач, каршыбызга килде дә, арт аякларына басып, ал аяклары белән кул чапкандагы кебек хәрәкәтләр ясап, биеп торды. Мондый эт нигә урамда йөрде икән, әллә үзе хуҗасын яратмаган, безгә билгесез.

Өйдәгеләр белән киңәшләштек тә, этне үзебездә калдырырга булдык. Аны Линда дип йөртә башладык. Өч көн торгач, ишек алдына оя ясап бирдек. Шунда йоклады, өйгә кереп, песи белән бергә ашады. Безгә килгән кешеләрне тиз таныды. Чит кеше керсә, каршысына басып озаклап өрде. Танышлар килсә, ике генә өрә дә, өй каршындагы утыргычка басып, тәрәзәгә кага иде. Каршы алыгыз, диюе инде.

Яз җиткәч, Линдабыз үз биләмәсен булдырды. Көтү кайта башласа, күршеләрнең сыерларын капкаларына кадәр илтеп куя. Турыбыздан үткән машиналарга кадәр куа. Юындырганны, йонын алганны яратты. Йоныннан оекбашлар бәйләдек. Беркөнне үзен бәйләп куйган идек, чит эт килеп, урамда йөргән тавыкларга тигән. Ул үз биләмәсенә чит этләрне кертми иде.

Ике ел бездә яшәгәч, песиебез белән бер үк көнне этебез дә балалады. Икесенең дә икешәр баласы бар иде.

Беркөнне Линда капка төбенә чыккан да, бер эт белән талаша, сугыша башлады. Теге эт зур гәүдәле, ике метрлы чылбыры өзелеп, җирдән сөйрәлеп йөри. Озак сугыштылар, яннарына барырга да куркыныч иде. Ул эт киткәч, Линда башын иеп, оясына кереп китте. Елап ыңгырашты, күзләреннән яшь акты. Аның яныннан китмәдем. Песиебез дә гел шунда йөрде. Ике сәгать ыңгырашып ятканнан соң, этебез җан бирде. Бик кызгандык үзен. Балалары өч көнлек кенә иде бит әле. Күзләре дә ачылмаган, ничек ашатырбыз аларны?

Линданы төреп, яланга илтеп җирләдек. Икенче көнне мин эт балаларына сөт алып кайттым. Карасам, песиебез бер эт баласының сыртыннан капкан да тышка чыгып бара. Ул эт оясына кереп китте. Икенчесен дә шунда илтте. Эт балалары ачыкканнар, песине имәргә тотындылар. Шулай итеп, песиебезнең балалары дүртәү булды.

Балалары үсә төшүгә, песи ауга йөри башлады. Тычканны тере килеш алып кайта, балалары аның белән уйныйлар. Бер көнне песиебез күсе белән сугышып кайтты.

Песине атна буе дәваласак та, терелмәде. Линданың үлеменә бер ай дигәндә, үлеп тә китте. Аны да Линда янына илтеп күмдек. Эт балалары да, песинекеләр дә үзләре ашый башлаганнар иде инде. Ике айлык булгач, көчекләрне танышларыбыз алды. Озак та үтмәде, яңа хәбәрләр ишеттек. «Сездән алган эт балалары тычкан тота», – диделәр. Ә без бер дә аптырамадык. Алар бит песиебез тәрбиясендә үсте.

, кошлар арасында гаҗәп хәлләр була. Аларга ихтирам белән карасаң, үзләре дә сөендереп торалар.

Зәйтүнә ӘБРАРОВА.

Ютазы районы, Урыссу бистәсе.

Изгелекне кемнән көтәргә?

Балачакта телевизордан булган хәлләрне ишетеп өнсез калдым, гаилә белән гаҗәпләнеп тыңладык. Тайгада самолет шартлавыннан соң исән калучылар сирәк була, араларындагы бер кечкенә баланы алып китә. Моны беркем дә сизми кала. Өч ай үткәч кенә җирле халык мөрәҗәгате буенча тикшерү башлана һәм, чыннан да, бүреләр арасында кеше баласы табыла. Аның аяклары ерткычларныкы сыман кәкрәйгән, куллары да йөгерергә җайлашкан була. Баланы тотып алгач, тиз арада дәвалый башлыйлар.

Җан ияләренең мәрхәмәтле, кайбер кешеләрдән дә акыллы булуларына чын күңелдән сокланып куям. Авылда үскәнгә, кечкенәдән арабызда хайваннар булды. Аларның кешеләргә хас уңай сыйфатларын күреп таң кала идек.

Без кечкенә чакта йортыбызда эт асраганнар. Этне балалар бик яраткан, ул кул биреп исәнләшә, кайбер әмерләрне үти торган булган. Бабай аны гел үзе белән алып йөргән, эт аннан бер дә калмаган. Бервакыт кышкы салкында бер төркем ир-егетләр ат белән урманга утын кисәргә китә. Көн салкын булу сәбәпле, эш арасында утырып эчә болар. Кайтканда бабай йоклап китә һәм ат арбасыннан юлда төшеп кала. Буран котыра башлагач, эт өйдән чыгып югала. Күршебез ат белән юлга чыккач, буранлы юлда этне күреп ала, куса да, юлдан китми. Атыннан төшеп караса, кар арасыннан кара фуфайка җиңе күренеп тора икән. Ул шуннан бабайны танып, арбага салып өйгә алып кайта.

Ә вакыйганың монысы – ат турында. Осинники бистәсендә яшәүче абыем сөйләгән иде. Үз гомерендә бик каты яратып ат асраучы бер абый була. Көн дә эшкә ат белән чыгып китә, буш вакытын да шуның белән уздыра. Бервакыт иртән аты янына кергәч, ул авырган булып ята, аннан торып ишек янына баса да аны чыгармый. Тегеләй дә итеп карый ир, болай да, әмма файдасыз. Бераздан яңадан урынына барып ята, теге абый эшенә китә. Барса, ул эшләүче бина иске булуы сәбәпле, ишелеп төшкән икән. Шактый кеше зыян күргән. Өйгә кайткач, атын кочаклап елап җибәрә ир.

Хайван һәлакәтләрне алдан тоемлый, күп очракта кешеләргә бу хакта хәбәр итә. Тормышлары үзенчәлекле вакыйгаларга бай. Күп очракта аларны тыңлаганда күзләр яшьләнми калмый. Кешеләрдән ишетеп тә белмәгән мәрхәмәтлелекне хайваннардан көтәргә кала…

Алсу НУРГАТИНА,

КФУ студенты.

Мәрхәмәтле бүреләр

Мин бервакытта да йорттагы һәм кыргый хайваннардан курыкмадым. Ерткыч, явыз җанлы кешеләрдән куркам. Чөнки аларның явызлыгын кабул итү күпкә кыенрак була. Хәзер исә киллер яллап әти-әнисен үтерү яисә акча өчен туганнарын кыйнаудан да чирканмыйлар. Ә хайваннар нәрсә? Алар тән җәрәхәтләре салса да, кешеләр кебек тирән йөрәк яралары калдырмый.

Авылыбызда урта мәктәп булмау сәбәпле, чит авылда укып йөргән вакытлар. Атна саен кайтып-китеп йөрим. Кышкы көн. Дүшәмбе бик иртә авылдан чыгып киттем, юлым урман эченнән үтә. Урманга кереп бераз баргач, күрәм – миңа таба өч бүре килә. «Беттем», – дидем дә башымны кулларым белән каплап җиргә яттым. Үзем калтырыйм, тын алырга да куркам. Белгән догаларымны укыйм. Бүреләр минем янга килде дә сумкамдагы бөтен ризыкларымны ашап бетереп китеп барды. Алардан бер Ходай гына коткарып калгандыр…

Җәй көне урманга да йөрергә бик яратам. Җиләк-җимеш, гөмбәләр, шифалы үләннәр җыям. Бер көнне чиләгемне җиләк белән тутырып кайтып барам. Берзаман өере белән артымнан кыргый этләр килә. Ул кыргый этләр котырган вакыт иде. Шулчак мине әйләндереп алдылар. Күзгә-күз карашып торабыз. Мин сумкамда калган итне этләргә ыргыттым, алар аны бер кабуда юк итте. Аптырагач, куркуымны басу өчен, «Җидегән чишмә» җырын кычкырып җырлый башладым. Арадан бер эт сузып-сузып уларга тотынды. Миңа җан керде, белгән бөтен җырымны җырлап бетердем. Этләр кире борылып килгән якларына китеп барды.

Усал холыклы, тәкәббер кешеләргә караганда, кыргый хайваннар күпкә мәрхәмәтлерәк. Шуңа да алардан түгел, ә кешеләрдән куркырга кирәк.

Фәризә ГАЛӘҮТДИНОВА.

Чирмешән районы, Керкәле авылы.

Этләр – якын дусларым

Бу конкурсны үткәрү бик әһәмиятле, чөнки үзебезнең тирәлектә яшәүче хайваннарга һәм башка җан ияләренә карата кешеләрнең карашы бөтенләй үзгәреп бара. Алар янәшәбездә элек-электән яшәп килгән. Мәсәлән, этләрне генә алыйк. Кешеләр иң беренче булып аларны кулга ияләштергән, тугры дустына әверелдергән. Бүген хуҗасыз бик күп этләр йөри. Алар, ашарга булмагач, урам тәэсирендә ерткычланып, кешеләргә ташлана.

Мин кечкенә вакыттан ук без эт асрадык. Гомерем буена алар минем дусларым булды. Шушы хакта берничә вакыйганы язасым килә.

12-13 яшьләр тирәсендә әти белән урманга сарык бәрәннәре өчен юкә яфрагы әзерләргә бардык. Безгә этебез Акбай да иярде. Юкә ботакларын күп итеп әзерләдек. Киткәндә юкә себеркеләрен сакларга Акбайны калдырдык. Колхоздан берәр ат табып алып китәргә иде исәп. Әзер яфракларны югалтасы килми бит. Ат булмады: ике көн яңгыр койды, өченче көнне ат табып, яфраклар алырга киттек. Йөрәк түзми, исәнме Акбай, юкмы, себеркеләрне кешеләр алып китмәгәнме – әти белән шушы хакта сөйләшеп барабыз. Яфрак өеме янына җитәрәк Акбай өргән тавыш ишетелә башлады. Безне чит кешеләр дип уйлады бугай. Сөенечтән, арбадан төшеп каршына йөгердем. Барсам, яфрак өеме астыннан этем карап тора. Мине күрү белән сикереп чыкты да койрыгын болгый-болгый өрә башлады. Кесәдән ипи кисәген алып Акбайга бирәм, өч көн ач яткан этем сөенә-сөенә ашый. Яфракларны арбага төядек, Акбай да менеп утырды. Каравылчы этемнең аркасыннан сыйпыйм, сөенечтән яшьләрем ага.

Соңгы елларда Барс исемле эт тоттым, бик акыллы иде. Кичке якта көтү кайтканда капканы ачып урамга чыга яки койма башына менеп утыра да сыер кайтканны көтә.

Бервакыт көтү кайтканда, ялланып эшләүче көтүче Барска чыбыркы белән сугып китә. Чинаган тавышка йөгереп чыксам, «Этең сыерларны куркыта, акылга утырттым әле», – ди бу. Берни дә эндәшмәдем. Ай ахырында көтү көткән өчен акча җыеп йөргәндә безгә дә керде, күңеле йомшарган. Эттән иелеп гафу сорады, аркасыннан сыйпамакчы була. Барс ыргылып алды, кинәт шуны борыныннан тешләмәсенме! Әле ярый өзеп алмаган, борынсыз кала иде. Көтүче акча алып тормады, капкадан чыгып киткәнен генә күреп калдым. Кызганыч, Барсны аттылар. Билгесез кешеләр машинага салып алып киткән. Ул чакта эт тиресеннән аяк киемнәре ясыйлар иде. Үзе китсә дә, аның акыллылыгы, тугрылык сыйфатлары күңелемдә мәңгегә калды.

Роберт ЗАРИПОВ.

Азнакай районы, Урсай авылы.

Конкурс: «Алар бездән мәрхәмәтлерәк» , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии