Онытырга хакыбыз юк

Бөек Ватан сугышының иң авыр, хәлиткеч көннәре Сталинград сугышы булган. Дошман Идел буйлап Мәскәүгә омтылган. 1942нче елда Дон һәм Идел елгалары буйлап, даланы иңләп яу килә. Менә шушы хәлиткеч сугышта туганым Мөрәсаф Мохаҗир һәм укытучым Кәбир Кәшфетдинович та катнаша. Абыем сөйли: «Бомбардировщиклар шәһәрне тоташ ут диңгезенә әйләндерде. Иделдә нефть баржалары шартлый. Төтен бөтен дөньяны чорнап алган. Балалар, картлар, хатын-кызларның каны елга булып ага. Күргәннәргә ышанырлык түгел иде. 1943нче елның ноябрендә безнең гаскәрләр дошман оборонасын өзде. Зур бер төркем дошман әсирлеккә алынды. Әмма җиңү бик кыйммәткә төште. Мәетсез, яралыларсыз җир юк. Һәр җирдә ыңгырашу, елау. Шушы мәхшәрдә исән калган кеше мин. Госпитальдә аңыма килдем. Алты ай буена дәвалангач, сугышта тагын озак катнашырга туры килде әле».

Белемле, бик акыллы, оештыру сәләте булган абыебыз биш энесенең солдат хезмәтен үтеп, исән-сау яшәүләренә бик сөенә иде. Чын патриот булды. Уфаның почетлы гражданины иде.

Укытучым Кәбир абый Кәрәкәшле егетләрен чын кешеләр итеп тәрбияләргә күп көчен куйды. Матур гәүдәле, бас, баритон тавышлы укытучыбыз хәрби патриотик тәрбия бирде. 1950-55нче елларда укучыларны физзарядкага алып чыга иде. Аның укучыларга маршировка ясатуы, биш-алты төрле күнегү өйрәтүе генә дә безне – сугыш чоры балаларын тормышта нык булырга күнектерү булды. Сугышта Сталинград оборонасында күргәннәре кеше ышанмаслык. «1943нче елның язы. Җир өсте тулы мәет. Кая ул ышыкланыр урын?! Мәетләрне штабельләп өябез дә, шуларга ышыкланабыз. Бетле киемнәребезне шул штабель өстенә элеп торып селкибез. Бераз булса да бетләр коела иде. Сталинның приказын аңлаттылар: «Үлгәндә көнбатышка егылырга! Фашист һөҗүмендә бер адым да артка чигенмәскә!»

Сталинградның трактор заводы танклар җитештерде. Завод өчен көрәштәге калкулык 24 мәртәбә кулдан кулга күчте. Дошман Мамай курганыннан куылды. Белегез, балалар, бу сугышта җиңү – безнең халыкның үз ватанын саклау үрнәге ул. Җиңү бик кыйммәткә төште. Ватан – Ана ул! Аны сакларга һәрвакыт әзер торырга кирәк», – ди иде.

Кәбир абый география, тарих фәннәрен укытты. «Польшаның башкаласын азат иткәндә 600 совет солдаты һәлак булды. Бу турыда онытырга хакыбыз юк. Европаны фашист тозагыннан коткаручылар без – Совет Армиясе солдатлары булдык», – дип сөйли иде ул. Югалту ачыларын йөрәге аша уздырганда, без аны аңлый идек.

Миңа бу фронтовиклар бик кадерле иде. Сугыштан кайтмаган әткәем алар үткән юлларда, яу кырында һәлак булгандыр. «Хәбәрсез югалды» дигән язудан башка, бүтән хәбәрен таба алмадык. Август аенда әткәемне сугышка озаткан әнкәемнең көмәнендә булганмын мин. «Сиңа әйтәм, үзеңне сакла, балаларны сакла. Бала тууга, исем кушарга кайтып җитәрмен!» – дигән. Йа Раббым, нинди өмет, шатлыклардан мәхрүм итте бу сугыш. Кайтмады шул, кайтмады... Ә күпме ятимнәр, толлар күрде шул авырлыкларны.

Җиңү яулап кайткан Мохаҗир, Кәбир абыйлар бөтен көчләрен биреп, безне, илебезне аякка бастырдылар. Язмам аларның рухына дога булсын.

Рәсимә ФӘРРАХОВА,

Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы

Комментарии