Үгез дә җиктек, ачлыкка да киселдек

Үгез дә җиктек, ачлыкка да киселдек

Сугыш башлаганны бүгенгедәй хәтерлим, абый Зәйгә баргач, ишетеп кайтты. Беренче көннән үк чакырылыш башланды. Чакырылган кешеләр туганнарын, балаларын ат арбасына төяп, Зәйгә комиссиягә баралар. Военкомат каршындагы урам ат арбалары белән шыгрым тула, чакырылган кешеләр чиратлап каралырга (комиссиягә) керәләр. Аннан: «Алдылар, бүген кич китәргә», йә булмаса «Иртәгә китәргә», – дип чыгалар. Менә шунда инде балаларың, туганнарың елый башлый. Аннан соңгы күренешләрне сөйләп аңлата торган түгел. Кайтып ашык-пошык юл ризыклары әзерләү, туган-тумачаларыңның озатырга җыелуы…

Сугыш башлану белән, без – балалар колхозда эшли башладык. Ул вакытта миңа 11 яшь иде. Баштарак печән әйләндерү, аны җыю кебек эшләрне башкарсак, икенче елларда инде ат җигеп тирес түгү, көлтә ташу кебек олылар эшли торган эшләр безнең өстә булды. Атларны да сугышка бик күп җибәрделәр. Калганнары ашау җитмәүдән ябыктылар. Корчаңгыдан да атлар бик күп үлде. Аннары инде үгез җигеп эшли башладык. Бездә моңа тикле үгез җикмәгәч, җигү дирбияләре юк иде. Мәсәлән, Украинада электән үк шуларны җиккәч, алар үгезнең борынына боҗра кигертә торган булганнар. Әле хәзер дә яхшы хәтерлим, Тихон дигән бик усал олы үгез җиктем мин. Гадәти вакытта кайсы якка тартасың, шунда борыла инде ул, әгәр су эчәсе килсә, биек яр дип тә тормый, арбасы-ние белән төшә дә китә. Аны инде тыям димә. Кич белән кайтыр вакыт җиткәч, кайта да китә. Җитмәсә, тыкрыкларга кергәндә почмакка ышкылып, арбаны бәрдереп китә.

Сугыш башлангач, ни өчен ачлык бик тиз башланды дисезме, чөнки ул елларда зур күләмдә акчалата налоглар сала башладылар. Сугыш башланган елны ук бәрәңге, суган киптереп фронтка җибәрә башладык. Ул салымнар! Хуҗалык башыннан елына 200 литр сөт, 40 килограмм ит, 200 йомырка тапшырырга кирәк! Авыр эштә эшләп бер стакан куе сөт эчмәдек, бер йомырка ашамадык. Аерткан сөте дә бик эләкми иде, чөнки анысы ашка салырга кирәк. Язга чыкканда күп кешенең сыеры ачтан күтәрәмгә кала. Аны корсагыннан бау белән бәйләп бастырып куялар иде. Андый сыердан нинди сөт булсын ди?! Тавыгы да шул ук ачлы-туклы.

Яз көне бодай башы җыябыз. Аңа күкрәктән су ерып, елга аша чыга идек. Тары җыярга ярамаганны белмәдек, язга чыккач, ул агулана икән. Аны ашап үлүчеләр булды. Җәйләрен кәҗә сакалы, балтырган, әче кукы, кузгалак – берсе дә калмады. Алар симертмәде, шулай да үлемнән саклап калды. Әчерәк бәрәңге кәлтермәсе бик тәмле була иде (кызыксынган кеше хәзер дә иснәп карасын иде!), ә алабута ипие ул вакытта да тәмсез булды. Ул җир төсле кара, ком кебек чытырдап тора авызда, үзе әче. Ашны тозсыз эчмәдек эчүен. Кибеттә тоз белән керосин гына булды. Тора-бара алары да бетеп тора иде, шул вакытларда тозны Смыловкадан (35 километр) чана белән тартып алып кайта идек. Керосин урынына күп вакытта чыра яндырдык. Бигрәк тә шырпыга кытлык булды. Ашарга пешергәннән соң күмерне көлгә күмеп калдыра идек. Ул кайвакытта киләсе пешерүгә кадәр түзә, кайвакытта юк. Күмер сүнсә, күршедән чүмеч белән алып чыга идек. Ашаганнан соң аш калган чаклар, тую, туйдым дип әйтү булмады. Пешкән аш һәрвакыт эчелеп бетә иде. Көздән бер өч-дүрт ай чи бәрәңге кырып, ипи пешерәләр иде. Кыш көннәрендә умачлы аш була әле. Ипи пешми башлагач, бәрәңгенең үзен генә ашыйсың.

Безнең төп ризык бәрәңге булды. Сугышка тикле һәркемнең бакчасы киртә белән уратып алынган иде. Берәү өйләнеп чыкканда өй җиткерә дә, мал кермәсен дип, бакчасын тотып ала, аннары икенчеләре шулай. Сугыш башлангач, ул киртәләр сүтелде. Киртә булганда, һәркемнең киртә буеннан берәр метр сукмагы була иде. Киртә булмагач, ике күрше дә бер сукмактан йөри башлады. Ул ике кешегә ярты метр чамасы гына була. Бу инде бәрәңге җире байтак ук киңәйде дигән сүз. Бакчада бәрәңге белән киндердән башка бернәрсә дә утыртмадылар, чөнки гел бәрәңге генә ашагач, аны һич җиткереп булмый иде. Бәрәңгене кайвакытта, колхозда эшләр беткәч, кар яуганда гына казый идек. Киндердән башка да булмый, бөтен кием шуннан, ә орлыгы ашарга китә.

Ачлыкны үзе күрмәгән кешегә аңлатып булмыйдыр аны, ул бит ашыйсы килү генә түгел, ул кешенең оятын югалта. Киноларда күрәбез, китаплардан укыйбыз, мин ашадым инде, мә, син аша, дип, үз өлешен иптәшенә бирә. Мин моңа шикләнеп карыйм. Ач кешенең моны булдыруы бик шикле. Әниләребез үзләреннән өзеп, балаларына ашатты. Моны зур батырлык дип санарга кирәк. Ачлыкка чыдый алмыйча, балаларын ташлап, читкә чыгып киткән ананы беләм мин. Бәрәңге беткәч, «уфалла» арбасы тартып, күрше Тәкмәк авылына мендәр, бит яулыгы кебек нәрсәләр салып, бәрәңгегә алмаштырырга дип барабыз. Бөтен авылны әйләнеп чыгып, бернәрсә дә алыштыра алмыйча буш кайткан вакытлар да булды. Сез ачтыр, мәгез ашагыз, дип, берәр бәрәңге бирүче бер дә булмады. Тәкмәктә ничек бәрәңге булгандыр, шуның сәбәбен хәзер дә белмим. Ул елларда хәерчеләр бик күп йөри иде. Үзебез ач инде, шулай да аларга бер бәрәңге булса да биреп чыгара идек.

Беркөнне уфалла тартып әни белән Зәйгә барганда, юлда тавык йомыркасы кадәр ипи кисәге күрдек. Аны инде сөт тапшырырга баручы, минем бәхеткә, арбасыннан төшереп калдыргандыр да төшеп алырга иренгәндер, дип уйладык. Ул ипи тузанга, комга буялып беткән иде. Мин аның тузаннарын сөрткәләп ашап куйдым. Шунда хәлләр кереп китте. «Әни, әйдә урталай бүлеп ашыйк», – дип әйтмәгәнемә бик үкенәм хәзер.

Чабата ясарга курысны (диаметры 5-6 сантиметрлы юкә агачы) урманнан урлап кайтабыз. Бер тапкыр курысны бакчага бәрәңге арасына яшереп куйган җирдән лесник Миңнулла абзый табып, мине судка бирде. Миннән башка тагын биш малай бар иде. Өч мең ярым түләргә хөкем иттеләр. Фамилияләрен хәзер дә хәтерлим. Судья Сәләхов, секретарь Атласова иде. Үзәккә үтмәсә, алар хәзергә хәтле истә тормас иде. Әниләр көне буена аяк өсте эштә. Үзебез дә кышын-җәен чабата киеп йөрибез. Анысы да шул килеш кенә тормый – туза. Чабата юк дип ятсак, эшкә чыкмый дип гаепләп, төрмәгә үк җибәрүләре ихтимал иде. Комсомолга кергәндә, «Судимость бармы?» – дип сорагач, «Юк», – дип алдадым. Бер кесә ашлык белән тотып утырталар иде. Ул вакыттагы бригадирларга, сакчыларга: «Бик кансыз булдыгыз», – дип әйтсәң, «Заманасы шундый иде», – дип җавап бирәләр. Катылык та кирәк булгандыр. Беләләр иде андый урыннарга кемнәрне куярга. Дингә каршы көрәшүчеләр абруй казанды. Партҗыелышарда: «Фәлән манара кисте, менә кем ул чын атеист», – дип мактыйлар иде.

Тормыш авыр дип елап кына утырмадык инде, күңел ачулар да булды. Җәен Сабан туйлары бик күңелле үтә иде. Дөрес, мәйдан булмады, чөнки көрәшергә егетләр, чабарга атлар, бирергә бүләкләре юк. Көнгә өчәр тапкыр болынга төшеп, төрле уеннар үткәрәләр, ә кышын клубта кичәләр була иде. Ул вечер дип атала. Спектакльләр куялар, хәтта Казаннан да артистлар килә иде. Алар инде сугыш, Җиңү турында була. Халык төшенкелеккә бирелмәде, Җиңүне көтеп, өмет белән яшәде.

Югары Шепкә авылы мәктәбендә укыганда, дәрестә утырганда мәктәп директоры Рәшит абый Шакиров: «Балалар, сугыш бетте!» – дип, тәрәзәдән килеп кычкырды. Без барыбыз да урамга йөгердек. Чыксак, кайсы шатлана, кайсы: «Кешеләрнең аталары кайта, ә безнеке юк», – дип үксеп-үксеп елый. Аннан соң сафка тезелдек тә:

«Ленинград каласының урамнары таш кына,

Кызыл гаскәр фашизмны бетерергә ашкына», –

дигән җырның соңгы юлын үзгәртеп:

«Кызыл гаскәр, фашизмны бетердем, дип шатлана», –

дип җырлап урам әйләндек.

Әкренләп солдатлар кайта башлады. Андый гаиләләрдә шатлыклы, тигез тормыш башланды. Сугыштан кайтканнарга елдан-ел пенсияләр, ташламалар арта торды. Ә менә ирләре сугышта үлгән хатыннарга алар булмады. Алар ирләр эшләрен эшләп, барлык хуҗалыкны үзләре алып барды. Ул гына да түгел, кайберләре бишәр-алтышар бала тәрбияләде. Кияүгә чыгып берничә генә көн ир хатыны булганнар тол булып яшәделәр. Кияүгә чыгучылары булмады диярлек. Сугыштан кайтканнарга хөрмәт булу бик әйбәт, ә менә шушы тол хатыннарга әһәмият булмауны дөрес түгел дип саныйм. Алар, ким дигәндә, сугыш ветераннары белән бер хокукта булырга тиешләр иде!

Сугыш бетте, тик авырлыклар, ачлык бетмәде. Бөтен Совет халкы сугыш җимерекләрен төзәтергә, халык хуҗалыгын күтәрүгә тупланды. Авылдан малайларны, кызларны ФЗӨдә, һөнәр училищеларында укытып шахталарга, заводларга, төзелешләргә җибәрделәр. Мин үзем дә Пермь өлкәсендә һөнәр училищесында укып, металлургиядә эшләп пенсиягә чыктым.

Җиде-сигез ел бугай элек Мәскәү мэры Лужков, экскаватор руле артына үзе утырып, Мәскәүдәге азаккы «Хрущевка»ны җимерде. Мин Хрущевның үз авызыннан ишеттем: «Без әле дворецлар да җиткерербез. Бүгенге көндә безгә кешене түбә астына кертергә кирәк», – дигәнен. Менә ул йортлар үз бурычын тулысы белән үтәде (артыгы белән булмаса). 10-15 ел эчендә нольдан күпме нәрсәләр барлыкка килде. «Рекорд» радиоалгычы, «Победа» кул сәгате, «Победа» автомобиле, кер юу һәм тегү машиналары, суыткычлар, телевизорлар һәм башка бик күп нәрсәләр. Гигант объектларны санап та тормыйм.

Салих ЗИННӘТОВ,

Зәй районы, Аксар авылы

Комментарии