Экономия

Бер танышым ресторан-кафеларда күңел ачу чаралары алып бара. Үзе җырчы, шулай итеп ул матди хәлен яхшырта. Шул түбәндәге хәлләрне бәян итте.

– Ресторан әле ачылмаган, әзерләнәбез. Официант кыз яныма килде. Бер кулында фужер, икенче кулында пычрак сөлге. Шул сөлге белән фужерны ялтырата. Үзебез исә башланачак чара турында сөйләшәбез, – дип сөйләп китте ул.

– Ә нигә алай ялтыратасың? – дип сорый икән аннан.

– Ә без шулай су экономиялибез. Аэрозольне пыш-пыш иттерәбез дә ялтыратабыз. Күрәсеңме өстәлләрне, – ди икән кыз.

– Өстәлләргә карасам, чыннан да, бөтен фужер ялтырый. Шуннан соң ашарга чиркана башладым бит. Үзем белән чәнечке, кашык та йөртәм, хәтта ашарга да алып киләм, – ди танышым.

Гаҗәпләнүемнән бер сүз дәшмәдем. “Барып җиттек”, – дип кенә уйлап куйдым.

Ә икенче бер дустымны туган көнгә кафега чакыралар. Һәрберсе ирләре белән дүрт пар була. Күңелле итеп утыралар, ашыйлар, эчәләр. Соңыннан кафе хезмәткәрләре торт чыгара. Ирләр, бәхетләренә, баш тарта. Хатын-кызлар, гадәттәгечә, күрмәгәндәй ябырыла. Ә өйгә кайткач, башлана хәлләр. Хатын-кызлар барысы да төне буе авырып чыга, икенче көнне эшкә дә бара алмыйлар. Хәлләнгәч, кафе хуҗасына бу хакта шалтыратып аңлаталар. Ул исә бәхәсләшеп тормый: гаебен таный. Беркая да мөрәҗәгать итмәүләрен сорый, хәтта шунда туган көн өчен тотылган акчаны артыгы белән дә кире кайтара. Менә шуннан соң үткәр син туган көнеңне теләсә-кайда.

Дилбәр ӘХАТОВА.

Яр шәһәре.

Экономия, 2.3 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии