- 06.01.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №1 (1 гыйнвар)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Мин – сугыш чоры баласы. Әтием сугышка киткәндә әле бик кечкенә булсам да, ул көнне бүгенгедәй хәтерлим. Әтинең мине кулларына күтәреп, ике абыем һәм апамның, бишенче баласына йөкле әниемнең елап басу капкасына кадәр барганыбыз истә. Күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып, безне соңгы тапкыр кысып кочаклап, әти сугышка китеп барды. Ул вакытлардагы халык күргән авырлыкларны язып бетерә торган түгел. Иң авыры һәм аянычлысы – яшь ярымлык күкрәк баласын калдырып, әниебез үлеп китте. Соңгы минутларында хәлсез куллары белән кечкенә энемне үз янына дәшкәнен, энемнең әни үлгәч барып салкын күкрәкләрен имгәнен бүген дә онытасым юк. Әнинең үлгән хәбәрен алгач, әтидә дошман кайгысы булганмы, әллә ятим калган биш бала хәсрәтеме – моны хәтта күз алдына китерүе дә кыен.
Мең рәхмәт, әнинең тол калган сеңлесе безгә үги әни дә, апа да булып, безнең янга яшәргә күчте. Барыбыз да исән-сау үстек. Әти сугыштан кайткач, тагын бер уртак бала – энебез туды. Тормышта барыбыз да үз урыныбызны таптык, тырышып хезмәт иттек, балалар үстердек.
Мөнирә ГӘРӘЕВА.
Тәтеш районы, Кече Әтрәч авылы.
Комментарии