Рухият һәм чын ирек

Русиядә барлыкка килгән кризис җәмгыятьнең рухи тормышында чагылыш таба. Илебез мәдәниятендәге хәл аеруча авыр, хәтта катастрофик дип бәяләнә. Үткән буын һәм замандашларыбыз туплаган бетмәс-төкәнмәс мәдәни потенциал була торып, халыкның рухи ярлылануы бара.

Культурасыз авыру кеше газапларына битараф, культурасыз кешенең иҗади эзләнүләргә исе китми. Тәрбиясез түрәләр һәм аларның ярдәмчеләре юньләп кеше белән сөйләшә белми, аңа ярдәм кулы сузарга ашыкмый, нәрсәдер бирүен өмет итә…

Мәдәниятсез төзүче гыйбадәтханә урынына сыра, аракы сату чатырын салып куя. Автобус тукталышларында павильоннар һәм шундый сәүдә нокталары гөмбәдәй калкып чыга. Бик сирәкләр генә газета-журнал яки башка мәгълүмат бирә торган киосклар ача. Андый киосклар район үзәкләрендә һәм шәһәрләрдә бармак белән генә санарлык калып бара.

Аерым кибетләрдә сатыла торган басмаларның күбесе секс һәм порнографиягә нигезләнгән. Кибет киштәләрендә әхлакый-рухи азык бирерлек китаплар аз. Күбесе боевиклар, криминаль вакыйгаларны чагылдыручы басмалар. Татар телендәгеләр бөтенләй аз. Элеккеге классик язучыларның әсәрләре юк диярлек. Алар урынына мәктәпләргә яраклаштырылган ярдәмлекләр, БДИга шпаргалкалар тулып ята. Иншалар язарга да баш ватасы юк, аларның әзерләре төрлесеннән бар. Мәктәптә укып йөрмәсәң дә була.

Бәйрәмнәрдә, туган көннәр һәм әһәмиятле даталар белән тәбрикләүләр элегрәк традициягә кергән булса, андый заманалар үтте. Элек кешеләрнең рухи байлыгы аның шәхси китапханәсе белән бәйле булса, алар урынын зиннәтле әйберләр һәм кыйммәтле аракы, шәраб киштәләре алды. Бүләкләр өчен күбрәк исерткеч эчемлекләр бирү гадәткә керде. Сугыш һәм хезмәт ветераннарына да пакетка аракы кыстырып бирүне әйтеп тә торасы юк. Телевизордан үткәрелә торган “Могҗизалар кыры”нда алып баручыны аракы, шәраб яисә көмешкә белән коендыралар. Анда иң зур бүләк – төрле шешәләргә тутырылган “зәмзәм” суы. Бу тамашада катнашучылар кечкенә балаларын да алып килә һәм алар алдында, миллионлаган телевизор караучылар каршында чәкештереп аракы чөмерәләр. Күрәсең, бу халыкны культуралы аракы эчүгә өйрәтү булып чыга.

Мәкаль һәм әйтемнәргә бай туган тел урынына чит тел, урам, сүгенү сүзләре белән пычранган тел кулланыла. Безнең төрки-татар бабаларыбыз сүгенү сүзен белмәгән. Хәзер укучыларның 95%ы үзара аралашканда сүгенү сүзләрен куллана. Гадәткә кергәнлектән, хәтта укучы өлкәннәр, әти-әнисе һәм укытучылар алдында сүгенгәнен сизми дә кала.

“Бабайлык”, дигән яман гадәт армия сафларында бүген генә барлыкка килмәгәндер. Ләкин алар бүген тагын да камилләшә, җитдирәк төс таба. Икенче төрле җинаятьчел гамәлләр башкарыла. “Егетлеген” күрсәтеп, үзенең ярсуын баса алмыйча, хезмәттәшен яисә сабакташын кыйный, үтерүгә барып җитә. Яшүсмерләр арасында үзеннән яшьрәкләрдән акча кысу киң колач җәйде. Яшьлегендә башлыгы үз хатынын итек белән тибә-тибә кыйнаган, кызының чәченнән өстерәп йөргән, буй җиткән улын дилбегә белән суктырган. Бүген рольләр үзгәргән: “алкаш” әтисенең үзенә шундый “хөрмәтне” күрсәтәләр.

Социаль тетрәнүләрдән соң һәркемгә дә нәрсәнедер торгызырга, нидер төзергә, кайсыдыр юнәлештә иҗат итәргә туры килә. Бездә бүген яңа байлар һәм кайбер түрәләр акчасын кая куярга белми: хан сарайлары салалар, иномаркада йөриләр, чит илләрдә күңел ачалар, әмма аларның барысының да рухияте сай.

Бүген тәкәббер, ахмак һәм бәхетле кешеләргә тарихи китап тәкъдим итү таш сыннар белән сөйләшү кебек файдасыз. Боларның беренчеләре – тәкәбберлек дивары аларга үз халкының тарихын укырга мөмкинлек бирмәгәнлектән, үткәннәргә савап, бүгенгеләргә сабак дигән киңәшне кабул итмиләр. Алар “без барысын да беләбез” дип уйлый. Андыйлардан төпченебрәк сорасаң, бабасының исемен дә белми. Икенчеләре ахмаклар – вакыйгаларның һәм килеп туган хәлләрнең үзгәреп торучан шартларында тарих сабакларын дөрес куллану өчен, аларның мәгънәсен аңларга сәләтсезләр. Алар һәрчак нәрсәнедер бутый, тиешенчә эшләмиләр. Өченчеләре – бәхетлеләр. Болары китаптагыны төшенү өчен, үзен сокландыручы изрәткеч хозурлык халәтеннән айнырга тиешләр. Ләкин алар кагыйдә буларак, моны теләми. Аларга бәхет инде үзләре йортында чын-чынлап төпләнгән һәм тормышта аларга башка бернинди куркыныч та янамый кебек тоела. Шуңа күрә алар китап тәкъдим итүчене ихтирам йөзеннән яисә кызыксынып кына тыңлый. Алар тарихны эчпошыргыч һәм күңелсез вакыйгалар һәм кызыксыз мәзәк арасындагы бер нәрсә итеп кенә саный.

Коттеджлар, дачалар, бассейннар төзибез дип, мәдәни, тарихи һәм табигать һәйкәлләрен, хәзинәләрен ваталар-җимерәләр, җир белән тигезлиләр. Хәзер шәһәрләрдә күпме архитектура, табигать һәйкәлләре юкка чыкты. Табигатьтә билгеле бер чиккә кадәр генә югалтуларны торгызып була. Мәдәният ядкарьләре белән эш башкачарак. Кагыйдә буларак, аларны югалтсаң, торгызырмын димә. Һәр ядкарь мәңгелеккә җимерелә. Халык җырларын, ризыкларын, медицинасын белгән да үлеп бара. Борынгы һөнәрләр югала. Яшьләрнең күбесенә болар кызык түгел. Мәдәнияттән күңел ачу гына эзлиләр. Мәктәп елларында уку-укыту программаларына бөтендөнья һәм илебез классиклары өлешчә керә, бу чорда яшьләр алар белән таныша. Ә аннан соң Л.Толстой, А.Пушкин, Г.Ибраһимов, Г.Тукай китапларын укучы бар микән соң? Кызганыч, бик сирәк. Хәзер китапханәләрдә студентлардан башка яшьләрне очрата алмыйсың.

Тагын бер мисал. Күпләр хәзерге заман музыкасын тыңлый. Ләкин музыкаль мәдәният турында белемнәре аз. Хәтта С.Сәйдәшев һәм Н.Җиһановның үзләрен һәм көйләрен бөтенләй белмиләр.

Яшьләрне интеллектуальләштерүнең ЮНЕСКО инициативасы буенча әзерләнгән халыкара стандартлар буенча 50нче елларда , АКШ һәм Канададан кала, 3нче урында, 1985тә – 42нче, 1990да 50нче урында. Бүген 98нчедә. Без хәзер барлык күрсәткечләр буенча да Африка һәм Латин Америкасы илләреннән дә калышабыз. Монда уйланырлык нәрсә бар. Без кая барабыз?

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: соңгы елларда балаларның сәламәтлеге турында сөйлибез. Программалар кабул итәбез, физкультура-спорт белән шөгыльләнергә чакырабыз. Боларның нәтиҗәсе бер дә күренми. Чөнки югарыда язылганнардан чыгып, шундый нәтиҗәгә киләсең: безнең җәмгыять рухи яктан сәламәт түгел. Шуңа күрә яшьләр белән шул юнәлештә эшләргә кирәк. Рухиятле кеше физик яктан да сәламәт була. Моңа бернинди дә программалар, лозунглар кирәк түгел.

Элеккеге агит-масса, пропаганда, культмасса эшләрен алып баручы партия оешмалары беткәч, моның белән шөгыльләнүче юк. Берәүгә дә андый мәшәкать кирәк түгел. Хәзерге партияләрнең рәтле юнәлеш бирә торган идеологиясе юк. Аларның эшчәнлеге сайлау алды кампаниясенә генә кайтып кала.

Моның белән кем шөгыльләнергә тиеш соң? Мәктәпләрдә балалар берлекләренең эше кәгазьдә генә. Яшьләр өчен комсомол оешмалары тарихка гына кереп калды.

Лекцияләр, докладлар укылмый. Халык белән эшләү юк. Чөнки аның белән шөгыльләнүче оешмалар урынына башкалары барлыкка килмәде. Демократлар кычкырганча, “чын ирек” килде.

Роберт ЗАРИПОВ.

Азнакай районы, Урсай авылы.

Укытучы дәрәҗәсе

Укытучыларның дәрәҗәсе төшү турында күп сөйлиләр. Бу хәл СССР вакытыннан ук башланды. 50-60нчы елларда хөкүмәт укытучылар өчен кибеткә он һәм башка ашамлыклар кайтара иде. 70че елларда ул туктатылды. Ул чакта колхозларда бәрәңге, мал һәм шикәр чөгендере чәчелде. Аларны эшкәртү кул көче белән башкарылды. Аны йорт башына, мәктәпкә укытучыларга бүлеп бирәләр. Көзен колхозчылар белән беррәттән мәктәп балалары һәм укытучылар бер ай буена бәрәңге һәм чөгендерне көрәк белән казып алып, колхоз саклагычларына кайтара. Колхоз түрәләре дә бу эшне күзәтергә килгәли. Чүпләгән җирдә бер-ике бәрәңге калса, әрләп алырга да күп сорамый. Укытучылар балалар белән бергә эшли, барысын да карап бетерү мөмкин дә түгел.

Көз көне колхозчыларга икмәк биргәндә, укытучыларга да һәрберсенә 2шәр центнер сатып бирәләр. Кайбер укытучыга синең чыкмаган көнең дә бар дип, өлешне киметеп тә куялар.

Мәктәпләр утын ягып җылытылды. Ел саен урманнан делянка алып, барып хезмәтен иткәч, мәктәпкә һәм укытучыларга утын кайтарыла. Бу эш тә бер айга сузыла. Мәктәпне яңа уку елына әзерләү дә укытучылар, ярдәмче хезмәткәрләр һәм укучылар өстендә булды.

Көзге эшләр беткәч, укытучыларны 10ар йортка пропагандалаучы итеп билгелиләр. Алар атна саен колхозчыларны бер йортка җыеп, илдәге, өлкәдәге, райондагы, колхоздагы яңалыклар, эш барышы белән таныштыра. Кыш буена фермада агитатор, газета чыгаручы да – укытучы. Икмәк чәчүчеләр өчен концертлар, клубта бәйрәмнәр оештыручы да ул иде.

Колхоз җитәкчеләре идарә утырышларында, җыелышларда укытучыларны бастырып, отчет тыңлый (үзләренең белеме түбән булса да). Шундый бер хәл булды. Башлангыч мәктәптә 1-4 сыйныфлар укый. Бер бүлмәгә 1нче, 3нче сыйныфларны утыртканнар, икенчесенә 2нче, 4нчеләрне. Берсендә балалар саны күбрәк булганга, урын да кысанрак калган. Укытучы киләчәктә мәктәпне зурайту турында сүз кузгатты. Шуннан бер җитәкче: “Аларны тигез итеп бүлеп булмыймы соң?” – дип, үзенең нинди “укымышлы” булуын күрсәтте.

Менә шул өстә саналган гамәлләр укытучы дәрәҗәсен төшерде дә инде. Замана түрәләре монда үзләреннән зур өлеш кертте. Укучылар укытучының нинди йөкләмәләр үтәргә тиешлеген күреп үсте. Яшьләрнең укытырга теләмәвенең бу беренче сәбәбедер. Аннан, билгеле, хезмәт хакының түбән булуы. Хәзер яшь укытучы 15-20 мең сум да алмагач, ничек яшәсен дә, ничек киенсен ул. “Татарстан яшьләре” газетасында “Абау” дигән язма (27 март, 2010) басылды. Анда Иркутск өлкәсендә 9 сыйныф укучыларының 73 яшьлек физкультура укытучысы Елена Ивановнаны мәсхәрәләп ләззәт алулары турында язылган. Спортзалда карт укытучыны аяклары белән типкәләп, аның белән “футбол уйныйлар”, идән буйлап өстерәп йөриләр, диелә. Мин шуңа аптырыйм: нигә яшендәге кешене эшкә җәлеп итәләр? Аның урынында яшьләр эшләргә тиеш! 73тә уй, хис тә китә башлый бит. Нинди генә яхшы укытучы булмасын, аны яшенә җиткәч, хөрмәтләп ялга озату чарасын күрергә кирәк.

Пенсиягә чыккан укытучыларны РОНО һәм профсоюз җитәкчеләре онытмасын иде. Минем пенсиягә чыгуыма 10 елдан артык булуга карамастан, бүгенгә чаклы бер тәбрикләү хаты да алганым юк. Ә минем кебекләр бик күп.

С.ХАҖИЕВ.

Башкортстан, Бакалы районы.

Таянычым – таяк

Кич җитүгә чыгып китәм

Урамнарда йөрим мин.

Күңелемә, йөрәгемә

Бераз ял да булыр дим.

Каршы алып мине һәркөн

Яңа дустым иярә.

Килмәсә дә икәү йөрисем

Белмим нәрсә дияргә.

Ямансу түгел миңа да,

Хәзер парлап йөрибез.

Кабаланып ашыкмыйбыз,

Кайчак да көйлибез.

Тик бик кызу йөреп булмый,

Авыртып тора аяк.

Таянычым һәм юлдашым.

Иптәшем, дустым – таяк.

Габбас ҖӘМИЛЕВ.

Тукай районы, Сәмәкәй авылы.

Комментарии