- 05.11.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №44 (1 ноябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Яшь барган саен, кеше узган гомерен барлый. Гомер ничек сарыф ителгән, кайларда йөрелгән, ниләр эшләнгән. Миңа яшьлекнең иң матур 7 елын Саба АТПсында курку белмәс, тәвәккәл шоферлар белән уздырырга туры килде. Ул вакыттагы юлларны хәзерге юллар белән чагыштырып карыйм да, ничек түзде икән ул вакытта эшләгән шоферлар дигән нәтиҗәгә киләм. Ел фасылларының кайсы вакытына карасаң да, юлда йөргән шоферларга бу вакыт әйбәт иде дип әйтеп булмый. Юллар начар булгач, машиналар да бик тиз ватыла иде. Хәзерге заман шоферларның рессор сыну, алмаштыру дигән сүзне ишеткәннәре дә юк, чөнки ул сынмый да, сынмагач, алыштырмыйлар да. Безнең заманда көн саен рессор ремонтлау гадәти эш, аның әле алыштырырга яраклы рессор табаны булса, бик сөенәсең. Аларны Казан авторемонт заводы ясый иде. Ул табаннар машинага куйганчы ук сына иде. Рессор сыну гадәти эш булган кебек, машинаның корпусын тота торган рамы сыну да гадәти күренеш. Ул заманда рамы сынмаган машина бик сирәк булгандыр, булса да шәһәр тирәсендә эшләгән машиналарда гына булгандыр. Шул еллар истәлеге итеп, беренче мәртәбә үзем эшләгән машинаның рамын сындыру вакыйгасын язасым килә.
Кышның зәмһәрир суык көннәренең берсендә берничә машинага Кама Тамагы каласыннан йөк алып кайтырга нәрәт бирелде. Юл без белгән, без йөргән юл түгел – Казанның машина ягулыгы базасы яныннан боз өстенә кереп китеп, Иделнең уң як яры буйлап, Кама Тамагы каласына барасы. Йөкнең дә нинди йөк икәнен белмибез. Мин эшли торган машинаның рамы бер яктан чатный башлаган. Инженер-механик Фәрит Халиловичка күрсәттем. Ул әйтә: «Анда боз өстеннән генә барасы, юл әйбәт, райкомның күрсәтмәсе бик каты, сынса сынар, барасы була», – ди.
Аллага тапшырып, чыгып киттек. Казанны узып, боз өстенә кердек. Боз өсте, боз катканда җил булганлыктан, дулкын-дулкын, сикертмәле булып каткан. Буш килеш бару безгә – мондый юлны күрмәгән кешегә, күңелле булды.
Барып җиттек. Кышкы көннең көне кыска. Безгә тиешле йөк – тимербетон, терлекчелек фермаларына куела торган эшләнмәләр. Кайсы машинага нәрсә туры килә, тиз-тиз төяделәр. Минем машинага тиешле йөк – ферма ишекләре өстенә куела торган 3,5 м лы балка. Мин, аны-моны уйламыйча, бер генә әйбер булгач, салдырттым, үземә күрә тимерчыбыклар белән бәйләп беркеттем. Йөк машина кузовыннан ару гына чыгып калды.
Кояш баер алдыннан юлга кузгалдык. Алдагы машиналарга җиңелрәк йөк эләккәнлектән, алар тиз кайталар. Мин җайлап кына барам, чөнки юл, әйткәнемчә, сикертмәле. Рамның чатнаган булуы мине борчый. Аллаһның рәхмәте белән Казанга кайтып җиттем. Алга таба да әле ничә тау менәсе бар. Кояш баеп, караңгы да төште. Сәгать кичке 9лар тирәсендә Күкчә тауларын менеп, Теләчегә бара торган борылышны узып бераз киттем. Үземә күрә, исән-сау кайтып җитәм, дип, сөенәм.
Берзаман машинаның кабинасы күтәрелә башлады. Машина барган килеш мондый галәмәт миңа бик сәер тоелды. Баштан яшен тизлегендә, «җен» дигән нәрсә бар микәнни, дигән уй узды. Мин аны-моны уйлаганчы, машинаның кабинасы, хәзерге КамАЗ машиналарыныкы кебек, алга егылып төште. Ярый башым эшләп, замокны борып, машинаны сүндердем. Самолеттан төшкән кебек кенә кабина ишеген ачып, җиргә төштем. Ай яктысы якты. Машина гаҗәп формага килгән. Кузовтагы балка озын булганлыктан, рам сынгач, кузовны җиргә еккан. Инде нишләргә дип торганда бер машина килеп туктады. Ул шофер мине Теләчегә алып кайтты. Анда яшьтәшем, авылдашым Фәйзрахманов Габдрахман очрап, аның белән машинаны яңадан барып карап, ул мине бер машина белән өйгә озатты. Ул вакытта ГАИда эшли иде. Хәзер инде вафат. Иртәгесен эш урынына барып, булган хәлне сөйләп бирдем. Үзем исән булгач, андагы хуҗалар алай борчылмады инде. Бер машина бирделәр дә, машинаңны алып кайт, диделәр. Йөген тарттырып төшергәч, машина үз урынына кайтты, чөнки рамның аскы өлеше сынмаган иде. Машинаны тагып алып кайттык. Миңа зыяны шул булды – бердән, машина эштән чыкты, икенчедән, йөк алып кайткан документ ничектер хезмәт хакына керми калды.
Хәзер узган гомерне уйлап утырам: ничек бу хәл боз өстендә булмаган. Аллаһы Тәгалә саклаган, боз ватылып, су төбенә китү дә бик ихтимал булган. Безнең заманда эшләгән шоферларга мондый маҗаралар бик күп туры килде. Шуңа күрә ул заман кешеләре калмады да инде. Язмам аларның рухына дога булып ирешсен. Тарихка аз булса да кереп калсын. Мондый вакыйгалар үзем белән бик күп булды, әле дә Хак Тәгалә саклады.
Безнең заманда шофер булып эшләгән замандашларым юлларда нинди генә афәтләр күрмәгәндер. Бу язмам аларның да күңелләренә очкын салып, алар да үз башларыннан узган хәлләрне язмый калмаслар дип өметләнәм.
Хәзерге заманда юллар әйбәт, ләкин юлларда булган бик күп фаҗигаләр авыр кайгы-хәсрәтләр китерә. Барлык машина йөртүчеләргә теләгем шул: яхшы юлларның, искиткеч машиналарның кадерен белеп, юл кагыйдәләрен саклап, хәвеф-хәтәрләрсез йөрсәк иде.
Габделәхәт ШАКИРОВ,
Саба районы, Сатыш авылы
Комментарии