30нчы Октябрь – репрессия корбаннарын искә алу көне

30нчы Октябрь – репрессия корбаннарын искә алу көне

1997нче елның 3нче ноябрендә мин Казан шәһәре Идел буе районы репрессия корбаннары оешмасын җитәкли башладым. Моңа минем атылган бабаларым, тагын сигез ир туганым, концлагерь тормышын татыган әтием, әниемнең энесе, безнең «халык дошманы» булып йөрүебез, әниемнең җәфа чигүләре этәрде, шуңа да мине рәис итеп сайлауларына каршы булмадым. Ул чакта КХТИда һәм ТМУда эшли идем, үземә бушлай эшли торган тагын бер йөкләмә алдым. 1999нчы елның җәендә социаль тәэминат Министрлыгының архивыннан чыкмадым: оешма әгъзаларының, алар 657 иде, җиде пункт буенча исемлеген төзедем, минем өчен иң мөһиме: аларның нинди репрессия мотивлары булган, кем ничә ел төрмәдә утырган, кемнең әтисе атылган, кемнәр махсус сөргеннәрдә ничә ел гомерен сарыф иткән. Безнең оешмадагыларның өчтән беренең әтиләре атып үтерелгән!!! Шулай архивта кемнең нинди җәза алганын ачыклап утырганда, укыйм: Гыйззәтуллин Миңнулла Минзарифовичның әтисе 1937нче елның ноябрендә Омск өлкәсе, Тара шәһәрендә атылган. Моны укып, урындыгымнан егылып төшә яздым, минем дә 10 туганым Тарада шул вакытта атылганнар, нинди вәхшилек! Миңнулла 1937нче елның гыйнварында туган, әтисе атылганда аңа әле 1 яшь тә тулмаган. Безнең оешмада атасы атылгач дөньяга килгәннәр дә бар. Моны алар әтиләренә реабилитация белешмәсе килгәч белгәннәр. 20нче ел инде мин ОРПР (Организация реабилитированных Приволжского района) җитәклим, әтисе нахактан атылганнар барысы да минем исемдә. Төрмәдә туганнар исемлеккә кермәгәннәр. Ицкович Людмила Николаевна – лагерьда туган кеше, аның исән калуы үзе бер могҗиза. Людмила тугач, әнисенә аны имезергә рөхсәт бирмиләр, әнисенең сөтен лагерь начальнигына эчәргә илтәләр, ә балага чүпрәккә ипи йомшагы төреп бирәләр. Анысы да яшертен генә, дип сөйли иде Людмила. Татарстанда репрессияләнгәннәр берләшмәсе оешканда аның составында 6 меңнән артык кеше булып, республика районнары да керә иде. Берләшмәдә кемнәр генә очрамый: әтисе атылып, әнисе лагерьга озатылса, бертуган балаларны төрле балалар йортларына җибәрәләр. Яушев Карл Гариф улы энесе белән икесе ике шәһәргә озатыла, Мөхетдинова Азалия Мирсәет кызының әтисен аталар, әнисен АЛЖИРга (Акмолинский лагерь жен изменников Родины) җибәрәләр, үзен – балалар йортына. Берничә ел элек Азалия Мирсәет кызы очраклы рәвештә Мәскәүдә Донской монастырендагы бер каберлектә әтисенең (танылган биолог, генетик) Якир, Тухачевский, Убаревич, Блюхер һәм башкалар белән бергә җирләнгәнен белде. Күпләр ата-аналарының каберләрен белмиләр, Азалиягә әтисенең яткан урынын белү, анда барып, чәчәкләр кую, догалар уку үзенә бер тынычлану булгандыр. Мондый очраклар санап бетергесез, барысы турында язып бетереп булмый. Лагерьда аналары белән бергә утырган балалар да аз түгел иде. Мәсәлән, Хисаметдинов Рөстәм әнисе белән төрмәдә биш яшенә кадәр утыра, әтисенең атылган хәбәре килгәч, аларны азат итәләр. Шунысы игътибар итәрлек: немец концлагерьларында булган тоткыннар социаль ташламаларга ия, ә безнең совет лагерында туган яисә балачакта ук төрмәгә эләккәннәргә бернинди яклау, ярдәм юк. Алар инде моны көтеп ала алмаслар, чөнки олылар. Кулга алыну мотивы нинди генә булмасын, безнең геннар үз эшләрен эшли. Арабызда атылган «халык дошманы» улы – Марсель Хәернас улы Бакиров бар. Ул КДУ профессоры да, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе дә, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты да… Без аның белән горурланабыз. Бу исемлекне дәвам итеп була – фән докторлары, фән кандидатлары, дәрәҗәле табиблар, укытучылар, җырчылар, шагыйрьләр, кемнәр генә юк. Сталин репрессиясенә дучар булганнар Татарстанда басылган 18 томлык Хәтер Китабында теркәлгән. Аның баш редакторы А. А. Иванов иде. Сөргенгә сөрелгәннәрнең дә 8 томлык Хәтер Китабы дөнья күрсен өчен, ул күп эшләде, арабызда ул да юк инде. Хәтер Китабында гомеренең 10 елын Зөя лагерында утырган, 7 елын Новосибирск урманнарын кискән Хәсән Туфаныбыз, Ак Диңгездә 4 елын уздырган Баки Урманчыбыз, 36 еллык гомеренең 8 елын төрмәләрдә, лагерьларда газап чигеп, ахыр чиктә Бөек Ватан сугышына озатылып, 1945нче елның 2нче маенда Калининградта һәлак булган Фатих Кәримебез, 1910нчы елдан ел саен икешәр пьеса язган (алар арасында «Зәңгәр шәл», «Казан сөлгесе», «Американ», «Җилкәнсезләр»), 1938нче елның 7нче маенда атылган атаклы Кәрим Тинчуриныбыз бар, ул Казанның Архангель зиратында билгесез урында дүрт чокырның берсендә 2756 «халык дошманы» белән күмелеп тигезләнгән. «Яшь йөрәкләр», Таһир-Зөһрә», «Камали Карт» һәм башка әсәрләр авторы Фәтхи Бурнаш Самарада 1942нче елның 1нче августында атылган, кабере билгесез урында. Шамил Усмановның язмышы утырып еларлык, ул кичергән җәзаларга тагын кем дучар булды икән? Соңгы сулышына кадәр Шамил большевик булып кала, әмма ләкин аны башта тәрәзәсез эссе тимер камерада, аннан сәгатьләр буена муен тиентен «бозлы ваннада» тоталар, допрос конвейеры бер дә туктамыйча, сорау алучылар бер-берсен алыштыралар, аннан инде канлы измәгә әверелгәнче кыйныйлар, допросларның берсендә ул һәлак була, үзенә яккан бер генә яланы да танымый.

Газап чиккән зыялыларыбызның исемлеген озак дәвам итеп булыр иде. Миңа бу вәхшилек турында язу бик авыр. Атаклы галим Дмитрий Менделеевның Русия демографиясе белән шөгыльләнүе билгеле, ул 2000нче елда Русия халкының 500 миллионга җитәчәген фаразлый. Тик бу фараз гамәлгә аша алмый, чөнки безнең илгә бик күп фаҗигаләр кичерергә туры килә. Фәнни тикшерүләргә күз салсак, безнең халык дүрт дулкын нәтиҗәсендә кими. Беренче дулкын – Беренче дөнья сугышы, Октябрь революциясе, гражданнар сугышы, массакүләм эмиграция, 1921нче ел ачлыгы. Икенче дулкын – авылларны көчләп коллективлаштыру, эшчән, уңган гаиләләрне кулак дип, ерак җирләргә көчләп сөрү, 30нчы елларның ясалма ачлыгы, массакүләм репрессияләр, халыкларны депортацияләү һәм тагын миллионнарча корбаннар. Өченче дулкын – Бөек Ватан сугышы. Нәтиҗә: 40 миллионга якын кеше гомере өзелү – нигездә яшь ирләр. Дүртенче дулкын – үзгәртеп кору һәм җимереклек, бөлгенлек, 1992нче елдан үлүчеләр саны туучылар саныннан күбрәк, 10 елда халык саны 6 миллионга кимегән, һәр ел безнең илдә халык 1 миллионга кими һәм хәзер аның саны 146 миллион, ди статистика. Бу хәлне В. В. Путинның Ана капиталы туктатты.

Авыр һәм газаплы 37нче ел…

Аерды ул безне әти-әниләрдән,

Туганнардан, якыннардан, дуслардан,

Калдырды ялгызыбызны ул чакта,

Олы кайгы хәсрәт белән киләчәккә.

Бүген без табиблар да, укытучы да,

Профессор да, директор да, артист та,

Шәфкать туташы да, журналист та,

Һәм депутат та хәтта Госсоветта.

Ничек ирештек без уңышларга?

Кем булышты безгә ул елларда?

Уйлыйсызмы сез шул хакта?

Кем булышты безгә исән калырга?

Кем булышты безгә ул чакта?

Без бит ялгыз идек, ятим идек,

Якламады безне беркем,

Чолгап алган иде безне салкын

Һәм рәхимсез өер-төркем.

Ачлык, суык өтте безне ул вакытта,

Беркем кул бирмәде безгә,

Кинәт арты белән борылды бар да,

Көтмәгәндә, бер мизгелдә.

Тик ихтыяр көче безнең бик нык иде,

Шул булышты безгә исән калырга,

Барлык кыенлыкларны җиңеп,

Көч һәм дәрт-дәрман алырга.

Үз көчебез белән ирештек без уңышларга,

Өлге булдык көнләшергә башкаларга,

Үрнәк булдык балаларга, оныкларга,

Иптәшләргә, хезмәттәшләргә, дусларга.

Үтеп китте ул дәһшәтле еллар,

Килеп җиттек без бүгенге көнгә

Рухыбыз безнең әле һаман нык һәм көр,

Кайвакытта без хәлсезләр, авырулар.

Сындыра алмады безне авыр еллар,

Акыл һәм дөреслек рухландырды безне,

Һәм ярату туган илебезне!!!

Авторлар: репрессия корбаннары Сәлимова Флюра Рахман кызы, Мортазин Нәҗип Мөҗип улы.

Русия кичергән фаҗигаләрнең иң коточкычы – Сталин репрессияләре. ОРПР рәисе буларак, миңа бик күп эшләр майтарырга туры килде. Идел буе районы хакимияте, социаль яклау бүлекләре белән тыгыз бәйләнештә булып, алар ягыннан һәрвакыт ярдәм тойдым. Маркелов Вадим Сергеевич хакимият башлыгы булганда, аңа турыдан-туры кереп, бөтен сорауларны чишеп була иде, рәхмәт аңа, ул безнең оешманы ихтирам итте. Оешмабызда күбесе зыян күрүчеләр санала иде. Активистларыбыз Бурлаков Вячеслав Георгиевич (аның әтисе атылган) Һәм Гатин Габдрахман Бари улы гаиләсе белән Ерак Көнчыгышка, Амур өлкәсенә сөрелеп, биш энесен шунда җирләп кайткан, 250ләп суд утырышларын уздыргач, без аларга бик рәхмәтлебез, безнең зыян күрүчеләр репрессия корбаннарына әверелде. Шулай ук безнең энтузиастлар Архангель зиратында күмелгән 2756 корбанның исемнәре стеллага язылсын өчен, күп көчләрен сарыф иттеләр. Болар – В. Г. Бурлаков, А. Ф. Степанов, Н. П. Ананьев, Кәримов Равил Каюм улы. Аларга чиксез рәхмәтлебез, Каюмов Равил барлык стеллаларны үз акчасына ясатты. 1998нче елның 30нчы октябрендә өч стелла куелды, тагын берничә елдан соң барысы да. Кайбер репрессияләнгәннәр шул стеллаларда туганнарын таптылар. Мәсәлән, безнең В. А. Митькога КГБдан, сугыш вакытында әтиең үпкә ялкынсынуыннан үлде, дигән белешмә килә, ә Митько әтисенең 1937нче елда ук атылган икәнен стелладан укып белде. Аннан соң бер ай урын өстендә ятты, андый зур кайгы кичерүчеләргә, икенче мәртәбә үтерелүне белүчеләргә бик авыр булды, мин моңа шаһит. Безнең икенче казанышыбыз – университет скверында репрессия корбаннарына һәйкәл торгызу. Монда да безнең инициативасыз булмады. Һәйкәл барлыкка килгәнче күп еллар узды, без җиңдек, җиңүне яуларга, әлеге дә баягы В. Г. Бурлаков, Г. Б. Гатин, Алексей Федорович Степанов йөрделәр. Иң башта һәйкәлне торгызырга һәм куярга рөхсәт кирәк иде. Әнисе репрессия корбаны булган Ирина Александровна Аксенова проектны раслату хәстәрен күрде. Ул вакытта Казан шәһәре башлыгы хөрмәтле Камил Шамил улы Исхаков иде, ул без күптән көткән һәйкәлне торгызу турында карар кабул итте. 2004нче елның 30нчы октябрендә Татарстанның барлык репрессия корбаннары көткән һәйкәл үз урынына куелды. Ул НКВД бинасына карап тора, аның подвалында безнең газиз туганнарыбызны җәзалаганнар. Яккан ялаларын таныту өчен нинди генә җәза кулланылмаган: бармакларын ишеккә кыстыру, ирләрне чишендереп, итекләр белән җенес әгъзаларын таптау, моны «Колун» кушаматлы монстр эшләгән, аның кулына эләккәннәрнең барысы да «гаепләрен» таныган. «Халык дошманнарының» ыңгырашканнарын һәйкәл торган урында берәр хәбәр көтеп торучы якыннары ишеткәннәрдер. НКВД бинасы Дзержинский урамында, без – репрессия корбаннары андый исемле урам булуын теләмибез. Кая гына хатлар язмадык, Президентыбызга да, Министрлар кабинетына да, Югары Советка да, Мэриягә дә. Безне тыңламадылар да, ишетмәделәр дә, хатларны Казан хакимиятенә Л. Н. Андреевага төшерделәр, ул формаль җаваплар белән чикләнде, имеш, күздә махсус сквер төзү тотыла, анда репрессия корбаннары исемнәре язылачак. Әле дә бу вәгъдә тормышка ашмады.

Шунда шагыйрә Елена Жукованың сүзләре искә төшә:

Великие стройки великий народ

Построил, отдав свои жизни:

Норильск и Омлаг, Воркута и Дальстрой,

Интлаг, Магадан и Наушки.

Челябинск, Стройлаг, Особлаг, Уренгой,

Стрижавка, Берлаг и «сухуми»,

Мосты и причалы, в Москве метрострой,

Заводы, плотины и верфи.

Да разве же все перечислить,

Что зек наш построить сумел.

На стройках их тысячи гибли,

Кому не достался расстрел.

Отцы, умирая, телами

Согрели земли мерзлоту.

Построенными городами

Потомкам несли теплоту.

Ф. Э. Дзержинский массакүләм террорның инициаторы була, «кызыл террорда» актив катнаша, күп кеше гомере аның намусында, кушаматы да бит аның «железный Феликс». Нигә Казанда һаман да Дзержинский урамы бар, ә Мәскәүдә аның исемендәге мәйдан яңадан Лубянка дип атала һәм һәйкәле дә төшерелгән? Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм НКВД корбаннары бер дәрәҗәдә булырга тиешләр. Алар барысы да безнең ватандашларыбыз, язмышлары гына аларның төрле. НКВД корбаннары урамы да булырга тиеш, һәйкәлебез бар, әмма урам юк. Бакчага барганда миңа Латыш укчылары урамы тукталышын үтәргә туры килә, Казан топонимика комиссиясе ул урамны атаганда бераз тарих белән кызыксынды микән?

30нчы Октябрь – репрессия корбаннарын искә алу көне, шул уңайдан Архангель зиратында ел саен 30нчы октябрьдә, сәгать унда гаепсездән атылган корбаннарны искә алу була, төрле конфессиядәге дин әһелләре репрессия корбаннары рухына дога кылалар. Бу чараны Идел буе районы әзерли. Беренче мәртәбә бу чара 2007нче елда булды, халык күп җыелды, төрле дин әһелләре килде, ә безнең имамыбыз юк. Халык арасыннан Коръән укучыны эзлим, беркем дә риза түгел. Татарстан республикасы репрессия корбаннары берләшмәсе рәисе миннән үзем башлап җибәрүне сорады. Әлбәттә, башта каушап калдым. Аннан, бөтен энергиямне туплап, башладым, 40 ел укыткач, миндә ораторлык һөнәре юк түгел. Матур иттереп Коръән аятьләрен укыдым, нахактан атылып, шәһит киткәннәргә догаларымны багышладым, лагерьдан кайткач, 10 яшемдә миңа газиз әткәем догаларны шул минутлар өчен өйрәткән икән дип уйладым. Шундый зур эшне башкарып чыгуыма мин чиксез шат идем, ничә ел үтте, ә мин һаман зур канәгатьлек кичерәм. Икенче көнне ниндидер гәҗит, имам килмәде, бер ханым зиратта Коръән укыды, дип язган, мин исемемне язмаганнарына шатландым.

Зираттан соң автобусларга утырып, һәйкәл янына барабыз, анда шәһәр чиновникларының чыгышларын тыңлыйбыз, мөһим сорауларыбызга җавап көтәбез. Тик алар безгә нәрсә әйтә алсыннар? Кайбер төбәкләрдә безнең ташламалар сакланган, бу мәсьәлә төбәк башлыгы тарафыннан хәл ителергә тиеш. Безнең Республикада моны уңай чишеп була, репрессия корбаннарының саны бик кимеде, без китеп баручы категория, уртача яшебез 78-80, өстәвенә, барысы диярлек сугыш чоры балалары. Шундый ачы язмышлы кешеләрнең калган гомере, фатир өчен түләгәч, ничек ашарга җиткерим икән, дип үтмәсен иде.

2007нче елда 1937нче елгы канлы репрессияләргә 70 ел булды. Шул уңайдан минем башыма бик яхшы фикер килде: ник әле әтиләре атылганнарның күңелләрен күтәрмәскә? Без Һади Такташ урамындагы бер кафега әтиләре атылган мөселманнарны җыеп, Коръән укыттык, һәркем әтисенең исемен атады, алар рухына дога кылынды. Башка көнне православие динен тотучыларны җыеп, панихида уздырдык.

2017нче елда репрессиягә 80 ел була, спонсорлар биргән акчаны хәзерләп куйдым, инде саулык булып, шундый чараны Аллам насыйп итсә иде. Хакимият тарафыннан бирелгән бүлмәбездә атна саен оешма әгъзаларын кабул итәбез, хәзерге бүлмәбез 2015нче елдан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты тарафыннан безгә арендага бирелде. Ул рөхсәтне алыр өчен ярты еллап йөрдем. Килгән кешеләребезгә репрессиягә кагылышлы төрле консультацияләр бирәбез: таныклыкны ничек алырга икәнен, таланган малларга компенсация алу юлларын өйрәтәбез, гаризалар язабыз, бездә булган Хәтер китапларын, гәҗитләр, спонсорлардан алган даруларны, ведомость белән акчаларны, концертларга, театрларга билетлар таратабыз. Күп җырчылар безне үз концертларына бушлай кертә. Спонсорлар белән эшләү җиңел эш түгел, моның белән безнең оешмада өч кеше шөгыльләнде. 2016нчы елның 24нче июнендә арабыздан Сабирҗанов Мостафа Гариф улын югалттык. Гаиләсе белән Красноярск краена сөрелеп, шуннан 1942нче елның октябрендә 20 яшендә сугышка алына, элемтәче булып Мәскәүдән Калининградка кадәр барып җитә, сугышка рядовой булып алынып, бөтен күкрәге орден, медальләр белән тулган рота командиры дәрәҗәсенә җиткән өлкән лейтенант булып сугышны тәмамлаган, көләч йөзле, юмарт, безнең оешма өчен спонсорлардан төп акча табучы иде ул. Икенче кеше булып спонсорларга үзем йөрдем, күп хатлар яздым, бу гамәлдә остарып беттем. Спонсорлар белән эшләүче өченче кешебез әтисе атылган, 47 ел стоматолог булып эшләгән, югары категорияле табиб Нәҗипова Земфира Габдрахман кызы. Аның бурычы – дарулар табу, ул бу эшен яхшы башкарды, берничә мәртәбә «Татхимфармпрепараты» оешмасыннан бушлай дарулар алып кайтты. Бервакыт Алманиядән немецлар җибәргән яхшы сыйфатлы хатын-кыз киемнәре бирделәр, нәрсә генә юк иде анда: көзге, кышкы пәлтәләр, чалбарлар, костюмнар. Үзебезнең кешеләребезне чакырып, алларына куябыз, нәрсә ошый шуны сайлап алалар.

Идел буе районын без 7 участокка бүлдек, идарә әгъзалары саны буенча, һәркемнең үзенә беркетелгән урамнары, исемлекләре, адреслары, телефоннары бар. Берәр нинди хәбәр, яңалык булса, кураторлар үзләренең кешеләре белән элемтәгә керәләр, өйләренә баралар, йөри алмаганнарның хәлләрен беләләр, Кураторлар үзләре дә репрессия корбаннары, барысы да түләүсез эшли. Менә алар: Нәҗипова Земфира, Рәхимова Резидә, Шиһабетдинова Диләрә, Габдрахманова Илсөяр, Таишева Сания, Митько Вячеслав, Хөснетдинова Рәхимә. Аларга мин үземә ышанган кебек ышанам, Спонсорлар табу теләге белән сайлау компанияләрендә катнашкаладык, кандидатларга ярдәм иттек, гадәттәгечә, сайлауларга кадәр алтын таулар бирергә ризалар, аннан соң син кем дә димиләр. Хәзер дә Дәүсоветта депутат булып йөрүче бер адәм элек безнең оешмага 40 мең бирә иде, аннан 20 мең бирде, киметә-киметә, бер меңгә калдырды. Алмадым, үзеңә калдыр, дидем. Сайлаучылары белән күпме очрашуларына йөрдем, аның өчен тавыш бирегез дип үгетләдем, юкка йөргәнмен дип, бик үкенәм.

Безнең ташламалар бөтенләй диярлек юкка чыккач, РФ Думасына, РТ Президентына, депутатларга хатлар язып, имзалар җыеп мәш килдек, файдасы гына булмады. Бер мәртәбә кышын, 25 градус салкында Дәүсовет утырышына туры китереп, проезднойларны калдыруны сорап, Ирек мәйданына чыктык. Хөрмәтле депутатыбыз Туфан Миңуллин шунда: «Әбиләрне соңгы шатлыкларыннан да мәхрүм итмик», – дигән. Туфан абый үз милләте өчен янып-көеп йөрде, шуңа да йөрәге чыдамагандыр. Безнең илдәге канлы репрессияләр кебек, үз халкың өстендәге геноцид кабатланмасын өчен, мин радио, телевидение, матбугатны файдаланырга тырышам, мәкаләләр язам, барлык идарәбез белән мәктәпләрдә, көллиятләрдә репрессия темасына лекцияләр укыйбыз, концертларда тамашачыларга Хәсән Туфан сүзләренә, Марс Макаров көй язган «Киек казлар» җырын җырлыйм. Ел да Кызыл байракка Салих Сәйдәш бәйрәменә йөрдек, быел да бардык. Галиәсгар Камал театры җитәкчелеге автобуста безгә урыннар бирде.

Бер картлар көненә социаль яклау бүлегеннән безгә 30 талон бирделәр. Газлы урамындагы «Стрелка» дигән кафеда 30 кешегә ашап чыгарга дигән талоннар иде ул. Мин бу хәлне бәйрәмгә әверелдерергә булдым. Кафега барып теләгемне аңлаттым, өстәлләрне янәшә куюны сорадым, бакчамнан матур алмалар, укроп, петрушка китереп, спонсорлар акчасына конфетлар сатып алып, баянчы чакырып, банкет оештырдык, ул вакытта С. П. Шашурин депутат иде, мин аңа: «Килеп, безнең кешеләрне шатландырмассыз микән?» – дип сорадым. Ул үзенең ярдәмчесен җибәреп, һәркемгә 100әр сум тараттырды. Ул вакытта 100 сумга яхшы гына ризык алып була иде. Барысы да бик канәгать булдылар Төрле истәлекле вакыйгаларга, әйтик, Җиңү бәйрәменә, картлар, әниләр, инвалидлар көненә безнең социаль яклау бүлеге чакыру билетлары биреп, безне чакыра. Билетлар күп булмый: 10-15, элек 30-40 була иде. Менә шул рәвешле, без Болгарның әле җимерек чагында да борынгы кабер ташларын күрдек, хәзерге Болгар белән горурланабыз. Зөя төрмәләрендәге казематларда Хәсән Туфан, Фәтхи Бурнаш кебек бик күп шәхесләребезнең газап чиккәннәрен белдек. Анда репрессия корбаннарына һәйкәл ачылганда да безне алып бардылар, җыелышта һәлак булган репрессия корбаннарының туганнары чыгыш ясады, үзем дә Хәсән Туфанның «Киек казлар» җырын үкси-үкси җырладым, чөнки мин аның монда 10 ел гомере узганын яңа гына белеп, шаккаттым, бу җырны аңа кадәр дә еш җырлый идем: «Киек казлар»ны без гимныбыз итеп саныйбыз.

Күп еллар элек Раифа монастырендә дә булдык. Ул чакта экскурсия җитәкчесе Раифада репрессия елларында «халык дошманнарын» тотканнар, җәзалаганнар, җәзалаудан соң үлеп бетмәгән кешеләр янына ач күселәр җибәргәннәр дип сөйләде. Шундый җәзаны уйлап тапкан кабахәтне нинди ана тудырган, күкрәк сөтен имезгән икән? Инде Раифада 30нчы елларда төрмә булуын сөйләмиләр.

Безнең башкарган эшләрнең иң күңеллесе: Идел буйлап теплоходларда йөзү. Ташламалы бәяләр белән биш мәртәбә Әстерханга, Ярославльга, Волгоградка, Кинешмага, Уфага бардык. Юлламаларны безгә һәрвакыт «Волжские путешествия» фирмасының генераль Директоры Самолин Вячеслав Андреевич бирә. Волгоградка китәр алдыннан Татар Конгрессына кереп, андагы татар үзәгенең телефонын алдым һәм теплоходта килүебезне, милләттәшләребезгә концерт бирүебезне әйттем. Волгоград пристанендә безне өч машина көтә иде, паркка алып киттеләр. 30 градус эсседә концерт бирдек, тамашачылар безгә кушылып җырлады, безне гөлләргә күмделәр. Битебездән тир акса да, милләттәшләребезгә рәхәтләнеп җырладык. Кочак, кочак чәчәкләребез белән теплоходыбызга юл тоттык, машиналарда озатып куйдылар. Без герой-шәһәребез Волгоградны калдырып, Идел буйлап йөзеп киттек, барлык чәчәкләрне палубадан суга ташладык. Идел су өсте чәчәк белән тулды, һәлак булган геройларыбызга шулай баш идек.

Ел саен 30нчы октябрьдә зур хәзерлек белән Репрессия корбаннарын искә алу көнен уздырабыз. Автотранспорт техникумы дирекциясе һәм Казан шәһәренең 5нче музыка мәктәбе директоры Айрат Заһир улы Яруллин 2007нче елдан 2014нче елгача безгә җыелышыбызны уздырырга ярдәм итте. 2015нче елның 30нчы октябрен безгә Идел буе районы хакимияте Һәм социаль яклау бүлеге уздырды.

Мин ике зур дәфтәр тутырып көндәлек алып бардым, шунда үземнең оешмада эшләнгән эшләрем турында да яздым. Шушы көндәлегем бу истәлекләремне сезгә тәкъдим итәргә мөмкинлек бирде. Барысын файдалансаң, ялыктыргыч фәлсәфә булыр иде, шуңа сүземне кыскартып, сәясәтче һәм язучы Иван Ильин сүзләрен китерәсем килә:

«Килер шундый вакыт, гаделсез тикшеренүләр нәтиҗәсендә җәзалап үтерелгән, лагерьларга хөкем ителгән, куылган, сөрелгәннәр саны ачыклангач, бөтен дөнья үз күзләренә һәм колакларына ышанмас».

Шуңа дәүләтебез безнең җимерелгән тормышыбыз, һәлак булган ата-бабаларыбыз өчен гафу үтенерме, таланган мөлкәтебез, әхлакый һәм физик югалтулар, зыян китергәне өчен бер генә мәртәбә булса да компенсация түләр микән? Без моны реабилитацияләнгән көннән бирле көтәбез. Ул вакытта чит илләр халкы да безне ихтирам итәрләр иде.

Казан шәһәре Идел буе районының репрессия корбаннары оешмасы рәисе Фәрзәнә КУЛЕЕВА

Комментарии