Депутатка бар да килешә?!

Депутатка бар да килешә?!

«Безнең гәҗит»нең 24нче санында (23 июль, 2021 ел) Актанышта бер депутатның кеше кыйнаганы турында язма басылды. Моны укып, бик гаҗәпләндем. Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе, район советы депутаты урам уртасында кеше кыйнаган бит. Менә безнең илдә закон юклыгы күренеп тора инде. Әгәр дә берәр гади кеше булса, кулга алырлар иде. Ә моңа бер нәрсә дә булмаячак. Әле бит больницага салгач та хәлен белергә бармаган, үз гаебен дә танымый.

Халыкта этне эт ашамый дигән мәкаль бар. Моның ишеләр күп, дөресен тикшереп, чарасын күрсеннәр иде. Тиешле чарасы күрелмәсә, ул тагын берәрсен тотып тукмаячак. Сугыш вакытында 5-6 баласына 500 г уылган арыш оны өчен әниләрен төрмәгә утырталар иде. Балаларын ачтан үтермәс өчен алып кайткан бит инде ул. Хәзер миллионнар урлыйлар, бер нәрсә булмый. Судья бирә, адвокат алып кала.

Ветераннар советы рәисе Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

Комментарии