Зая гомер

Мөселман кешесе булса да, Рәфыйкны рус зиратына күмеп куйдылар. Бу шәһәрдә ул күптән Ромага әйләнгән иде инде. Аның нинди милләттән булуы беркемне беркайчан кызыксындырмады.

Бик ямьсез яңгырлы көн булганга, зиратка берничә шешәдәш дусты, күрше карчыгы Валя түтәй, җәмәгате Мария, үги кызы Настя, кияве Русланнан башка берәү дә килмәде. Күмүчеләрнең берсенең дә күзендә яшь бөртеге юк иде. Валя түтәй үзенчә укынып, берничә тапкыр чукынып алды. Руслан: «Язга берәр агач утыртырбыз», – дип сөйләнә-сөйләнә, кабер өстенә Роман Батуршин дигән язулы такта кадап куйды. «Хәзер агач утыртмыйлар инде, күпьеллык үлән чәчәрбез», – дип каршы төште үги кыз Настя. Барысы да тизрәк кайту юлына – «поминка»га ашыктылар.

Рәфыйк карт бик газапланып, озак җан бирә алмыйча ятты. Настя улын ул яткан бүлмәгә бөтенләй кертмәде. Ә Артем бабасын бик ярата иде. Әбисе белән әнисе күрмәгәндә ул аның авызына кәнфит, шоколад ише тәм-томнар каптыргалый иде. Ә бит бәхетсезлегенә Рәфыйк үзе гаепле. Яшь чакта ул авылда кызлар күзе төшәрлек чибәр егет иде. Күрше урамда яшәүче Рәйханны яратты ул. Кыз, көтәрмен, дип калса да, Рәфыйк армиядә ярты ел хезмәт итүгә, күрше авыл егетенә кияүгә чыкты. Озак йөрде Рәфыйк Рәйханын оныта алмыйча. Анда сугылды, монда сугылды, ә әнисе килен сорады. «Әнә Зөбәйдә уңган кыз. Үзеңә күз атып йөргәне бөтен авылга билгеле», – дигәч, Зөбәйдәгә өйләнде. Хатын ирен яратып, хөрмәт итеп яшәргә тырышты, тупырдап торган, нәкъ Рәфыйкның үзенә охшаган малай да алып кайтты. Читкә дә китеп карадылар. Менә шул чакта инде Рәфыйк тугры хатынын, әти дип өзелеп торган улын ташлап, ашханәдә эшләүче Мария белән бутала башлады. Яшь, чибәр Мария үзе дә аңа чат ябышты. 17 яшеннән әни булырга өлгергән хатын иде ул. Кечкенә Настясын ияртеп килсә дә, татар егетен бөтенләй үзенеке итте. Яши-яши бик азынды хатын, иреннән гел акча сорады. Рәфыйкның үз улына түләп барган алименты өчен ай саен тавыш чыгарды. Башларын кая куярга белмәгән ир кайчак, әллә Зөбәйдәгә кире кайтыйм микән, дип тә уйлады. Ләкин беренче хатыны инде кияүгә чыгып, матур гына яши башлаган иде.

Мария белән шулай этле-мәчеле гомер кичерде алар. Рәфыйк улы Рамил белән очраша алмады. Бер тапкыр да авылга кайтмады ир. Хәтта газиз әнисен дә аннан башка гына җирләделәр. Улының өйләнеп, игезәк кызлары туганын ишетсә дә, аларның исемнәрен дә белмәде. Шулай итеп, ни аек, ни исерек түгел дигәндәй, гомере узды. Ни чәчсәң, шуны урасың. Картлык турында яшьтән уйларга кирәк шул.

Кафия КАМАЛЕТДИНОВА,

Буа шәһәре

Комментарии