Татарның үз тәңкәсе барлыкка килде

Татарның үз тәңкәсе барлыкка килде

Татарның кайчан да булса үз акчасы булыр дип, уйламас та идек. Казанда «Азатлык» татар яшьләре берлеге Татарстанның мөстәкыйльлек декларациясе кабул ителүгә 30 ел тулуга багышлап алтынсу һәм көмеш төсле металлардан истәлек тәңкәләре эшли башлады. Дөрес, бу тәңкәләргә әйбер сатып алып булмый, аны бары тик сувенир буларак кулланырга мөмкин. Ләкин барыбер, татар яшьләренең тәңкә чыгару теләге белән януы битараф калдырмады. Активист Наил Нәбиуллин белән әлеге хакта тулырак сөйләштек.

Наил, син милләтебезнең истәлекле даталарына битараф кеше түгел. 30нчы августта Республиканың Суверенлыгы көнендә дә Татарстанның унбиш шәһәрендә 100 мең татар байрагы төшерелгән тасмалар тараттыгыз. Ә менә акча сугу фикере кайчан башыңа килде?

– Чын металлдан истәлекле тәңкәләр чыгару идеясе кинәт кенә 2019нчы елның ахырында туды. Хәтерләсәгез, Алтын Урданың 750 еллыгына багышлап шоколад тәңкәләр чыгарып тараткан идек. Шоколадны тәкъдим итү кичәсе вакытында башка бер уй китереп сукты, ә бәлки безгә чын тәңкә чыгарыргадыр?! Шунда ук Суверенитет Декларациясенең 30 еллык юбилее искә төште. Һәм тәңкә чыгарып карарга булдык. Дөресен генә әйткәндә, әлеге вакыйгага ниндидер кызык һәм милләткә мөһим булган әйбер болай да чыгарырга ниятли идек, идея эзләү белән шөгыльләндек. Нәтиҗәдә тәңкә фикере өстен булып чыкты. Ни өченме? Беренчедән, ничек кенә булмасын, тәңкә ул тарих, ул шулай ук дәүләтчелек символларының берсе. Татарның тарихында да тәңкәләр бик күп булган. Өстәвенә, тәңкә ул төрле вакыйгаларның шаһиты һәм беркайчан да югалмый торган истәлек. Әнә бит, Казанның мең еллыгын нәкъ бер тәңкәгә карап билгеләгәннәр. (елмая). Алга таба илебезнең шәһәрләре буйлап эзләнә торгач, истәлекле тәңкәләр ясарга мөмкинлек бирә торган пресс һәм өстәмә әйберләр ясый торган ширкәткә тап булдык. Бу җиһазны сатып алу 45 мең сумга төште. Без бу сумманы бер көндә генә җыймадык билгеле.

Акча сугу эше ничек башкарыла?

– Ул бик җайлы үзе. Пресс өчен ике яклы клише ясатыла, анда тиешле рәсемнең макеты уела. Әлеге клише пресска урнаштырыла. Ике клише арасына махсус тәңкә заготовкасы куела. Шуннан соң клишеләр өстенә кувалда белән сугасы гына кала. Декларациянең 30 еллыгы уңаеннан аерым тәңкә чыгарасы булгач, аның рәсемен дә уйларга кирәк бит. Дөресен генә әйткәндә, тәңкәдә ни буласы фикере башымда күптәннән әйләнеп йөри иде. Өстәвенә, төп таләп – тәңкәне киң җәмәгатьчелек кабул итсен иде дигән фикер белән эшләдек. Аның өчен халкыбызга якын булган элементларны куллану кирәк иде. Нәтиҗәдә, тәңкәләрнең бер ягына Татарстанның иң танылган символы – дәүләт гербы рәсемен кулландык. Икенче ягы исә тагын да кызыграк. Халкыбыз күңелендә Сөембикә ханбикә һәм Сөембикә һәрвакыт дәүләтчелек хәтере белән бәйле. Шуңа күрә тәңкәгә манараны куярга булдык. Манара ялгыз булмасын өчен, аны ләлә чәчәге эченә утырттык. Ни өчен ләлә? Беренчедән, ул татарларның һәм төрки халыкларның мәдәниятендә киң таралган символ. Икенчедән, ләлә чәчәге һәрвакыт өмет, чисталык, яхшылыкка омтылу, киләчәккә өмет белән яшәүне аңлата. Аның эчендә Сөембикә манарасының чәчәк атуы, халкыбызның киләчәккә өмет белән яшәвен тасвирлый. Тәңкәнең шул ук ягында «Татарстан республикасының дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул ителүгә 30 ел», дигән язу урнашкан. Тәңкәләрнең берсе көмеш төстә, калынлыгы 3 мм мельхиор, икенчесе алтын төстә, 2 мм калынлыктагы латунь металларыннан эшләнгән. Хәзергә 500ләп тәңкә әзерләнде. Ел ахырына кадәр тагын ике меңне әзерләргә ниятлибез. Әлеге тәңкәләрнең бер өлеше 30 ел элек Декларация кабул итүдә актив катнашкан, милләтебез өчен көрәшкән шәхесләргә бүләк итеп тапшырылачак. Бер өлешен исә сатарга да ниятлибез, чөнки сораучылар бик күп. Сатудан кергән акчалар, әлбәттә, милләт эшенә тотылачак. Бу тәңкәләр – олуг юбилейга безнең кечкенә генә бүләгебез, һәм бәйрәм чараларына үз кертемебез. Шунысы да бар, без сатып алган пресс ул күпкулланышлы, башка төрле вакыйгаларга тәңкә чыгарырга теләсәк, аның бары тик клишесын гына яңаны ясатасы була. Алга таба әлеге пресс ярдәмендә Татар халкының мөһим юбилейларына да тәңкәләр чыгарырга ниятлибез. Мәсәлән, киләсе елга без Габдулла Тукайның 135 яшен билгеләп үтәчәкбез. Мин уйлыйм, Тукайны тәңкәдә дә мәңгеләштерсәк, бик шәп булыр иде.

Изображение удалено.Әле шуны дә әйтеп китәсе килә, тәңкә ясау идеясе безне шулкадәр рухландырды ки, дустым Артур белән бергә Казанда тарихта беренче тапкыр кечкенә генә «Татар акчасы музее» ачарга булдык. Ул 5-6нчы сентябрь көннәрендә Казанда Каюм Насыйри урамы 10 адресы буенча эшли башлар, дип көтәбез. Әлеге музейда һәркем татарның тарихында булган Алтын Урда, Болгар, Казан ханлыгы чорына караган тарихи тәңкәләр белән таныша алачак.

– Башкалар бу акча суга башлавыгызны ничек бәяләде соң?

– Җәмәгатьчелек әлеге тәңкәне рухланып кабул итте. Бу хакта яңалык таралганнан соң татар зыялылары, төрле якларда яшәүче милләттәшләребез дә аны бүләк итүне сорап телефоныма шалтырата башлады, әлеге эшне башкарган өчен рәхмәтләрен дә җиткерделәр, – ди Наил Нәбиуллин.

Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии