Колхоздан справка алу – сират кичү

1950нче еллар. Сталин патша үлеп китте. Ленин бабай белән Сталин бабай төзеп калдырган колхозлар «ыңгыраша». Бик зур совет империясенә ипи дә, сөт тә, ит тә кирәк. Эшче көчләр генә җитеп бетми. Олы апам Асия 18-20 чакрым ераклыктагы бер авыл егетенә кияүгә чыгып китте. Ул авыл бу вакытларда Кызыл Юл (Кенәр) районына керә иде. Апам Әтнә районыннан. Бер еллап авыл советлары апамнан туган авылы турында справка сорап борчыдылар. Паспортсыз яшәү вакытлары. Районның КГБ органнары авыл кешеләрен дә гел күзәтеп, тикшереп кенә тора. Апам туган авылына килеп, колхоз, авыл советы җитәкчеләреннән ул справканы сорап карый, юк, бирмиләр. «Син безнең рөхсәттән башка кияүгә чыгып киттең. Кайт та, яңадан колхоз фермасына сарыклар карарга кер!» – диләр. Җизни справка алуның башка җаен таба. 3 литр самогон, ярты пот (8 кг) он алып килеп, авыл-колхоз түрәләрен кунакка чакыра. Авыл советы «патшасы» сугышта бер аягын калдырып кайткан Н. абый, колхозныкы – Ш. абый. Кунакка авылыбызның оста гармунчысы Харис абыйны да чакыралар. Мәҗлес гөрли, «патшалар»ның телләре ачыла. «Кияү, син бигрәк тә үзебезгә охшагансың икән, иртәгә справка булыр, майламасаң, табадан коймак та купмый», – диләр.

Гаиләбездән бер үк елны колхозда бушка эшләүче 3 эшче көч читкә чыгып китте. Сания апам сигезенче класста укый башлагач, кияргә киеме булмау сәбәпле, укуын ташлап, Казанга берәүләргә бала карарга китте. Киендерәбез, паспорт алып бирәбез, пропискага кертәбез, дип вәгъдә бирсәләр дә, үтәмәделәр. Яңадан да паспорт алу өчен колхоздан справка кирәк булып чыкты. Бу юлы авыл «патшаларын» кунак итәр өчен байлыгыбыз юк иде. Ул справканы алу өчен чиккән җәфаларны язып кына бетерерлек түгел. Авыл «патшалары» шул ук кешеләр бит инде югыйсә.

Җиденче классны укып бетергәч, җәйге ял вакытларында Сания апам бригадир ярдәмчесе булып эшли. Колхоз җитәкчеләренә аның эшләгәне бик ошый. Эшләгәненә акча сорамый бит. «Беркая да җибәрмибез. Колхоз сарыкларын карарга кеше юк. Сарыклар саны ел саен артып тора», – дип кырт кисәләр. Сания апам хәзер дә ул вакытларны елый-елый искә ала. Кыш җитеп килә. Өскә кияргә җылы киеме юк. Көннәр буе авыл кешеләреннән качып, сәке астында ята иде ул. Бик интегә торгач, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән теге справканы ала алды. Тагын да зуррак авырлыклар белән паспортлы да булды. Аның өчен көн аралаш район үзәгенә барырга кирәк. Октябрь-ноябрь айлары. Аяк асты пычрак. Район үзәге бездән 20 чакрымда. Әле паспортлы булгач та, сине шәһәрдә берәү дә кочак җәеп көтми. Һәр кешенең үз тормышы.

Рафаил БӘЙРӘМОВ,

Әтнә районы, Казак Үртәме авылы

Комментарии