- 05.09.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №34 (1 сентябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
(Исемнәр үзгәртеп бирелә)
Ул көнне Фәимәнең көне буе эче пошып йөрде. Ире Фәнил иртән иртүк торып, колхозга эшкә китте. Кичен исә Фәимә аш әзерләп, улы белән кызын ашаткач, малларны каршы алырга дип, урамга чыкты. Сарыклар да, кечкенә бозау да кайткан. Ә зур бозавы, никтер, күренми. Алар аны көзгә иткә суябыз дип, күрше Заһирә әбигә бурычка кереп, күрше чуаш авылыннан сатып алган иде. Әле акчасын да түләп бетермәгән. Караңгы төшкәнче Фәнил, Фәимә, балалар төн йокламый эзли. Әмма таба алмыйлар. Ул төн алар өчен бик кайгылы була. Таң ата башлагач, авыл урамнарыннан, көтүдән дә эзләп карыйлар. Нәтиҗә генә юк. Ир белән хатын яңгыр явып торганда күрше авылга барып китап та ачтыра. Ул әби исә: “Югалганың караңгы урында табылыр”, – дип җибәрә.
Көн артыннан көн үтә. Ә югалган бозау табылмый. Авыл халкы арасында да күрүче булмаган.
Шулай беркөн Илгиз абый Фәнилгә: “Синең бозау Марсларда бит”, – ди. Ә Илгиз абый – Марсның туганы. Ул белмичә сөйләмидер, дип кабат шик туа. Әмма шул ук вакытта: “Марс – колхозда мал табибы, аның үз йортында да өч сыер, өч бозау, ике ат, сарыклар. Нигә минем бозауны ул урлар икән”, – дип уйлый Фәнил.
Шул Илгиз абый дигәнемнең әтисе Хәбир бабай (хәзер мәрхүм инде) караңгы абзарда бозау барлыгын белгәч, өйдә тавыш чыгара. Килене Зәйтүнә: “Син юләр мәллә? Үзебезнең бозау ул”, – дип картны орыша. Хәбир бабай үзе карт инде. Күршесе Кәүсәриягә кереп, бозау барлыгын әйтә. Ә кич инде бу хәбәр Фәнилләр гаиләсенә килеп җитә.
Җәйге төн. Вак кына яңгыр сибәләп тора. Фәнил: “Мин йорт саен абзарларга кереп бозавыбызны эзлим”, – ди. Марс хатыны Гөлнур шул вакыт: “Я Ходаем, Фәнил бозавын тапса ярар иде, мәчеткә сәдака бирер идем”, – дип, йортта мал-туарны җыя башлый. Шул вакыт Марс ишетеп алып: “Нигә Фәнил бозавы табылгач, сиңа мәчеткә сәдака бирергә соң?” – ди. Хатын исә: “Фәнилгә Илгиз абый бозавың Марсларда дип әйткән. Бездән шикләнәләр бит”, – дип җавап кайтара.
Фәнилнең Илгиз абыйлар йортына керергә чираты җитә. Бик караңгы тәрәзәсез абзарда Фәнилнең кара бозавы ябылган була. Караклар, оятсызлар дип, ир үз бозавын урамга чыгарып җибәрә. Бу эшкә бөтен халыкның ис-акылы китә.
Моны гыйбрәт өчен яздым. Марс хатыны Гөлнур әйткән сәдакасын мәчет картларына өләште. Без капчыкта ятмады. Алар Бандит кушаматы алып калдылар.
М.ХӘЙРЕТДИНОВА.
Чүпрәле районы, Яңа Кәкерле авылы.
Мусаның якын дусты
Беркөн шулай китапханәдә китаплар карап йөргәндә, 91нче яше белән баручы Тәзкирә Сәйфуллинаның “Ил язмышы – минем язмышым” исемле китабына күзем төште. 44 биттән торган бу китапны зур кызыксыну белән укып чыктым. Андагы шигырьләрдә авторның үзе һәм халык кичергән репрессия, сугыш еллары бәян ителә.
Чыгышы белән Сарман районыннан булган Тәзкирә апа яшьли әтисез кала. Репрессия чорында әнисе Рабига абыстайны төрмәгә ябалар. Дүрт туганы да яшьли вафат була. “Кулак кызы”н Казандагы уку йортларына алмыйлар. Шулай да ул 1940 елда Буа шәһәрендә тәрбиячеләр әзерләүче педагогика техникумын тәмамлау бәхетенә ирешә. Аны Казанга эшкә җибәрәләр. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче кыз Габдрахман исемле егет белән таныша. Ул 18нче мәктәптә математика укыта икән. Шул ук елның маенда ике яшь йөрәк тормыш корып җибәрә. Мәктәпнең бер бүлмәсендә яши башлыйлар.
Ләкин бәхетле көннәр озакка бармый, сугыш башлана. Озакламый Габдрахман сугышка алына. Ул Казаннан ерак булмаган лагерьга эләгә. Тәзкирә апа беренче тапкыр очрашуга килгәч, ире аны үзе белән бер частьта хезмәт итүче шагыйрь Муса Җәлил белән таныштыра. “Алтынчәч”не язган шагыйрь үзе инде бу”, – ди. Муса аларның матур пар булуына соклана, очрашуга кабат килгәндә, хатыны Әминә белән бергә килергә кушып, Казандагы адресын бирә.
Тәзкирә апа Әминә белән таныша, кызлары Чулпанны күрә. Әмма алар лагерьга бер генә тапкыр икәүләп барырга өлгерә, чөнки Габдрахманны 8 августта фронтка озаталар.
1941 елның сентябрендә Тәзкирә апага иренең Ленинград янында һәлак булуы турында хәбәр килә, ә дүрт айдан аның нәни улы аваз сала. Ире белән алдан сөйләшенгәнчә, балага Марсель дип исем куша. Нинди генә авырлыкларны кичерми Тәзкирә апа.
Яшь гомерем үтте ялгызлыкта,
Хәсрәт белән узды көннәрем.
Бәйрәмнәрдә парлыларны күреп,
Өзгәләнә иде үзәгем, – дип яза ул “Ялгызлыгым – язмышым” шигырендә.
Аңа күп тапкыр больницаларда авырып ятарга туры килә. Умыртка сөяге сына. Ай ярым ята алмый, утырып кына тора, басып йоклый.
Бу язмага алынуымның сәбәбен ачып бирергә вакыт җиткәндер. Өстә телгә алынган Габдрахман Сәйфуллин – авылдашым. Кайчандыр ул туып-үскән йорт урынында бүген минем абый гомер кичерә.
Габдрахман Кафия апа белән Сәйфетдин абый Сәйфуллиннар гаиләсендә алтынчы, төпчек бала булып 1911 елда туа. Авылның башка малайлары кебек кечкенәдән авыр эшләп үсә. Тырыш һәм укуга сәләтле егет 1934 елда Мамадыш педагогика училищесын тәмамлый. Шул ук елда Яңа Комазан башлангыч мәктәбендә укыта башлый.
Ике елдан Габдрахманны Дүсмәт җидееллык мәктәбенә математика укытучысы итеп күчерәләр. Дүсмәт авылында ике ел эшләгәч, ул Казанга китә. “Бик чибәр егет иде Габдрахман. Уртача буйлы, кара күзле, кара чәчле. Казаннан авыл сабан туена ак кәчтүм-чалбар киеп кайтуы бүгенгедәй хәтеремдә. Бөтен кызларның күзе Габдрахман абыйда булды. Аның сугышта үлү хәбәрен Кафия апа бик авыр кичерде. Бер елдан өлкән улы Шәмсетдиннең дә үлгән хәбәре килде. Ә күпмедер вакыт үткәч, култыкса таякларына таянып, Шәмсетдин абый үзе кайтып төште”, – дип искә алды аның якын туганы 91 яшьлек Хәдичә апа.
Тәзкирә апа иренең туган авылына – Яңа Комазанга беренче тапкыр 1977 елдан кайта, аның туганнарын күрү бәхетенә ирешә. “Авыл миңа бик ошады, тирә-як табигате гаҗәеп матур, халкы кунакчыл”, – дип яза ул.
Авылым килене биредәге урман-болыннарга, чишмә-күлләргә, чыршы-наратлар белән капланган тауларга карап соклана. Авылның һәр урманыннан, һәр почмагыннан Габдрахман абыйның балачак һәм яшьлек эзләрен эзли. Күпме еллар үтсә дә, иренә булган мәхәббәт хисләре сүнмәгән аның.
2002 елда Хәдичә апаларга Марсель белән Насыйх кунакка кайта. Шәмсетдин абыйның кече улы Насыйх озак еллар Байканурда ягулыклар буенча инженер, ә Марсель Казандагы оешмаларның берсендә инженер булып пенсиягә чыккан.
Өстә телгә алынган китапны укып чыккач, Муса Җәлилнең дусты Габдрахман абый белән горурлану хисе биләп алды мине. Тәзкирә апага исә, өлкән яшьтә булуына карамастан, артта калган елларны зур осталык белән язып чыгуы өчен зур рәхмәтемне белдерәм.
Рәим ГОБӘЙ.
Мамадыш районы.
Мин бәхетле!
Кайбыч районы Кече Кайбыч авылында яшәүче әнием Җиһаншина Рәшидә Зәйнулла кызына.
Мин бәхетле, әнкәй, син барга,
Синең киңәшләрне тотканга.
Тормыш диңгезендә йөзгән корабымның
Маягы нык – ул син булганга.
Туган көннең һәрбер минутына
Шатланырга син бит өйрәттең:
“Яхшылыклар гына эшлә, кызым,
Изгелекләр булсын терәгең”.
Күптән инде үзем әни, әнкәй,
Мин дә бирәм синең киңәшне.
Балачакта әткәй белән сезнең
Эшләр булды гел дә киңәшле.
Газиз әнием, минем изге җаным,
Син хәзер дә безгә бик кирәк.
Догаларың, хәер-фатихаң –
Тормышыбызда көчле бер терәк.
Мин бәхетле, Кече Кайбычыма
Алып кайтса мине язмышым,
Яшә, әнкәй, безне шатландырып,
Шигырь җырлар күбрәк язылсын.
Мөршидә ҖИҺАНШИНА.
Апас районы, Кабык Күпер авылы.
Чәй
Күршебездә Галия әби кызы Сәрия апа һәм аның биш баласы белән яши иде. Сугышта аларның әтисе дә мәңгелеккә ятып калды. Шул авыр хәбәрне алган көннәрдә, өч балалары да бер-бер артлы үлеп китте. Ачлы-туклы авыр тормыш Сәрия апаны да сындырды: бер авырудан терелә алмыйча, ул да бакыйлыкка күчте. Галия әби ике ятим белән калды. Аңа ничек тә яшәргә, балаларны үстерергә кирәк иде.
Кичләрен күрше-күлән җыелып, сукыр лампа яктысында алабута оныннан пешерелгән кетермәч кабып, чәй эчә. Авыр тормыштан зарланалар, авыл хәлләре – кемнең сөенечле хат алуы, ә кемгә “кара кәгазь” килүе турында сөйләшәләр. Әни кура җиләге, карлыган яфраклары, кишер, кызыл чөгендерне киптереп, чәйне үзе ясый. Ул вакытта кибеттә чәй булса да алырга акча юк.
Чәй мәсьәләсендә Галия әби турында авылда бер мәзәк тә сөйлиләр иде. Ул кара чәй яраткан. Аны алырга дип, 25 чакрым ераклыктагы Тәтеш базарына барырга ниятләгән. Акча булмаганлыктан, 30 йомырканы чиләгенә салып, җәяүләп китеп барган. Әмма ничек кенә тырышса да, күпме генә торса да, йомырканы сата алмаган. Шулай да максатына ирешкән: тоткан да аягындагы оегы белән чабатасын саткан һәм теләгән чәен сатып алган. Ә кайтканда инде йомыркасын күтәреп яланаяк тәпиләгән. Хәзер дә чәй эчкән саен яланаяк кайтып килүче, әмма чәй алудан бәхетле Галия апа күз алдыма килә.
Разия ГАЛИЕВА.
Апас районы.
Язмышмы, каргышмы?
Укуны тәмамлагач та, мине үзебездән 30 чакрым чамасы ераклыктагы икенче бер авылга юллама белән эшкә җибәрделәр. Әни шунда кияүгә чыгып калмаска дип кисәтү ясады. 60нчы елларда ике аягыңнан кала транспорт юк та иде.
Эшкә урнашкач, күрше авылдан бер егет тәкъдим ясады. Ләкин кабул итмәдем. Ул озакка сузмады, өйләнде, балалары булды. Еллар узды. Бу тәкъдимнәр онытылды.
Беркөнне миңа эшемнән сыер фермасына барырга туры килде. Ферма авыл кырыенда урнашкан. Анда барып җиткәнче, авыл уртасында зур гына зират кала. Карыйм, каршы яктан берәү килә. Аның белән зират капкасы төбендә очраштык. Күтәрелеп карадым, бу элек миңа тәкъдим ясаган ир иде. Күземә тутырып карады да бары өч сүз әйтте: гомереңдә дә рәхәт күрмә. Һәм китеп барды. Әй, этнең каргышы бүрегә төшкән дип көлеп, зират капкасы төбендә басып калдым. Мин бу авылдан киткәч, ул кеше үлгән.
Кайткач та, бергә укыган егеткә кияүгә чыктым. Күркәм гаиләгә килен булып төштем. Зурлап туй уздырдык, ләкин дүрт айдан аерылыштык. Сәбәбе булмады да кебек. Мин укуны тәмамлап кулга диплом алгач, кабат кушылдык. Себердә тордык, тагын аерылдык. Иптәшем командировкага киткән җирендә өйләнде. Биш айлык кыз бала белән мин ялгыз калдым. Әти-әнисе исән вакытта аерылган ирем кайта иде. Әмма минем белән дә, бала белән дә беркайчан очрашмады. Кызым кечкенә вакытта әтием кайда дип өзгәләнеп елагач, әтинең сеңлесе алып барып күрсәткән иде. Ул күрше шәһәрдә яши.
Рәхмәт. Миңа бик тә акыллы, нәкъ үзе төсле бер кыз бүләк итеп калдырды. Аның гаиләсе бар. Өч бала үстерәләр.
40 елдан бирле бер сорауга җавап таба алмыйм. Миңа, әнигә һәм безнең нәселдәге уннан артык ир-егетнең сугышта һәлак булып, шуларның 15ләп баласының ятим үсүенә сугыш сәбәпче булса, ата белән бала бер сукмактан йөреп, икесе дә исән-сау яшәп, 40 ел очрашмауларына нәрсә сәбәп булды икән: язмышмы, әллә каргышмы?
Суфия ӘХМӘТОВА.
Буа шәһәре.
Комментарии