Өлкәннәр, яшьләрне дә хөрмәт итик!

Күп вакыт җәмәгать транспортында өлкәннәрнең яшьләр турында сөйләгәннәрен ишетергә туры килә. Әлбәттә, яхшы яктан түгел. Я урын бирмәүләре, яки сөйләм телләре ошап җитми. Көн саен шул автобуста йөри торгач, нинди генә хәлләргә дучар булмыйсың.

Шуларның барысын да барлагач, бик кызыклы гына нәтиҗә дә чыгардым әле. Әби-бабаларыбыз, өлкәннәр үз “статуслары”ннан артыграк файдаланып җибәрәләр төсле. Транспортка килеп керү белән, әгәр буш урын күренмәсә, бер яшьрәк кешене күзлиләр. Имеш, аның өлкәннәр алдында бурычы бар, урынын бирергә тиеш. Кайберләре төрттерүле сүзләр белән оялтып, ә кайбер очракта хәтта яман сүзләр әйтеп мыскылларга да күп сорап тормый. Ә бәлки, бу егет яки кызның 24 сәгать буе эт урынына эшләп кайтуыдыр, аның да аяклары арыганлыктан авыртадыр. Аны менә иртән дә, кичен дә шундый әби-бабайлар көтә, һәрберсенә урын кирәк. Ни эшләп йөри алар көне буе?! Әйтерсең урын өчен талашырга шәһәр гизәргә чыгалар. Шулай буталганчы өйләрендә намаз укысалар, күпкә яхшырак булыр иде. Кайбер очракларда 50-55 яшьлек хатын-кызлар да шундый ук “хөрмәт” сорый. Минемчә, кешене мәҗбүр итәргә кирәкми, урын-бирү бирмәү дә – һәр кешенең үз эше. Уйлавымча, яшьләргә карата да хөрмәт булырга тиеш. Апа-абыйлар, әби-бабайлар, безнең сезгә рәхмәтебез зур. Ләкин сез дә безгә карата ихтирамлы булсагыз иде.

Захри

Истән чыкмый балачак

Мин 1939 елның 21 августында Луганск шәһәрендә дөньяга килгәнмен. 1 яшь тә 10 айлык чагымда сугыш башланган. Әти беренче көннәрендә үк фронтка киткән. Аны хәтерлим төсле. Без бер катлы агач баракта яши идек. Ул иртәнге сменадан кайткач, тәрәзәне шакый. Аны күрү белән и сөенәм инде. Әти мине күтәреп ала да түшәмгә тикле сикертә…

Шуннан соң күпме вакыт үткәндер, нәрсә булгандыр – берсе дә хәтеремдә түгел. Инде үземне аңлый башлаганда, ниндидер бер олы бүлмәдә бала-чага белән идем. Идәнгә салам җәелгән, без шунда йоклыйбыз. Бүлмә уртасына тагарак куелган. Аш савыты ул безнең. Минем белән янәшә Остап исемле малай йоклый, аның теге ягында Богдан, ә бу ягымда Стефа, аның белән рәттән Зося исемле кыз.

Шул тагаракка баланда салалар. Аның тәмсезлеген әйтеп аңлатып бетереп булмый. Ярый әле Ганс абый бар. Ул төнлә безгә ашарга алып керә. Теге баланданы буш чиләгенә бушата да аның урынына ризык сала. Без тиз-тиз генә кулыбыз белән ашыйбыз. Остаптан аның ни икәнен сорагач, ул: “Бу офицерлардан калган ризык, анда кәбестә дә, макарон да бар. Дуңгызларга сала торган нәрсә инде бу”, – дия торган иде. Ганс абыйның күзләре гел боек. Без тиз-тиз генә капкалаганны карап тора-тора да ике күзен кулы белән каплап, башын иеп: “Что с вами будет”, – дип елый иде. Берсендә мин түзмәдем, янына килеп, күзеннән кулын алып, чәченнән сыйпый-сыйпый: “Дядя Ганс, не надо плакать, все будет хорошо”, – дидем. Ул миңа карап торды да кочаклап алып: “Шулай булсын иде, тизрәк шулай булсын”, – дип кабатлады, күзендә яшь иде.

Беркөнне яныбызга озын-озын немецлар керде. “Офицерлар”, – диде Остап. Без бер почмакка җыелып, тып-тын тордык. Алар безгә карый-карый нидер сөйләште. Безгә, гадәттәгечә, Остап соңыннан аңлатты (аларның Богдан белән икесенә 10-11 яшьләр булып, алман телен беләләр иде). “Кара бу Иван балаларына, үлә торганнардан түгелләр, пычкы чүбе кушып ясалган баланда ашап та яшәргә тырышалар”, – дигәннәр икән.

Без торган бүлмәнең тәрәзәләре бик биектә булып, берни күренми иде. Беркөнне бүлмәбездәге буш тартмаларны көч-хәл белән өеп куйдык та мин менеп киттем. Карасам, олы-олы этләрнең бер-икесе аунап яткан кешене талый. Тагын 4-5е әле аягында басып торганына ташланды. Ул канга батып егылса да, этләр яныннан китмәде.

Мин үземне-үзем белештермичә тәрәзә кага башладым. Үзем елыйм, үзем: “Тимәгез, алыгыз этләрне, авырта бит”, – дип кычкырам. Кызлар-малайлар: “Әллә үзеңне аттырырга телисеңме?” – дип мине сөйрәп төшерделәр. Еладым да еладым…

Төннәрнең берсендә ниндидер тавышка уянып киттем. Бүлмәдә түгелмен, ат арбасында барам… Башындагы бүрегенең уртасында кызыл йолдыз булган бер абый: “Тизрәк-тизрәк”, – дип чабып йөри. Атлар текер-текер алга атлый. Шулай күпме барганбыздыр, бер уянганда мин әбием кочагында идем. Әнием дә, сеңлем дә, әбием дә исән икән. Ә хәлләр болайрак булган.

Сугыш башлануга, әни белән әби Татарстанга кайту өчен, безне алып, вокзалга киткән. Сеңлем белән әби әйберләр саклап калган. Әни минем белән өч көн буена чират торган. Бик алҗыгач, почмакта утырган хатынга мине итәгендә утыртып торуын сораган. Билет алып, әни ул апа янына барса, без юк икән…

Өч көн эзләгәннәр мине. Инде бер өмет тә калмады дигәндә, хәер сорашучы бер малай: “Мин бала белән бер апаны күрәм, ул әйләнеп кергәннән соң, күпер астына төшеп китә”, – дигән. Әниләр, чыннан да, аны күпер астыннан тапкан. Кулында мин икән. “Нигә урладың?” – дип сорагач, үзенең 40 яшьтә булып, ире белән 20 ел торуына карамастан, балалары юклыгын әйткән. “Шушы баланы үстереп, аның өчен яшәрмен”, – дигән идем дип җавап биргән.

Шуннан без товар поезды белән киткәнбез. Әмма немецлар поездны бомбага тотканлыктан, аерылышканбыз. Соңыннан безне партизаннар коткарып, яңадан табышу насыйп иткән.

… Урта Шүләнгер дигән авылга, әти ягыннан бабайның энеләренә кайтып төштек. Әниләр көне-төне эштә. Җәен урманга менеп, җиләк ашап туенабыз. 4-5 яшьләрдә укучы балалар белән башак җыярга алып бара башладылар. Качарга да тырышып карыйбыз, ләкин табып, кире алып киләләр. Бу – эшлисе килмәүдән дә түгел. Май башыннан сентябрь ахырына кадәр яланаяк йөрибез. Аяклар чебиләп бетә. Басуга керү белән, башак аякны суя, ул каный. Авыртуына йоклый алмыйча, төннәр буе елап чыга идем.

Без ачлы-туклы булсак та, уен табып уйный идек. Урам тулы бала-чага. Уфалла арбасына бер-беребезне утыртып, тартып йөрибез. Үзебез җырлыйбыз:

Әти, җаным, карточкаңны

Элеп куйдым чөйләргә.

Нурлы йөзең миңа карый,

Телләрең юк сөйләргә.

Югары очтан Түбән очка

Йөгереп йөри бер мәче.

Нурлы йөземне саргайтты

Алабута күмәче.

Чуар тавык күкәй сала

Өй алларын тутырып.

Безнең әти кайтыр әле

Машинага утырып.

Элгән керем һич тә кипми

Бер дә җилләр исмәгәч.

Гомерем буе күңелем китек,

Ата белән үсмәгәч.

Көзен ындыр табагыннан китмибез инде. Җылы арышны авыз тутырып рәхәтләнеп ашыйбыз. Аннан да тәмле ризык юк төсле. Шулай да сак кыланабыз: максат – ничек тә рәис Габделхак абый күзенә күренмәү.

Шулай беркөнне рәхәтләнеп ашлык ашап ятканда, нигәдер янымдагылар кисәк кенә торды да чапты. Мин ни булды икән дип акрын гына урынымнан кузгалганда, каршымда рәис Габделхак абый басып тора иде инде. Качучыларның да исемнәрен әйтеп чакыра башлады. Теләмәсәләр дә аларга да борылырга туры килде. “Әниләргә эләгәчәк инде”, – дигән уй баштан йөгереп үтте.

Габделхак абый безне читкәрәк алып китте дә: “Ник качтыгыз, мин бит барыгызны да беләм, – дип сүзен башлады. – Моннан соң миннән курыкмагыз. Качмагыз да. Ятрак кешегә күренмәскә тырышыгыз. Туйганчы ашагыз, тик өегезгә алып кайтмагыз. Әгәр дә бераз тормышлар җиңеләеп китсә, сезгә ашханә ачармын. Анда туйганчы җылы аш ашарсыз”.

Габделхак абый сүзендә торды. Икенче елны ашханә ачып, безне туйганчы борчак, ясмык ашы ашатты. Тормыш иптәше Әминә апа пешерә иде аны.

Рәисләрдән зарланып язучылар бик күп. Безнең Габделхак абыебыз дөнья бәясе кеше иде, урыны оҗмахта булсын.

Әниләрнең күрмәгәне калмады. Ел әйләнәсе иртәдән кичкә тикле эштә булдылар. Кышын утынга урманга йөриләр иде. Шулай берсендә китүләре генә булды, буран чыкты. Алар ул төнне өйгә кайтып җитә алмады, бәхетләренә, башка авылга килеп чыгып, шунда төн үткәргәннәр. Әмма әнигә салкын тиде. Аның тәне бозылды, хәтта бер ел урын өстендә ятты. Тәкәнеш больницасына алып барып карадылар, тик хәле генә җиңеләймәде. Соңыннан әби дәвалауны үз кулына алды. Бал табып кайтты, аны әнинең тәненә сөртте. Мичне ягып, бераз тотты да астына чүпрәк-чапрак җәйде. Аягында басып тора алмаган әнине күрше хатыннары белән мич эченә яткыздылар. Шунда бераз тотканнан соң, кире сәкегә төреп салдылар. Бер көннән әнием торып утырды, берәр атнадан йөреп үк китте. Аннан сау-сәламәт булып, 82 яшенә кадәр яшәде.

Беренче сыйныфка укырга кердем. Сентябрь ахырына кадәр яланаяк йөреп укыдым. Көннәр суытып җибәрде. Яңгыр, кар ява башлады. Аякка юк. Киез итек бар, аны кияргә әле иртәрәк. Әнинең чабата алырга акчасы юк, йон оек бирде. Әмма аны киеп йөреп булмый, миңа туңдырганны көтеп, өйдә утырырга кушылды. Ә мин әни эшкә чыгып китү белән, йон оегымны кидем дә киттем. Аяк балчыкка батты, үзе бик өшеде. Мәктәпкә килгәч тә, еламыйча чак түздем. Аннан акыллырак эшләдем: яланаяк киләм дә мәктәптә генә оегымны киеп куям. Җир катырганча шулай укып йөрдем. Белем алу теләге көчле иде, яхшы укыдым. Әтием генә минем тырышлыкны күрмәде, ул мәңгелеккә яу кырында калды шул…

1948 елны авылдан күченеп киттек. Әмма хәзер дә кайткалыйм. Авыл урамыннан атлаганда, балачагым бәйнә-бәйнә булып хәтергә төшә.

Галия ВАХИТОВА,

шәһәре.

Шөкер итеп яшәде

Әтиемне сугышка ничәнче елны алганнардыр, белмим, әмма ул Җиңү көненә кадәр аның үзәгендә кайнаган. Сугышта яраланган, башына операция ясаганнар.

Табиб әтигә:

– Абый, госпитальдән чыкканда бездән документ алып кит. Башыңдагы яра куркыныч, кимерчәк ялганмаячак. Пенсия алуы җиңелрәк булыр, – дигән.

Кайсы шәһәрдә, кайсы госпитальдә операция ясалганын хәрби билетына язып куйган. Әти исә ризалашмаган.

– Миннән башка да гарипләр күп. Акчаны шуларга бирсеннәр. Пенсиягә үзем эшләп тә чыга алырмын әле, – дип табибтан бер язу да алмаган.

Сүзендә торды, теләге кабул булды. Әти 60 яшенә кадәр колхозда фермада эшләп, лаеклы ялга чыкты. 63 яшендә бакыйлыкка күчте. Урыны оҗмахта булсын.

Ул гомеренең соңгы көненә кадәр хөкүмәт акчасына кызыкмады, бушка килгән байлыкка алданмады. Хәләл малның бәрәкәтле булуына, исән-сау эшли алуына сөенеп яшәде. Безгә дә әтинең киңәшләрен тотып, догаларыбыз белән аның рухын шатландырырга язсын.

Азатлык өчен сугышкан ветераннарыбызга бик зур рәхмәт, сәламәт булсыннар. Кабат беркемгә дә сугыш афәте күрергә язмасын.

Нәгыймә САДЫЙКОВА.

Тукай районы, Иске Теләнче авылы.

Ике хатын

Ике хатын – ике күрше

Ничә еллар берсе тол,

Икенчесенең ире бар,

Тик ул аракыга кол.

Күпсенәләр бу хатыннар

Берсе берсенең көнен.

Ирле хатын үз иренең

Һәр көн тели үлемен.

Бер тынычлап яшисе идем,

Толлык миңа да яр булсын.

Һай, шушы исерек башка

Гомергә сүзем зар булсын!

Ә тол булса, күршесенә

Кызыга һәм чигә агарта.

Эчсә, эчсен иде шунда,

Өйдә булсын иде ир-ат.

Ике хатын – ике күрше

Көнләшәләр бер-берсенә.

Кайсысына ни димәле,

Иң кыены шулдыр менә.

Г. ТУКТАРОВ.

районы.

Комментарии