Кәттә малайлар

 Кәттә малайлар

Баш мөхәррир Илфат Фәйзрахмановның «Алтыннан коелган балалар» («Безнең гәҗит», №22 (1 июнь), 2016) дигән мәкаләсе күптән уйланып йөргән уйлар өермәсен тузгытып җибәрде. Мәкаләнең төп фикере – Русиядә яшәргә кемгә җиңел?! Икенчесе – «…тиешле җәза бирелер, дип уйлаган идем һәм чираттагы тапкыр ялгыштым».

Язучылар арасында, берничә кеше үзенең сүзен һәрвакытта да «Юк!» (алай түгел мәгънәсендә), дигән сүздән башлый, дигән фикер йөри. Шуларның берсе мин бугай. Бу юлы да, баш мөхәррир сүзен инкарь итәргә җөрьәт итеп, артык бай гаиләдә туган баланың җәзасы, дөресрәге, фаҗигасе – аларның шул гаиләдә тууы, дигән күпләр өчен сәер булып күренәчәк фикер әйтәсем килә. Күпләрнең бу сүзләргә каршы киләсен бик яхшы аңлыйм, чөнки күп кешенең, бигрәк тә яшьләрнең хыялы – байлык. Ә нәрсә соң ул байлык? Сәрхушкә – бер флакон тәрәзә чистарта торган сыекча. Шуны эчкәч, дөнья түгәрәк. Ник асты-өскә килми шунда. Ә олигарх Абрамовичка – беркемдә дә булмаган иң зур яхта. Буе 162 метр. Икесе дә бәхетле. Ә бәхет бит ул һәрдаим була алмый. Сәрхушнең бәхете бик тиз трагедиягә әйләнә – баш чатнап авырта. Абрамовичныкы да озакка бармый – берничә елдан гарәп шәехе 180 метрлы яхта төзеттерә. Минемчә, бу иң зур, иң бай яхта хуҗалары үзләренең психологияләре белән комлыкта берсе алдында берсе: «Минем машина синекеннән зулылак!» – дип мактанучы биш яшьлек сабыйлардан әллә ни аерылмый. Алтын – акылны алыр, ди бит халык. Моның шулай икәнлеген иң бай яхта хуҗаларының исемлеге дә күрсәтә. Анда күбрәк гарәп шәехләре дә Русия олигархлары. Исемлектә Рокфеллерлар да, Ротшильдлар да, Билл Гейтс та юк, чөнки соңгылары байлыкны азмы-күпме эшләп тапкан, шуңа акчаның кадерен беләләр. Гарәп шәехләренә ул нефть рәвешендә җир астыннан агып чыккан, ә Русия олигархларына күктән төшкән, мөхәррир әйтмешли, «тиешле тагарак янында булып, кесәгә шуган байлык».

Икенчедән, байлык – рәшә.

Чиксезлек хас, диләр, бары

Вакыт белән Галәмгә.

Ә бит һаман байлык җитми

Җирдәге күп адәмгә.

Булганның бик тиз кадере бетә, һаман булмаганны булдырасы килә. Билгеле, аек акыллы кеше өчен бу бик табигый теләк һәм шулай булырга тиеш тә. Ләкин,

Антоним булырмын

Сиңа мин

Байлык белән бәхет булса

Синоним.

Минем күзәтүемчә, байлык белән бәхет бер-берсеннән хәйран ерак йөри. Чөнки еш кына, әйткәнемчә, бай гаиләләр балаларының язмышы фаҗигале килеп чыга. Моның сәбәпләре төрлечә булырга мөмкин. Мин, галим буларак, фикеремне дәлилләргә күнеккән. Бу очракта меңәрләгән мисал китереп була.

Беренче мисал итеп Русиянең иң зур байларының берсе – патша Николай II балаларының язмышын китерер идем. Билгеле, бу очракта сүз байлык турында түгел, сәясәт турында бара. Ләкин яшүсмер кызларның һәм гарип малайның бер гаепсезгә атып үтерелүе, кем әйтмешли, факт. Аларның бар гаебе – патша гаиләсеннән варис булулары. Бу очракта хәтта бер айлык түгел, бер көнлек баланы да үтергән булырлар иде. Ни өчен? Чөнки бер көнлек варисны да патша дип игълан итеп, аннан берләштерә торган байрак ясап була. Минем уйлавымча, варисларның калмавы, аклар хәрәкәте җитәкчеләренең үзләрен, мәсәлдәгечә, аккош, чуртан, кысла кебек тотулары революциянең җиңүендә зур роль уйный. Монархларның нәсел-нәсәбен кырып бетерүнең бу бердәнбер мисалы түгел. Андый очраклар бик күп.

Мин монда укучыларның игътибарын тагын бер нәрсәгә юнәлтер идем. Бу – һәрнәрсә өчен дә түләргә кирәк, дигән принцип. Патша гаиләсенең атып үтерелүен бөтен кеше дә белә, ә менә Романовлар династиясенең патшалык итүне нәрсәдән башлаганын – бик сирәкләр. 1613нче елны Земский собор Русиягә патша сайлый. Кандидатлар арасында Ялган Дмитрий (ә бәлки ялган түгел?!) малае өч яшьлек Иван Дмитриевич та була. Боярлар һәм архиерейлар патшалыкка Михаил Федорович Романовны «чакыралар». Ләкин казак Иван Заруцкий, патша дип, Иванны игълан итә. Собор карарын белмәгән Казан, Вятка (Киров) һәм башка шәһәрләр Иванга ант китерәләр. 1614нче елны Заруцкий җиңелә һәм казыкка утыртыла. Иванның әнисе Мария Мнишек төрмәдә буып үтерелә. Ә өч-дүрт яшьлек гөнаһcыз сабыйны асып куялар. Бау юан, ә бала җиңел булганлыктан, элмәк тартылмый. Сабый берничә сәгатьтән соң салкыннан катып үлә. (Билгеле, патшалыкка дәгъва кылучы бары патша күрсәтмәсе белән генә үтерелә.) Күргәнегезчә, өч яшьлек Иванның үлеме 13 яшьлек Алексийныкына караганда фаҗигалерәк тә. Романовлар нәрсәдән башлаган булсалар, шуның белән тәмамлыйлар да. Бумеранг үз эшен эшли.

Ялгышмасам (мин телевизор карамыйм), хәзер телевизорда тарихта «кануни», «гадел» кушаматлары алган төрек солтаны Сөләйман I турында сериал бара. Ләкин мин бу шәхесне интернеттан карап, аның кансызлыгына исем китә. Үзенең яраткан хатыны Хөрремнең (Роксалана) сүзенә ышанып, аның көндәше Гөлбахардан туган улы Мостафаны һәм аның улын, үзенең оныгын үз күзе алдында будырып үтертә. Билгеле инде, икенче һәм өченче хатыннарын, үзенең сеңлесен һәм башка бик күпләрне үтертү, моның белән чагыштырганда, вак-төяк. Ләкин Хөрремгә дә, үзе үлгәннән соң булса да, бумеранг килеп тия. Аның улы Баязитны һәм аның биш улын шулай ук буып үтерәләр. Балаларның гаебе нәрсәдә? Алар – варислар. Солтан Мәхмүт Фәтхи кануны буенча солтан булган варис икенче көнне үк үзенең энеләрен һәм аларның улларын үтертергә тиеш булган. Бу солтанның җаны булмагандыр. Бу канунны белгән Хөррем бәхетле булгандыр, дип уйлыйсызмы? Миңа шәхсән мондый хакимият тә, мондый байлык та кирәкми.

Тарихта мондый династия буенча үтерүләр бик күп. Петр I белән Явыз Иванның үз улларын үтерүләре сер түгел. Белмәгәннәре күпме!

Совет вакытына килгәндә, Сталин терелсә, сыкрап, сүгенеп, Илфат әйтмешли, «кабат каберенә төшеп ятар иде». Аның улы Василийны, бары Сталин малае булган өчен генә (моның дәлиле – 1999нчы елда Русия Федерациясенең Баш хәрби прокуратурасы СССР Югары судының карарын юкка чыгарды), сигез елга төрмәгә ябалар. Иң зур җинаятьчеләр генә тотыла торган Владимир төрмәсендә «Василий Павлович Васильев» исеме астында. Кешенең хәтта исемен дә алалар. 1948нче елда СССР Министрлар Советының каты режимлы лагерьлар оештыру турындагы 416-158нче номерлы карарына кул куйганда Сталин, минем улым шундый төрмәдә утырыр, дип уйламагандыр. Төрмәдә Василий бик нык авырып инвалид булып кала. Мин әйтер идем, төрмәдә бик куркыныч бер әйбер бар – анда беркем дә үзенә нәрсә ашатканнарын белми. Бу очракта тап-таза, авиациядә хезмәт иткән 30 яшьтәге Василийның авырып китүе юктан гына түгелдер. Шул авырудан ул 40 яшьтә үлеп тә китә.

Сталинның кызы Светлана чит илгә чыгып качарга мәҗбүр була. СССРда калса ул, мөгаен, йә җүләрләр йортына, йә булмаса автофаҗигагә эләккән булыр иде. Мондый эшләр бөтен дөньяда бик җиңел эшләнә. Күптән түгел интернетта Светлананың кызы Крис Эвансның (Ольга Питерс) фотографиясе зур ажиотаж күтәрде. 44 яшьлек хатын ертык колготкада, кулына уенчык автомат тотып, иңенә патрон лентасы асып (бу кемгәдер бик кирәк булган, күрәсең) карточкага төшкән. Моны күрсә, Сталин һушыннан язар иде.

Хрущев балалары аерым тема. Бигрәк тә аның беренче хатыныннан туган улы Леонид турында. Рада Хрущева һәм Степан Микоянның сөйләве буенча, Леонид 1942нче елны исерек килеш, үзенең осталыгын күрсәтер өчен, бер диңгезченең башына алма куеп, шуңа төзәп ата. Ләкин пуля морякның маңгаена эләгә. Леонидны 8 елга хөкем итеп фронтка җибәрәләр. Ул хәбәрсез югалган булып исәпләнә. Ләкин, үз вакытында СССР Дәүләт куркынычсызлыгы комитетының контрразведка идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшләгән генерал-майор В.Н.Удиловның фикере буенча, Леонид немецларга качып чыга һәм алар белән хезмәттәшлек итә. Аны СМЕРШның махсус төркеме урлап алып кайта һәм ул, Хрущевның Сталинга ялынуына карамастан, атып үтерелә.

Монда әле Брежнев, Горбачев, Ельцин балалары турында да дәвам итеп булыр иде, ләкин гәҗит полосасында урын таррак. Җитмәсә бу очракларда сәясәт байлыктан алдарак бара. Ләкин бүгенге Русиядә сәясәт белән байлык җитәкләшкән. Юклы-барлы эшкуарлар да, ким дигәндә, депутат булмакчылар, ә чиновникларның уенда акча гына. Шулай да бер чиста мисал китерим әле.

Егерменче гасырның 60-70нче елларында миллиардер Аристотель Онассис турында күп язалар иде. Ул Җирнең иң бай кешеләренең берсе иде. Кушаматы – Алтын грек. Аның кыланмышлары алтын – акылны алыр, дигән сүзләргә бик туры килә. Гомерен байлык туплауга багышлаган бу адәм кешене чүпкә дә санамаган. 40 яшьтә генә өйләнә. Улы һәм кызы туа. Хатыныннан аерыла. Мәшһүр опера җырчысы Мария Калласны иреннән аера, ләкин өйләнми. Үзенең мин-минлеген күрсәтер өчен, АКШ Президентының тол хатыны Жаклин Кеннедига өйләнә. Дөресрәге, ул хатынны сатып ала. Ләкин бәхетне сатып алып булмый. Башта балаларының әнисе үлә. Аннары улы 25 яшьтә самолет штурвалы артында һәлак була. Кызы Кристина, дүрт тапкыр кияүгә чыгып, 37 яшендә үлеп китә. Менә кәттә балаларның язмышы. Ярый әле Кристинаның кызы Афина кала. Югыйсә бөтен байлык җилгә очкан булыр иде. Афинаның үги әнисенең әйтүенә караганда, әгәр мөмкин булса, Афина Аристотель Онассистан калган бөтен акчаларны да яндырган булыр иде. Әле бу тарихка нокта куелмаган. Әйтергә кирәк, иң бай хатынның апасы (бабасының уң кулы һәм туганнан туганы булган Георгиос Онассисның тол хатыны) чүплектә казына. Афинаның аның өчен «акчасы юк».

Ләкин кәттә балаларның иң зур фаҗигасе, И. Фәйзрахманов әйткәнчә, «аларга тормыш күңелсез». Минем күзәтүемчә, үз-үзеңә кул салу байлар балалары арасында чагыштырмача күбрәк. Сәбәбе – яшәү күңелсез. Нишләргә белмиләр. Еш кына наркотиклар куллана башлыйлар. Бу инде үзе фаҗига. Кайберләре дозаны арттыру аркасында китеп тә баралар. Мондый мисаллар Татарстанда да бар. Шул ук тиз йөрешле зур машиналар. Кәттә малайларның, кызларның эш күрмәгән хәлсез куллары, кыен очракта, алар белән идарә итә алмый һәм бу фаҗигагә китерә. Татарстанда да зур бер кешенең яраткан кызы автофаҗигадә һәлак булды.

Икенче фактор – киеренкелек булмау. Бу балаларга бар да җиңел бирелә. Уйларга да, эшләргә дә, көчәнергә дә кирәкми. Мондый әйберләргә яшьтән өйрәнмәгән кеше, олыгайгач, моны эшләргә сәләтсез була. Минем күзәтүемчә, Русияне начар вакытлар көтә – кәттә малайлар җитәкчелеге чоры. Бу җитлекмәгән, тормыш итмәгән, дөнья күрмәгән, кешене кешегә санамаган малайлардан нинди җитәкче чыгарга мөмкин. Ләкин яңа җитәкчеләрнең бөтенесе дә кемнеңдер баласы, кияве. Шәһәр Думасында гына да берәүнең кызы, улы, кияве депутат. Депутат кына булса ярар иде –алардан берни тормый – һәрберсе зур-зур оешмаларның җитәкчеләре. Мисалларны санап чыгар өчен урын җитми.

Җәза юк дигәндә… Татарстан соңгы бер-ике елда хәйран шаулап алды. Республика хәрби комиссары урынбасарының, Дәүләт Думасы депутатының, Татарстанның элеккеге юстиция министрының малайларын төрмәгә утыртып куйдылар. Өчесен дә мошенниклык, ягъни кеше малын алдау юлы белән кулга төшергән өчен. Күрәсең, бу малайлар үзләренә берни дә булмаячагына бик нык инанганнар.

Ярар, кеше бәрдереп үтергән өчен бернинди җәза булмады ди. Яшисе бар бит әле. Мин бит кеше үтердем, дигән уй бер килмәсә, бер килергә мөмкин. Ә бумеранг кайчан әйләнеп кайта – моны берәү дә белми.

Раббым, үзең сакла!

Рифат ҖАМАЛ (КОРБАНОВ),

Казан шәһәре

Комментарии