Яшьлек бит ул бер генә

Шулай дип язып куйдым да яшьлегемә кайтып киттем. Безнең заман кешеләренең яшьлеге бик катлаулы, күп төрле. Мин бу мәкаләмдә аның бер мизгелен генә искә алып китәм. 1956нчы елда 7нче классны тәмамлагач, кышкы айларда фермага ат белән су ташырга куйдылар. Без ике кеше, ике ат белән ферманы су белән тәэмин итәргә тиеш булабыз. Көненә – 25 чиләкле 30 мичкә, төшкә кадәр 15, төштән соң 15 мичкә. Чиләк белән тутырасы, чиләкләп бушатасы. Су алу өчен елгада туңган бәкене чабып торасы. Һава торышының, үзеңнең нинди хәлдә булуыңа карамастан, ферманы су белән тәэмин итәсе. Иптәшем Миннехаҗи миннән бер яшькә олырак (күптән вафат инде), аның әтисе ферма мөдире. Ул сугышта булган бик әйбәт кеше иде, безгә бик яхшы мөгамәләдә булды. Атларыбызга ашатырга өстәп фураж бирергә тырыша иде.

Кышның суык айлары узып китте, март ае килеп җитте. Көннәр җылына башлады, безнең эш тә әзрәк җиңеләйде, чөнки бәке чабасы юк.

Бу хезмәтләр өчен түләүне дә языйм инде. Бер көнгә ике хезмәт көне, аны хәзергегә әйләндерсәк, 80 сум. Ул 2 кг икмәк, ягъни ике буханка ипи була. Эш сәгате иртәнге алтыдан кичке алтыга кадәр. Өйләгә кадәр беребез, өйләдән соң беребез эшли. Эшли торган эш җайланса да, өйдәге эшләр авырайды. Миннән олырак абыем бар иде, ул армиягә китте. Өйдә хуҗа булып мин калдым, тагын олы яшьтәге әби бар һәм әни. Бер көнне әни: «Улым, ягарга утын бетеп килә инде, атың белән урманга барып карамыйсыңмы?» – ди. Аллага тапшырып, бер матур көнне урманга китеп бардым. Безгә урман хәйран ерак, атым җитез, тиз барып җиттек. Мин малай-егет кыш көне түгел, җәй көне дә җиләккә генә йөргән кеше. Урманның хуҗалары турында да бер нинди мәгълүматым юк. Атым алып барган юл белән урманга кереп бер ачыклыкка туктадым. Атымны бәйләп куеп, корган ботак җыеп җыйнак кына йөк төядем, аны бәйләп атымны кайту ягына борып, тарттырып карадым. Йөк бик җиңел, якында гына бер корган агач бар, балта белән кисеп, шуны салырга ниятләдем. Шунда гомергә онытылмаслык бер хата эшләдем, атны бәйләп куймыйча, чанадагы бауны да чишеп, эшкә тотындым. Агачны кисеп аударуым булды, атым өркеп торып чапты. Ат чаба, мин чабам, өс киемнәремне салып аттым. Чанадагы агачлар төшеп калып, алар да комачаулый. Аллаһы Тәгалә нинди көч биргәндер, аттан да каты чабып, чанага эләктем. Ат туктамый, тәмам котырган. Чак-көч атны туктатып, кирегә борып, чәчелгән агачларны төяп кире киттем. Ялан өс, тирләгән килеш. Акыл керде. Атымны кайту ягына бормыйча гына бәйләп куеп, эшемне бетереп, йөк өстенә менеп утырып тагын бер ялгышлык эшләдем: хәйран тирән карда атымны бордым, ярый шунда тәртә сынмады, әгәр ул сынса, урманда каласы идем бит. Шулай итеп, үз гомеремдә беренче мәртәбә истә калырлык ялгышлыклар эшләп, утын алып кайттым.

Гомер уза торды. Тракторда эшләдем, аннан машинага утырдым. Күргән урманнарны, юл газапларын язсаң, үзе бер китап булыр иде. Ләкин аны укып утыручылар булырмы икән? Ни өчен дисәң, хәзер утынның кирәге дә шуның хәтле генә. Без йөргән урман юлларын агач басып бетергән. Соңгы 15 елда урманга беркемнең дә барганын күргән юк.

Гомер үтеп, эш узган булса да, дини китаптан пәйгамбәребезнең бер хәдисен укып утырам. Аның янына бер сәхәбәсе килә һәм үзенең ат белән килүен, атын Аллага тапшырып, болынга җибәрүен сөйли. Пәйгамбәребез аңа әйтә: «Башта атыңны арканлап куясың булган, аннан соң Аллага тапшырыр идең», – ди. Безнең заман кешеләренең күбесендә ялгышлыклар күп булды, ул ялгышларны хәзерге заман кешеләре эшләмәсә иде.

Яшьлек бер генә булса да, мин ул яшьлеккә кире кайтмас идем.

Габделәхәт ШАКИРОВ,

 Саба районы Сатыш авылы

Комментарии