- 05.06.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №22 (1 июнь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Балаларына, оныкларына ныклы тәрбия бирүче, иманлы бәндәләр булсыннар дип догалар өйрәтүче, ата-аналары эштә чакта усаллардан, кыерсытучылардан яклаучы, ерак йә якын юлларга озатканда хәер-фатихасыз җибәрмәүче кем бар бу дөньяда? Минем тормышымда ул әбием булды. Киң күңелле, кайгыртучан, характерлы иң якын әбием. Хәзерге вакытта ул безнең арабызда юк. Без инде менә ике ел моңарчы аркага-арка терәп, барлык шатлык-кайгыларны бүлешеп яшәгән әбиебездән башка тормыш итәбез.
Иң үкенечлесе – әбием җан биргән минутларда аның янында була алмадым. Мин Казаннан кайтып җиткәндә, әбием түр бүлмәдә ак җәймә белән капланган көе ята иде. Куллары суынган, күзләре йомылган, ләкин һаман шундый матур, ак йөзле, элеккечә без кайтканны сагынып көтеп торган шикелле… Ул төнне әбием яныннан кеше өзелмәде, үлем һәм ахирәт турында китаплар укылды. Сакларга, озатырга килгән кешеләрнең әбиемне «Ак әби», «Бәхетле карчык» дип ихтирам белән атаулары күңелләрне канатландырды, горурлык хисләре уятты, әбиемнең җәннәткә керәчәгенә ышанычымны арттырды.
Хәтерлим әле, кечкенә чагымда әбием белән йоклап ятканда, куркыныч төш күрдем: имеш, әбиемне алып китәләр икән, мине берүземне генә калдырмакчылар. Мин «Әбие-ем» дип кычкырам һәм аңа таба чабам, шул вакыт үземнең тавышыма үзем уянып киттем. Уяндым да әбиемнең беркая да китмәвен, минем белән янәшә ятуын күреп сөенеп туя алмадым. Аны нык итеп кочаклап, йоклап киттем. Хәзер йоклап китә алмыйча аптыраганда, әбием җылытып куйган караватта, аны сабыйларча самимилек белән кысып кочаклап ятасым килә башлый.
Төшемдә әбиемне күрдем. Шундый ук матур, саф йөзле, әмма бераз усал карашлы. Безгә кунакка кайтты. Барысы белән дә күрешеп, күрше-тирәгә дә кереп чыкты. Бик эшлекле кыяфәтле, нәкъ элеккечә… Үләр алдыннан да бар күршеләренә дә кереп, утырып, сөйләшеп киткән бит ул. Кеше үз үлемен үзе сизә, диләр бит. Мине Казанга озатканда да бик озак саубуллаштык. Соңгы күрешүебез икәнен белгән булсам, тагын азга гына булса да калыр идем әбием янәшәсендә, әбием кочагында. Эх…
Гомеремнең иң күңелле, рәхәт чаклары синең белән үтте, әбием! Сокланып, яратып искә алырлык хатирәләр калдырганың өчен мең рәхмәт сиңа! Тормыш итәр өчен кирәк булган иң яхшы сыйфатларны тәрбияли алганыңа да без сиңа бурычлы. Авыр чакларыбызда һәрчак янәшә булуың, изге догаларың, ягымлы сүзләрең белән күңелебезне юатуың, догаларыңнан беркайчан да ташламыйча, безне киң канатың астында саклавың өчен, кирәк чакта усал, кирәк чакта ягымлы була белүең өчен сиңа һәйкәл куярлык! Хәзерге минутларда бу юлларны укый алмаганыңны белсәм дә, күңелем белән тоям: син безнең янда, чөнки син безне беркайчан да ташламаячаксың! Мин яратам сине, әбием! Мин сагынам сине! Төшләребезгә кер! Фани дөньяда безне ничек сагынып көтеп ала торган булсаң, ахирәттә шулай җәннәт бакчаларында күрешергә язсын! Амин!
Сагынып, оныгың
Рузилә ИСЛАМОВА,
Азнакай районы, Татшуган авылы
Комментарии