Барыбыз бертигез

Барыбыз бертигез

Хәзерге вакытта башка милләтләргә карата күп нәфрәтле сүзләр ишетергә мөмкин. Яшьләр арасында мондый милләтчеләр күп, әмма олылар арасыннан бу вакыйгадайны күргәнем юк иде әле.

Шулай бервакыт дус кыз белән автобуста утырып барабыз. Анда казах егетләре дә бар иде. Тукталышларның берсендә бер апа килеп керде. Килеп керүе булды, кычкыра да башлады. Егетләрнең берсе аягын кеше үтә торган юл аркылы сузып куйган икән. Шуны сүгә-сүгә бер буш урынга утырды бу. Ярар, бөтенесе кире уйларына чумып бара бирделәр. Әмма, теге апа шелтә ясауда гына туктарга булмады. «Кара халык», «шапшаклар», «аяк киемен генә түгел, үзләре дә юынмыйлардыр да әле» ише сүзләр китте, егетләрне рәхәтләнеп хур итте. Арадан берсе түзмәде, хатын белән талаша башлады. Бу утка май өстәү генә булып чыкты. Иң аянычы: шушы малайлар белән бергә укучы рус егетләре хатынны куәтләп бардылар. Аның «Әллә дөрес әйтмимме?» дигән сүзләренә, «Дөрес, дөрес» диеп көлештеләр. Алар өчен бу тамаша бик кызык тоелгандыр да бит… Шулвакыт бер егет «Мин сезнең белән килешмим. Нәрсә сөйләгәнегезне ишетәсезме соң?» дип каршы төште, казах егетләрен яклый башлады. Моңа бик гаҗәпләндем дөресен әйткәндә, чөнки, әйткәнемчә, күпчелек яшьләр бик хирыс милләтчеләр. Күңелемә җылы йөгерде. Ә егет курыкмыйча үзенең фикерен әйтеп, чыгып та китте. Акыл яшькә карамый шул. Бу казах егетләренә карата шулкадәр нәфрәт теге хатында каян килеп чыккандыр инде… Ходай барыбызны да бертигез яраткан. Башка милләтләрне мыскыллау, минемчә, бик зур акылсызлык.

Зилия ХӘБИБУЛЛИНА.

Комментарии