- 05.04.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №12 (31 март)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Яшь геройлар. Илебезнең иң гүзәл кешеләре белән янәшә көрәшкән, мәңгегә халык күңелендә калган малайлар һәм кызлар! Бөек Ватан сугышында һәм тыныч хезмәттә күрсәткән батырлыклары безнең өчен аеруча кыйммәтле, чөнки аны балалар, безнең кебек яшүсмерләр эшләгән. Ләкин алар яшәгән чорны “балачак” дип атап буламы икән? Сугыш елларында балачак өчен урын калмагандыр. Ул вакытның балалары да иртә олыгайган. Ватанны саклау өчен, өлкәннәр белән янәшә басканнар.
Безнең күршедә яшәүче Галия апаның да балачагы, үсмер чаклары сугыш елларына туры килгән. Матур гына башланып киткән балачакка да 1941 елның 22 июнь иртәсе нокта куя. Алда сынауның иң ачылары. Шулай булса да сынмаска, сыгылмаска кирәк. Илдә һәрнәрсәгә мохтаҗлык башланганда, шул чор балаларына белем алуны да чиклиләр. Галия апага да бары 4 класс белем белән чикләнергә туры килә. Нишлисең, язмыштан узмыш юк. Калганын тормыш дигән диңгездә йөзгәндә үзеннән-үзе өйрәнсәң генә.
Әйе, 4 кенә класс белемле балалар да ул чорларда авылның иң зур терәгенә әйләнә. “Сугыш башланганда, миңа нибары 8 яшь иде, ягъни 2 сыйныф укучысы идем”, – дип башлады сүзен Галия апа. Ул көннәрне ачык хәтерләмәсә дә, әтисен озатып калулар исендә әле аның. Инде 4 классны тәмамлагач ук, колхоз эшенә кушалар. “Урагын да урдык, көлтәсен дә бәйләдек, ындыр эшенә дә җитешә идек”, – дип дәвам итте сүзен Галия апа. Ачлык, ялангачлык кирәген бирә аларның. Яланаяк басуга чыгып китеп, өшегән булса да, берничә бәрәңге алып кайткан көн бәйрәмгә әйләнә торган булган. Шул өшегән бәрәңгедән күмәч салып, аны чеметеп кенә ашау ул чор баласына ачлыктан исән калырга ярдәм итә. “И, ул күмәчнең тәмлелекләре, исе бөтен өйгә тарала иде”, – дип искә алды Галия апа. Әлбәттә, 7шәр, 8әр кеше яшәгән өйләрдә берничә бәрәңгедән генә салынган күмәч беркемгә дә зур-зур сыныклар белән эләкми инде. Шуңа да аның кадере дә зур булган шул. “Без бер өйдә 10 кеше яшәдек. Әтинең сеңлесе Маһиҗамал апа белән аның ике баласы, үзебез дүртәү, әни, аннан әле Шәйдулла исемле бер сукыр бабай белән малае да бездә тордылар. Бер без генә түгел, саный китсәң, 8-10шар кеше яшәгән өйләр бик күп иде” – диде Галия апа, шул чакларны искә төшереп. Ул вакытта авылга бер генә сепаратор, бер генә мунча булган. Кәҗәсе яисә сыеры булган кешеләр көн дә алмашлап сөт аертырга йөргән.
Авыл киче… Дөм караңгы… Тезелеп киткән өйләрдә ник бер яктылык булсын. Өй эче салкын. Урамнан бераз гына җылырактыр. Каян килсен инде ул өйгә җылылык. Ягарга утыны да юк бит аның. Берәрсендә төтен чыкканы күренсә, һәммә кеше утлы күмергә аңа чаба. Керосин булып, аны яндырып яктыда утырсаң да ярап куяр иде. Юк… Йә, Алла, кайчан бетәр бу?… Урамга чыгу да куркыныч бит. Бүреләр басты авылны. Әнә бүген дә кемнеңдер кәҗәсен ашаган. Авылның иң олы терәге шул кәҗәләр бит. Карын да күр син… Бертуктаусыз ява. Балалар әнә өй түбәсеннән чана шуып уйный. Ә фронттан хатлар килә тора. Аларның да төрлесе бар…
Галия апа үткәннәрне искә алып уйга чумды. “И кызым, авыр булса да, ач булсак та, үз күңелебезне үзебез күргәнбез икән. Язлар җитсә, бөтен бала-чага, яшьләр бергәләшеп ташу карарга йөри идек. Яшьләргә ияреп “Назалы”, Җомга” уеннары уйнау да булды”. Әлеге уеннарда алар төрле-төрле такмак әйтешә, җырлыйлар. Ул җырларның күбесе шул чор белән бәйле. Ачлыктан, ашарга кычыткан җитмәгәнлектән, язылган такмакны миңа да көйләп күрсәтте Галия апа:
Кычытканнан хәбәр килгән,
Көзгә кайтырмын дигән.
Күңелеңнең түрләрендә
Чәчәк атармын дигән.
“Амбардан өлкәннәргә булышып төнге 10нарда гына кайта торган идек. Шунда да төн уртасында бөтенебез су коенырга төшәбез. И, ул судагы хикмәт. Бер буш урын юк”. Әйе, менә шулай кайгыларны бергә бүлешеп, шатлыкларны уртаклашып яшәгән алар.
Ул көнне әле Галия апа бүгенгедәй хәтерли. Сылубикә, сугыш беткән… Сугыш беткән…
– Әни янында капка төбендә басып тора идем. Сөт аертып кайтып килүче бер апа әнигә ерактан гына шулай дип кычкырды. Хәбәр авыл буйлап тиз таралып өлгерә. Инде хәзер һәммә кеше сугыштан кайтыр кешеләрне көтә. Ә бала-чагага тагын да олырак куаныч. Ире, улы исән-сау кайтканнар аларны берәр тәмле әйбер белән сыйлый бит.
Әйе, безнең буын өчен ят әлеге хәлләр. Бары күз алдына гына китереп карый алабыз. Башкача кирәкми дә!!! Үткәне дә, бүгенгесе дә, киләчәк буыннар да кара афәтнең булуын теләми!
Сугыш тәмам… Тик аннан соңгы еллар да җиңел булмый бит. Ныгып аякка басар өчен, күп көч түгәргә туры килә. Яшьли чыныккан сугыш чоры баласы сынатмый. Сугыштан соңгы елларда урман кисәргә йөри Галия апа. Кызыл Йолдыз, хәзерге Кукмарада, Чистай районының Пыялалы, Албай, Тәкәнеш районының Кәшкәрәр, Шекшеңәр авылларында да торып эшләргә туры килә аңа. Аннан 1954 елда Мәскәүдән 100 чакрым ераклыктагы Аркадинск өлкәсенә (сугыш барган җирләр) иптәш кызлары белән торф чыгарырга китә. 1955-56 елларда Пермь өлкәсе Кизел шәһәрендә тора. Шахтада, төзелештә эшли ул. “Җиде йөз метр тирәнлеккә төшә идек”, – дип искә алды ул вакытларны Галия апа. – “Җир астында сөйләшергә ярамый. Бары ут ярдәмендә генә аралашабыз. Күмерне алып, өскә чыгарып торган машинаны туктатыр өчен, утны уңнан сулга, кабызыр өчен, өстән аска таба уйната идек. Көн саен бер кеше үлде. Үзебез курка да идек, тик шулай да эшләргә кирәк”. Авыл фермасында атлар карау, бозаулар көтү, сыер саву кебек эшләрдән дә читтә калмый. Ә 1956 елда Сәет абый белән гаилә корып җибәрә алар. 4 бала үстерәләр: Разия, Рузия, Сәйдәш, Рифкать. Тик Сәет абый гына якты дөнья белән иртә саубуллаша. Ә Галия апа бүгенге көндә, Аллага шөкер, исән-сау.
– Менә шулай, кызым. Сугыш дигән явыз балачагыбызны тартып алса да, яшьлегебез авыр чорларга туры килсә дә, язмышымнан зарланмыйм. Һәрнәрсәгә шөкер итә белергә кирәк. Моңа кадәр эштән бушаган булмады. Хәзер инде хәл дә бетте. Алда ни көтәсен берәү дә белми шул. Сугышлар гына була күрмәсен! Безнең баштан узганнары да җитәрлек булды.
Галия апа әңгәмәбезне шундый теләкләр белән тәмамлады. Әйе, чынлап та, кирәкми безгә сугыш! Әби-бабаларыбызның, әти-әниләребезнең язмышларын яралавы да җиткән.
Әй, сугыш чоры баласы! Сынмавың, сыгылмавың белән бәхетле син! Бүген сине ул чорлардан нәкъ 65 ел вакыт аерып тора. Ә синең әле һаман да барысы да кичәгедәй хәтереңдә. Юк, онытырга ярамый аны. Ул бит синең үткәнең.
Гөлинә ГАЙНУЛЛИНА.
Сатыш урта мәктәбенең 11нче сыйныф
укучысы.
Ачлык үзенекен итте
“Әйдә, Равил, тиз бул, кузакларың коелмасын, чалбар каешыңны кысыбрак бәйлә”, – дип әйтеп бетерүем булды, рус авылы Рудникның тау өстеннән җирән кашкасын камчылый-камчылый чабып килүче каравылчы күренде. Без, ачтан хәлсезләнгән малайлар, абага үсентеләренә тотынып, тизрәк тауга күтәрелдек. Теге камчылы атчыбыз борчак басуына килеп тә җитте. Русчалатып нидер сөйли, кычкыра башлады. “Я вам покажу, черты, татары”, – дигәнен генә аңлап алдым.
Без исә куе абагалы җиргә кереп качтык. Әкрен генә үзен күзәтәбез. Аның кемлеген төсмерләдек. Ул әле күптән түгел генә флотта хезмәтен тутырып кайткан Саша атлы рус кешесе иде. Ул басып торган урын “Рудник” колхозының басу чиге, без яткан тау итәге “Кызыл Кукмара” колхозы җире. Ул елны чишмә боргаланып аккан яшел үзәнле ярның уң ягына бодай, урталыкка, тау-калкулык каршына борчак чәчтеләр. Казларны шул тирәдә генә көтәбез. Әгәр алар бодай басуына керсә, кыр сакчыларының алып китәсен көт тә тор.
Бер чакны эләкте шулай казларыбыз тоткынга. Әмма без йоклап ятмадык. Төшке ял вакытын чамалап, амбар-келәткә барып, тозактан коткардык үзләрен. Моннан соң казларыбызны бу тирәдән ераграк йөртергә тырыштык.
Ә борчакка килүебезне туктата алмадык. Ярата да идек соң без аны! Ашый-ашый эчебез кабара, ә тамак туймый иде…
Нурислам ГАЛИЕВ,
Кукмара районы.
Афәрин, Хәлимә апа!
Янына килеп кергәндә ул өстәл янында чәй әзерләп йөри иде. Өйләре гөлт иткән, һәр җиһаз чигелгән сөлгеләр, тастымаллар белән бизәлгән. Тырышлыгы, уңганлыгы белән мәгълүм ул. Сүзем ялгыз гына гомер кичерүче 85 яшьлек авылдашым Хәлимә апа Исмәгыйлева хакында. Ул 1925 елда Мөхәммәтҗан абзый гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. 12 яшеннән алып колхозда бөтен төрле эшне башкара: сыер да сава, сука да сукалый, үгез дә җигә, урман да кисә.
– Төрле хезмәт башкарырга туры килде инде. Ул урман кисүләрне искә төшергәч тә авыр булып китә, – ди ул.
1948 елда шушы ук Кече Болгаер авылыннан Бөек Ватан сугышы инвалиды Мисбах абыйга кияүгә чыга. Алар 48 ел бик тату гомер кичерә. Икесе дә шаян, шук, тормыштан ямь табып яши беләләр. Бакчалары да бер дигән. Кешедә булмаган яшелчә, җиләк-җимеш аларда гөрләп үскән. Хәлимә апа 30 ел гомерен хат ташучы хезмәтенә багышлый. Бу хезмәттә дә ире күрше Борнаш авылыннан почтаны велосипед белән ташып булышкан аңа.
Хәлимә апаның тормышында бик кызыклы бер сәхифә бар. Ул 1997 елның декабрь аеннан бүгенгә кадәр авыл яңалыкларын теркәп барган һәм әле дә шуны эшли. Коңгырт тышлы әлеге дәфтәрдә үзе бер тарих тупланган. Сораштыргач та тыйнак кына, язам инде, дип елмайды. Мин ул дәфтәрне укып чыктым. Бик кызык. Кемнәр белән нинди хәлләр булган, кемнең баласы туган, кем һәлак булган, бәйрәмнәр ничек узган һәм башка бик күп мәгълүматлар бар анда. Һава торышы үзгәрешләре теркәп барылган урын иң зурысы.
Һәр көнне яза ул. Минемчә, бу бик кызыклы эш. Һәрбер авылда шундый тарихчылар булса, ничек әйбәт булыр, азмы-күпме үткәнгә күз салыр идек. Әби-бабайлар тормышын, көнкүрешен бары тик тарих китапларыннан гына укып өйрәнергә димәгән! Хәлимә апа, кечкенә генә булса да, тарихыбызны язсын иде. Әйе, тарихны, безнең авыл тарихын.
Кадрия ХӘСӘНОВА,
КДУ студенты.
Комментарии