- 05.04.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №12 (31 март)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Февраль уртасында Борындыкта Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан юбилей медальләрен тылда хезмәт иткән авылдашларыбызга тапшыру тантанасы булды. Кызганыч, авылыбызда сугыш ветераннарының берсе дә исән түгел.
Дәһшәтле, канкойгыч Бөек Ватан сугышына туган авылыбыздан 210 кеше киткән. Шуларның 137се яу кырында мәңгелеккә ятып калган яки хәбәрсез югалган. Инде менә исән-имин кайтучылар да фани дөньяны ташлап бакыйлыкка күчте. Рухлары шат булсын, бездән аларга хәерле догалар гына ирешсен.
Бөек Җиңү көнен якынайту өчен үзләрен аямыйча ачлы-туклы, ярым ялангач, курку-сагыш, әрнү тулы күңел белән хезмәт иткән яшь җилкенчәк, ирләрен фронтка озаткан хатыннар, сөйгән ярының кайтуын өметләнеп көткән яшь кызлар, бер тапкыр да ир назы күрмәгән кыз-әби булып яшәгәннәрнең авырлыкларга түзә алуына хәйран калырлык бит.
Ана кеше үзе ач булса да, соңгы ипи валчыгын баласына каптырган. Никадәр фидакарьлек, түземлелек, сабырлык сыйган сугыш чоры Аналары йөрәгенә. Аларны киләчәккә өмет яшәткән. Шуңа күрә дә бүген исән-имин яшәп гомер кичерүче тыл ветераннары олы хөрмәткә аеруча лаек.
Мәктәп ашханәсендә ризык белән тулы мул табын артында утырган тыл ветераннары белән үткәрелгән тантана быел истә калырлык булды. Беренчедән, бу очрашуда элеккечә коры рәсмилек булмады, барысы да табигый – ничек бар, шулай кабул ителде. Бабайлар чигелгән түбәтәйдән, әбиләр ак яулыктан, сагыш катыш елмаеп балкып утыра. Үзләре белән бергә сугыш чорында эшләгән яшьләрнең күпчелеге гүр иясе булды бит инде.
Бүген тыл хезмәткәрләре саны 53 дип исәпләнә. Алар да елдан-ел кими бара. Һәлак булган авылдашларыбызны һәрдаим искә төшереп, тыл хезмәткәрләре алдында баш ияргә тиешлебез.
Хөкүмәтебезнең югары бүләген район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рузалия Хәсән кызы җылы тәбрик сүзләре белән котлап тапшырды. Һәрберсенең түшенә медальне үз куллары белән такты. Өлкәннәр исә берәм-берәм сүз алып, сугыш елларында кайсы тармакта, нинди хезмәт башкарулары, кыенлыклары, шатлыклы мизгелләре турында сөйләде. Минемчә, медаль бирү генә аз. Һәйкәл куелуга лаек алар. Чиксез авырлыклар, кыенлыклар, михнәтләр күреп тылда хезмәт итсәләр дә, берсенең дә тормыштан зарлануын ишетмәдек, дәүләтебезгә олы кайгыртучанлык күрсәтүенә рәхмәтләрен белдерделәр.
Иң сөенечлесе шул булды. Мәчеттә дин сабагы үзләштерүче сигез ир һәм кыз баланың Коръән сүрәләрен ачык итеп, аңлаешлы укулары йөрәккә сары май булып ятты. Шулай ук мәчеткә укуга йөрүче дистәгә якын хатын-кызларның берсе Рузалия Гайнетдинованың моңлы тавыш белән мөнәҗәт әйтүе үзенчәлекле булды. Боларны дикъкать белән тыңлап утырган әбиләр күзенә шатлык яшьләре килде.
Шунысы шатлыклы: мәчетебездә менә берничә ел инде балаларга, узган елдан башлап олыларга да дин сабаклары нигезләрен өйрәтү буенча нәтиҗәле эш алып барыла. Бу эшне пенсиядәге укытучы Казанның Мөхәммәдия мәдрәсәсе шәкерте, читтән торып белем алучы Әлфия Усман кызы Гыймадиева белән элеккеге авыл хуҗалыгы белгече, хәзер пенсиядә булган Рәшидә Закирҗан кызы Нигъмәтҗанова башкара. Алар бу эшне бик теләп, җиренә җиткереп, изге ният белән эшли.
Башлангыч сыйныф укучылары чыгышлары да ямь өстенә ямь өстәгәндәй булды. Димәк, алмашка килүче яшь буын өметле.
Очрашу ахырында авыл җирле үзидарә рәисе Шәүкәт Сөнгатуллин һәм имам-хатыйп Равил Гайнетдинов изге теләкләрен ирештерде.
Мин, шәхсән, тыл хезмәткәрләренең һәммәсенә сәламәтлек, бәхет телим. Йортларында иминлек, татулык булсын. Һәрвакыт авыл кешеләренең, туганнарының, якыннарының ихлас кайгыртучанлыгын, тугрылыгын һәм игътибарын тоеп яшәгез, дип телим.
Равил БИКМУЛЛИН.
Кайбыч районы, Борындык авылы ветераннар берлеге рәисе.
Ник дәшмисез?
Сугыштан исән-сау кайтучылар герой булды. Үлеп калучыларның гаиләләрен ник бер дә искә алмыйсыз? Күпме авырлыклар күрдек. Бернинди дә ярдәм булмады. Хәтта сугышта үлеп калучыларның балаларын да кыйнадылар. Закирҗанны бер абый тәртәгә бәйләп кыйнады…
Закирҗан үсеп җитеп, читкә киткән иде. Көннәрдән беркөнне кунакка кайтты ул. Кулында велосипед чылбыры. Теге абыйны очратып, үч ала: чылбыр белән кыйнарга тотына. Халык узып китә, беркем дә бер сүз әйтми. Закирҗанның апасы чабып килеп, аны өйгә алып китә. Хәзер абый да, Закирҗан да вафат. Андый очраклар күп. Бу авылыбызда булган хәлләрнең берсе генә.
Сугыштан кайтучыларга фатир бирәләр. Алар урамда яшәми бит, ә фатир балаларына була. Безгә дә, сугышта үлеп калучыларның балаларына да, бирегез.
Кайтучылар чыгып баса. Костюмнары ничек күтәреп тора ул медальләрне?! Сугыштан шулкадәр медаль белән кайтмагандыр бит алар?!
Сугышта алгы сафтагылар үлгән. Бик каты яңгыр яуганда ышыкта торсаң, өстең коры була бит. Шуның кебек инде. Әтиләребез, рәнҗемәгез. Сезне оныттылар, гафу итегез.
Яу кырында ятып калучыларның балалары да аз хәзер. Хатыннары үлеп бетте. Рәхәт күрми китеп бардылар. Урыннары оҗмахта булсын.
Исән калучыларны телевизордан әнә ничек зурлыйлар. Сугыш елы балаларын да искә алсагыз иде. Үлгәннәр дәшми. Кайтучылар сорый ала. Бер генә депутат та, бер генә җитәкче дә шул турыда уйламый. Уяныгыз әле, җәмәгать, уйлашыгыз. Уйланырлык уйлар бар бит. Мин дә соңга калдым бугай. 70 яшьтә инде. Фатир бирсәгез, безнеке дә балаларга калыр. Машина бирсәгез дә йөреп булмас. Ул сугыштан кайтучылар кемгә дип сорый икән?!
Газетага язганнарны җитәкчеләр укымый бит. Аларның ишетмәгәнен дә беләм. Шулай да язам. Йөрәк әрни. Безнең гаиләдән сугыш кырында биш кеше үлеп калды. Шуларның берсе генә кайтса да, безгә дә җиңелрәк булыр иде. Кайтучылар да, үлеп калучылар да, гафу итегез. Мин язып кына берни дә үзгәрмәс.
Исем фамилиям редакция өчен генә.
Комментарии