- 05.03.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №9 (4 март)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Әтием белән абыем – икесе дә сугышка киттеләр, кайтмадылар. Минем әле чалыш-полыш яңа гына атлап йөри башлаган чагым. «Әти эштән кайтканда, Гөлсинә кызым, әниең ими бирәме, дип, сине тыштан ук күтәреп керә торган иде. Син төпчек булгач, бигрәк тә каты ярата иде шул, исемеңне яратып ул кушты, – дип сөйли апа. – Безнең авыл өстеннән еш кына самолетлар оча иде. Аны аэроплан ди торган идек. Ишегалдыбыздагы бик тирән коедан бөтен күршеләр дә су ала торганнар иде. Син ишегалдына чыгасың да, самолетлар очканда күккә карап, әтиемне кайтар, абыемны кайтар, дип, кулларыңны сузып кычкырасың. Су алырга кергән апалар да, без дә елый идек».
Олы апамны каядыр эшкә алып китәләр. 15-16 яшьлек кыз бала, авырлыкларга түзә алмыйча, качып кайта. Поезд түбәсенә ябышып качып кайттым, дип сөйли. Аны ун елга төрмәгә дип алып китәләр. Тиздән ниндидер закон чыгып, аларны азат итәләр. Ничектер паспорт алып, Баулыга эшкә китте ул. Авылдагы бөтен авырлык әни белән уртанчы апа өстендә була. Икесе дә көне-төне колхозда бушка эшләделәр. Бригада өендә кашыклап үлчәп, он бирәләр иде. Бәрәңге бакчасы, Ык буе әрәмәсе безне ачлыктан саклап калгандыр инде. Инәкәем уфалла арбасы тартып, мине иптәшкә алып, иртән чыгып китә, печән, балан, карлыган, бөрлегәннең барысын да капчыкка җыя. Чабата ясар өчен юкә агачы җыя. Кайткач, мичкә ягып җибәрә дә, оны булса, бөтен җимешне бергә кушып, пирог ясый. Мичне тарткач, юкә агачларын буе белән мичкә тыга да, йомшаргач, чабата ясар өчен юкә төшерә, безгә агач күтәртмәләр белән чабаталар ясап бирә иде. Ул күтәртмәләрнең башы аерым, үкчәсе аерым – шакмак. Без, бала-чага, чабата кидек дип, тик торабызмыни? Мәктәптә шаярабыз, биибез. Мәктәптән кайтканда күтәрмәнең йә башы, йә үкчәсе төшә дә, тотып кайтабыз, аннары әни аларны төзәтеп бирә. Бервакыт, эрерәк утын булмасмы дип, урман эченәрәк алып кереп китте. Менә ул утын кисә башлады, ә мин янында басып торам. Карасам, бик әшәке киенгән, кап-кара сакал-мыеклы кеше безгә таба килә. «Әни!» – дип кычкырып җибәрдем. Әни кулындагы зур балтасын күтәрде дә: «Хәбибулла, монда кил, монда утын күп, нишләп анда йөрисең?» – дип кычкыра башлады. Теге кеше кире йөгереп китеп, шунда ук юк булды. «Хәбибулла кем ул?» – дип сораган идем, әни мине кочаклап елап җибәрде. «Беркем дә түгел, балам, синең өчен курыктым», – ди. Булган утынны тиз-тиз төяп, кайтыр юлга чыктык. Төш вакытлары идеме икән, юл буенда туктап, кояшка карап алды да, туфрак белән тәһарәтләнгәч, намаз укый башлады. Әниебез колхоз эшендә булса да, биш вакыт намазын калдырмады.
Ул елларда итен, маен, йомыркасын хөкүмәткә тапшырасың, үти алмасаң, терлегеңне алып чыгып китәләр. Балаларга сепарат катыгы гына кала.
Син колхозда бушка эшләп йөргәндә,
Югарыдан чыккан бер карар.
Маеңны, сөтеңне, йомыркаңны
Хөкүмәткә әйдә син тапшыр.
Синең ярым ятим балаларыңа
Сепарат катыгы да ярар, – дип такмак әйтәләр иде.
Колхозда хезмәт көненә генә эшлисең, түләү юк. Көзен игеннәр уңып, хезмәт көнең тулса, берничә капчык иген бирәләр. Шаян агайлар такмак чыгаралар иде:
Үлгәч китереп куярлар ди күмәч.
Аны да алып китәрләр ди
Колхозчы икәнеңне белгәч.
Ире, улы сугышта дип, безгә бернинди ярдәм булмады. Мин төпчек балага пособие бирәләр иде. Аны да заемга языл, налогыңны түлә, дип елатып алып чыгып китәләр иде. Пособие бирелер көнне почта янына барып утырам. Почтада Кәримә апа эшли иде. Ул акчаны миңа бирде. Кибеткә Левитан сөйли торган кара түгәрәк радиолар кайткан (тәлинкә дип йөртә идек). Ничә сум булгандыр инде, шуны алдым да сөенә-сөенә кайтып киттем. Әни белән апа печәндә иде. Алар кайткан төшкә радио уйнатып утырам. Инәкәй кайтып, радионы атып бәрде. Түгәрәк радио тәгәрәп ишектән үк чыгып китте. Радио артыннан елап – мин. 1-2 көннән соң, ачуы басылгач, яңадан куярга рөхсәт итте. «Өстеңә әйбер алырбыз дигән идем», – диде әни, мине кочаклап.
Кеше өстендәге киемнәргә дә түгел, бары әтиле-абыйлы кешеләргә кызыга идем. Күршедәге дус кызым Саниянең әтисе сугыштан кайтты. Ул әти дип сөйли. Өйгә кайткач, абзарга кереп, Сания булып, әти, әти, дип үз алдыма сөйләнәм. Сугыштан кайткан әтиләр атлар җигеп барып, урманнан эре утыннар алып кайталар да әрдәнәләп өеп куялар, печәнне эскертләп өяләр, өй яңарталар.
1957-59нчы елларда Алабуга мәдәният училищесында укыдым. Тырышып укыгач, стипендия дә бирделәр. Бер елдан соң инәкәем үлде. Миңа әйтмәгәннәр. Кайтса, яңадан укуына китә алмас, дигәннәр. Шуңа мин аны күрми дә калдым. Әле дә күз алдымда исән кебек тора. Гомеремдә аның турында бер тапкыр гына төш күрдем. Шул төшемдә: «Инәкәй, биш вакыт намазыңны калдырмадың, ул шул кадәр кирәкме?» – дидем. «Иң зур сүз – бисмилләәһиир-рахмәәнир-рахим, шул сүзне онытма, шул сиңа җиткән», – диде. Гомерем буена шул сүзгә куанып яшәдем, бисмилланы һәрвакыт әйтергә тырыштым, өйрәткән догаларын көн дә укыйм.
Кадерле инәкәем, әткәем, абыем! Минем елый-елый язган бу язмам сезгә дога булып барсын, урыннарыгыз оҗмах түрендә булсын!
Гөлсинә САФИНА.
Баулы районы, Татар Кандызы авылы.

Комментарии