- 05.03.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №9 (4 март)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Үз гомерендә ниләр генә күрми адәм баласы! Тормышның шатлыгын да, әчесен-төчесен дә үз җилкәсендә татып карый ул. Язмыштан узмыш юк, диләр бит. Аллаһы Тәгалә нәрсә язса, шуны күрмичә хәлең юк. Ун балалы гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә Илһамия апам. Авыл мәктәбендә дүрт, аннан соң биш километр ераклыктагы күрше авыл мәктәбендә җиде классны уңышлы гына тәмамлый. Шуннан соң олы тормышка урау юллары башлана. Бөек Ватан сугышы вакытында әле чыныгып та җитмәгән кыз бала колхоз эшендә эшли. Ике ел күрше рус авылындагы заводта кирпеч суга. Тырышлыгын күреп, җитәкчеләр аны бригаданың хисапчы ярдәмчесе итеп, шул ук вакытта авыл клубына мөдир итеп тә билгелиләр.
Көннәрнең берендә апамны авыл советы секретаре вазифасына тәкъдим итәләр. Бу эшне шактый еллар бик уңышлы башкара, дүрт тапкыр авыл советы депутаты булып сайлана. Тик язмыш кешене бер урында гына тотмый шул: бәхетен эзләп, апам Казанга юл тота. Анда башта трамвай паркында кондуктор, аннан соң өч дистә ел тегү фабрикасында тегүче булып эшли. «Коммунистик хезмәт ударнигы» исемен ике тапкыр ала, күпсанлы диплом һәм грамоталар, дистәләгән медальләр белән бүләкләнеп, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була. Хәзерге вакытта 85 яшьлек Исламия апа бертуганы белән авылда матур гына яшәп ята. Аның башыннан үткән гыйбрәтле хәлне язасым килә.
Бу вакыйганың төп сәбәпчесе иң өлкән Рафига апабыз иде. Ул бөтен гомерен финанс өлкәсендә эшләүгә багышлый. Рафига апа авырлык белән көн күргән гаиләбезгә бик зур ярдәм итә. Аңа елга бер мәртәбә ягулык өчен биш кубометр утын бирәләр. Сугыштан соңгы елларда ягулык әзерләү мөмкинлеге юк, урманчылар агач ботакларын да алып кайтырга рөхсәт итмәделәр. Рафига апага бирелгән утын гаиләбезгә кышкы салкыннан сакланып калырга ярдәм итә иде.
Салкын кышкы көннәрнең берендә Илһамия апам, район финанс бүлегенең ат караучысы белән, шул утынны алып кайтыр өчен, ике ат белән урманга китә. Ике чанага да утын төяп куйганнан соң, ат караучы: «Син кайта тор, мин куып җитәрмен!» – дип, апамның үзен генә кайтарып җибәрә. Үзе исә урманчы белән кәеф-сафа корып кала. Апам кайта-кайта адаша, бик озак азапланып йөри. Ат та йөкне тарта алмаслык хәлгә килә. Атка җиңел булсын дип, чанага төягән утынны берәм-берәм бушата бара. Озак җәфаланып йөри торгач, караңгы да төшә, арбада утын да калмый. Кырда юл, авылда ут юк. Ат та, нәрсәдәндер куркып, пошкырып җибәрә дә, бөтен көченә чабып китә, тирән кукуруз силосы өчен казылган базны сикереп үтә, ә чана терәлеп кала. Апам атны туара да, озын дилбегә белән, аны чанага бәйләп куя. Ул вакытта бүреләрнең да котырган чагы, ничек ат янына килеп чыкмаганнар? Ходай саклагандыр инде. Апам шул тирән баз эчендә утырып торыр өчен карны казып урын әзерли, бераз хәрәкәтләнеп тә ала. Йоклап китсә, туңып үлүе дә бик мөмкин. Шул арада көчле буран да чыга: бер салкын, бер җылы белән бишмәт чабуы бозланып ката. Ничек тә йокыга талмаска! Ниһаять, таң да сызылып килә. Апамның эченә җылы керә: ул яшәячәк! Инде авыл да күренә башлый. Илһамия апаның атны җигәрлек хәле дә калмаган була, шуңа күрә аны калдырып, үзе генә юлсыз кырдан авылга таба атлый. Эшкә баручылар аны күреп: «Нишләп йөрисең япан кырда?» – дип сорыйлар. Апам аларга: «Каз эзлим!» – дип җавап кайтара. Ул, хәлдән таеп, кешеләрнең бәрәңге бакчалары аша гына өйгә кайтып егыла. Өстендәге чүмәлә кебек каткан бишмәтен сала да, елый-елый, яккан мич башына менә. Өйдәгеләр алай эшләргә ярамаганлыгын яхшы беләләр, аны мич башыннан төшерәләр.
Безнең әтинең, колхоз бригадиры белән шаярып көрәшеп, аягын сындырган чак. Гаделҗан абый һәркөн аның хәлен белергә килә. «Сиңа нәрсә булды, Илһамия?» – дип сорагач, апам үзе белән булган шушы хәлне өйдәгеләргә сөйләп бирә. Әти куркып: «Аты үлмәдеме, исәнме икән?» – ди, әни: «Атыңа бернәрсә булмас, исәндер. Кызың турында уйла!» – дип өзгәләнде. Атның кайда калганлыгын белгәч, Гаделҗан абый белән Фарук абыем атны алырга китәләр. Атны исән килеш алып кайтуын күргәч, әти дә сөенә. Тик утын күңелгә тынычлык бирми генә бит: аны ничек тә өйгә алып кайтасы килә.
Икенче көнне авылдашым Хамис абый белән апам, атны җигеп, утынны алып кайтырга урманга китәләр. Ат күрше авылның урман башына кадәр карусыз бара, аннан соң бер адым да атламый, чыгымлый. Бик озак тарткаласалар да, атны тыңлата алмыйлар. Илһамия апам атны район финанс бүлеге ат караучысына кире илтә китә, ә Хамис абый юлсыз кырдан өйгә кайтырга чыга. Илһамия, атны хуҗасына тапшыргач, Рафига апасы янына кереп, булган хәлне сөйләп бирә. Ат караучыны чакырталар, сөйләшү бик кызу була. Ат караучы: «Төрмәгә генә утыртмагыз, утынын да алып кайтып бирәм, ял йортына да җибәрәм, зинһар, кичерегез!» – дип аһ ора. Эшне зурга җибәрмиләр, билгеле. Ат караучы, чыннан да, күп итеп утынны да кайтарып бирә. «Менә шундый гыйбрәтле хәл булган иде минем белән. Хәзер каз эзлисем юк!» – дип сөйләгән иде апам, елмаеп.
Әсрар ҺИДИЯТОВ.
Апас районы, Дүртиле авылы.
Комментарии