«Кемдер җирән, кемдер ишетми, кемдер күрми, ләкин барыбыз да – кешеләр»

«Кемдер җирән, кемдер ишетми, кемдер күрми, ләкин барыбыз да – кешеләр»

«Уңайлы мохит», «инклюзия» дип авыз тутырып сөйләшсәк тә, безнең җәмгыятьтә инвалидларның мөмкинлекләре һаман да чикләнгән булып кала бирә. Сүз гәүдә яки акыл үзенчәлекләре турында түгел. Аларга урамда йөрү, күпчелек биналарга, хәтта дәүләт учреждениеләренә эләгү, белем алу, эшкә урнашу, аралашу мөмкинлекләренең чикле булуы турында. Моңа ярым-кешеләргә караган кебек мөнәсәбәтне дә өстәргә кирәк. Шуңа да алар кимсенеп, үз дөньяларына бикләнеп, бик кирәкмәгәндә зур дөньяга чыкмаска тырышып яши. Ә менә көннәрдән бер көнне син аларның дөньясына килеп эләксәң...

Шушы көннәрдә Казанда «Тынлыкта» дигән күчмә музей ачылды. Русиядә ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр дөньясын яхшы ишетүчеләр дөньясы белән тоташтыра торган күпер рәвешендә эшләнгән бердәнбер шундый музей бу. 2020нче елда Мәскәүдә ачылган булса, хәзер Русиянең төрле шәһәрләрендә гастрольләрдә йөри. Ярославль, Рязань, Владимир, Тула, Уфа һәм башка күп кенә шәһәрләрдә булганнар инде. Менә хәзер Казанга да килеп җиттеләр. 2023нче елның 15нче гыйнварына хәтле «Кольцо» сәүдә үзәгендә (3нче кат, элек кинотеатр булган мәйданчыкта) эшләячәкләр. Шушы кыска гына вакыт эчендә дә шәһәр халкының ишетмәүче кешеләргә карашын бераз булса да уңай якка үзгәртергә өметләнәбез, ди оештыручылар.

«ТЫНЛЫКТА» ИШЕТКӘННӘРДӘН

Музей дигәч тә, пыяла эченә экспонатлар тезеп куелган, аларга кагылырга да, якын килергә дә ярамый, карап кына йөрергә рөхсәт ителә торган җир түгел ул. «Тынлыкта» интерактив проект рәвешендә эшләнгән. Ишектән керүгә, телефоннарны тавышсыз режимга куярга кушалар, бер тавыш та үткәрми торган колакчыннар кидерәләр һәм ишетмәүчеләр дөньясына сәяхәт башлана. Аларның аралашу теле – ишарәләр телендә гадәти сүзләрне күрсәтергә, ягъни куллар ярдәмендә «сөйләшергә», кибеттә үзеңә нәрсә кирәген аңлатырга өйрәтәләр. Бер сәгатькә үзең дә шундый кешеләр роленә кереп карыйсың һәм аларның тормышта нәрсә хис итүен бөтен күзәнәкләрең белән аңлый башлыйсың. Проект бик җитди теманы уен форматында аңлата, шуңа күрә балаларга да, яшьләргә дә кызыклы. Экспонатларга килгәндә, алары да бар. Ишетмәүчеләр төрле заманнарда кулланган җайланмалар белән якыннан танышырга була. Бер диварга зур итеп ярканат канатлары ясалган. Ярканатлар бик начар күрә, ә менә ишетү сәләтләре искиткеч яхшы, махсус тавыш сигналлары җибәреп, тирәлектә шуның буенча хәрәкәтләнәләр. Ишетмәүчеләр музеенда аларны символ буларак алганнар икән.

Уйнап торган музыканы санамаганда, тынлык монда. Ләкин тирә-юньдәге кешеләр – аларның күбесе яшь кызлар – бер-берсе белән нәрсә турындадыр сөйләшәләр. Тик... син аларны «ишетмисең». Чөнки алар ишарәләр телендә аралаша. Әнә бер почмакта ике яшь кыз ниндидер шаян сүз сөйләшә, ахрысы: елмаялар, көләләр. Бер апа икенчесенә кызык-кызып нәрсәдер аңлата: моны кулларының җитез хәрәкәтләреннән генә аңлыйсың, ә сөйләшүнең эчтәлеге билгесез кала. Ә шундый беләсе килә! Монда алар – нормаль кешеләр, рәхәтләнеп аралашалар, көлешәләр, бәхәсләшәләр. Монда син – «нормаль түгел». Синең аларны аңлау, алар белән бергә көлешү, фикер алышу мөмкинлекләрең чикләнгән. Һәм менә моны аңлау, чыннан да, ишетмәүчеләр дөньясына башкача карарга ярдәм итә.

Хис-кичерешләремне музейга нигез салучы Мария Айзинага әйтеп күрсәтәм. Елмая. «Димәк, без барысын да дөрес эшлибез. Безнең максат «менә, ишетмәүче кешеләр бар, аларны жәлләгез» дип күрсәтү түгел. Без кешенең мөмкинлекләре, бер-берең белән – ишетмәүчеләр белән генә түгел, гаилә әгъзалары, дуслар, якыннар белән дә – аралашуның, аңлашуның әһәмияте турында сөйлибез. Икенчедән, безнең җәмгыятьтә үзенең хәленнән кимсенүчеләр җитәрлек. Без аларга да «син дә башкалар кебек үк кеше, бары тик нәрсә беләндер алардан аерыласың гына, һәм бу – нормаль» дип күрсәтергә телибез. Бу очракта да сүз ишетмәүчеләр турында гына түгел. Мәсәлән, мин тумыштан җирән чәчле. Һәм бала вакытымда мине яшьтәшләрем бик еш үрти, мин дә үртәлә идем. Ә бит без барыбыз да төрле. Кемдер җирән чәчле, кемдер ишетми, кемдер күрми. Тик без барыбыз да тигез, барыбыз да кешеләр», – ди ул.

Мария үзе бик яхшы ишетә, нәселендә дә, бу проектка алынганчы якын-тирәсендә дә ишетмәүчеләр булмаган. «Владимир шәһәрендә Леонардо да Винчига багышланган интерактив музей җитәкчесе идем. Бервакыт безгә бер төркем ишетмәүче бала килде. Җитмәсә, тәрҗемәчесез. Ә безнең экскурсоводлар, аңлашыла инде, ишарә телен белми. Хәзер нишләргә? Сабыйлар күзгә карап тора бит. Без сезгә сөйли, аңлата алмыйбыз, дип, кире бормадык, әлбәттә. Бу аларны тагын да ныграк кимсетү булыр иде. Булдыра алганча ишарәләр ярдәмендә аңлаттык. Чит илгә барсак та, телне белмәсәк, куллар ярдәмендә үзебезгә кирәкне аңлатабыз бит. Монда да шулай булды. Һәм балалар безне аңладылар! Бик шатланып, яратып кайтып киттеләр. Менә шушы вакыйгадан соң мин ишетмәүчеләр темасы белән тирәнтен кызыксына башладым. «Тынлыкта» дигән проект шулай туды», – дип сөйләде ул.

«УКЫТУЧЫЛАРНЫҢ КҮБЕСЕ ИШАРӘЛӘР ТЕЛЕН БЕЛМИ»

Күчмә музейның ачылу тантанасына Бөтенрусия ишетмәүчеләр җәмгыятенең Татарстан буенча бүлекчәсе рәисе Венера Мөнир кызы Гаулстон да килгән иде. Татарстанда тумыштан начар ишетүче яисә бөтенләй ишетмәүче 4 меңнән күбрәк кеше бар, ди ул. Бу – рәсми булмаган статистика, чөнки төгәл санын исәпләп бетерү мөмкин түгел, ул мәгълүмат Сәламәтлек саклау министрлыгында да юк. Ә эш җирендә яисә яше олыгайгач чукракланучыларның исәбе бөтенләй алып барылмый икән, андыйлар дистәләгән мең, дип чама белән генә әйтте Венера ханым. Аның белән тәрҗемәче Светлана Булычева ярдәмендә аралаштык. «Без үз казаныбызда гына кайнап ятабыз, шуңа күрә безнең турыда бик күп белмәүләре гаҗәп тә түгел. Бүген безнең бүлекчәдә 18 яшьтән өлкәнрәк 1700 кеше әгъза булып тора, 550 ишетмәүче бала исәптә. Без һәммәсенә дә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Татарстанда ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр өчен 5 коррекцияле мәктәп бар. Белем бирү сыйфаты начарайды, чөнки укытучыларның күбесе ишарәләр телен белми, ә тел белән сөйләгәнне ишетмәүче балалар аңлый алмый. Менә шушы мәсьәләне хәл итәргә тырышабыз. Эшкә урнаштыруда ярдәм итәбез. Эш бирүчеләр ишетмәүчеләрне алырга атлыгып тормый, куркалар. Ә без бит физик яктан сәламәт кешедән бернәрсә белән дә аерылмыйбыз, бары тик ишетмибез генә. Ниһаять, КФУда сурдотәрҗемәчеләр, ягъни ишарә теленнән тәрҗемә итүчеләр курсы ачтыруга ирештек. Бүген Татарстан Республикасы буенча 35 кенә тәрҗемәче бар. Алар бөтен кешегә дә ярдәм итеп бетерә алмый бит», – дип сөйләде Венера Гаулстон.

Аның тәрҗемәчесе Светлана ишарәләр телен үзлегеннән өйрәнгән. «Минем кебекләр, ишетмәүче туганнарына ярдәм итү өчен ишарәләр телен өйрәнгән кешеләр бар ул. Тик алар профессиональ тәрҗемәче булырга теләми. Шуңа күрә тәрҗемәчеләрне яңа баштан тәрбияләргә кирәк», – ди ул.

Сүз уңаеннан, татарча ишарәләр теле юк. Әнә Светлана да татар гаиләсендә туып үскән булган, тик гомер буе русча аралашкач, русча ишарәләр телен куллангач, татарчаны белми диярлек. Ә русча ишарәләр телен француз эмигранты керткән. Русиядә керткәннән соң, Америкага китеп барган. Шуңа күрә Франция, Русия һәм Америкада яшәүче ишетмәүчеләр бер-берсе белән аралаша ала, ә менә Америка белән Британиядә яшәүчеләр бер-берсен аңламый. Хәер, анысы өчен халыкара ишарәләр теле бар. Халыкара конкурслар, ярышлар вакытында шуның ярдәмендә аралашалар.

Венера Гаулстон әйткән коррекцияле мәктәпләр – Мәгариф министрлыгы канаты астында. «Казанда 45 база мәктәбе бар. Аларда да төрле дәрәҗәдә мөмкинлекләре чикле балалар өчен шартлар тудырыла. Дөрес, ишетмәүче балалар күбесенчә коррекцияле мәктәпләргә бара, аларга анда бөтен шартлар да тудырылган. Андый балалар белән эшләүче укытучылар җитми. Чөнки элегрәк аларны күпләп әзерләү юк иде, федераль канун кертелгәннән соң, 2016нчы елда мөмкинлекләре чикле балалар күпләп гадәти мәктәпләргә килә башлады. Менә шунда укытучыларга кытлык барлыгы аңлашылды. Хәзер кадрлар мәсьәләсен дә хәл итәргә тырышабыз», – дип сөйләде Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов.

Ирина Подгорнова – профессиональ сурдотәрҗемәче, заманында Санкт-Петербургта курслар тәмамлаган. «Татарстанда 20ләп кенә сурдотәрҗемәче бар иде, бәлки, бераз күбрәктер. Тәрҗемәчеләр безнең республикада гына түгел, бөтен җирдә дә җитми. Шуңа күрә быел КФУда махсус курс кертелүе бик әйбәт. Дөрес, Казанда шәхси югары уку йортларында ниндидер курслар бар иде инде. Тик анда ишарәләр телен белгән, ләкин «катыргы»сы булмаган кешеләр йөрде. Курс үткәннән соң диплом бирәләр бит, ә шул «катыргысыз» эшкә урнашып булмый», – дип сөйләде. Сүз уңаеннан, гомер буе ишетмәүчеләр белән эшләүче Ирина инклюзиягә, ягъни мөмкинлекләре чикле балаларны гадәти гомумбелем бирү мәктәбендә укытуга каршы. «Бу – күз буяу гына. Андый балалар тулысынча сәламәт балалар белән бер дәрәҗәдә укый алмый. Нәтиҗәдә, аларның өлгереше дә, алган белеме дә начар була», – ди ул.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии