Ничә бөртек калдык?

Йә телевидение, йә радиодан, йә басма матбугаттан шундый җөмләләр ишетелгәли: «Фәлән Фәләнев милли җанлыларыбызның иң танылганы, күренеклесе, ләкин урысча белем алган, шуңа бөек халык телендә генә сөйләшә». (Татар бөек халык түгелме әллә?) Теге фәлән әфәнде урысча гына чыгыш ясый, сөйли. Туган телемдә сөйләшә белмим, әти-әниләр өйрәтмәгәннәр дип акланып ала белә. Үзе өйрәнсен, алайга калса. Әнә хәзер ата-аналар, әби-бабайлар да нәселләре дәвамчыларына шундый ук мөнәсәбәттә. Байтагы! Бу – коллык, хурлыкның каннарына сеңгәнлеге инде. Байтаклар башка кавем өчен тырыша, үлә-үлә хезмәт итә. Шундыйлар турында яңа китап чыгачак икән. Бик хуп! Андагыларның ничәсе генә туган, Анасы телендә камил итеп аңлаша ала?! Тагын татарча белем алмаганмы инде? Акланып та карыйбыз! Ә сакланып калу дигәндә тапталабыз идәндә без. Милли яктан юкка чыгып бара битебез. Шулай да бетмибез. Әмма урыс телле күбебез. Хәтта гаиләләрдә дә кызганыч күренеш. Күпләр өчен, аеруча шәһәрләрдә, район үзәкләрендә татар булып та туган телләрен хөрмәт итү генә түгел, сөйләшергә дә теләге булмаган буын оешып, бәлки, оештырылып ята. Татарстанның түрдәге иптәш-әфәнделәре ана телебез өчен тырышалар шикелле тоелса да, үзгәреш ничек соң?

Милләтебез юкка чыкмаячак. Ышаныргамы, юкмы? Урыс теллегә әйләнү ихтималы зур. Катнаш теллелек концерт, театрга да үтеп керә башлады. Моңа игътибар гына аз… Милли җанлыларыбыз ничә бөртек калды икән? Милли бөркетләребез. Хәлләребез мөшкел булса да, Аллаһыбыз бар.

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Комментарии