Гомерем мизгелләре

Гомерем мизгелләре

Мин элеккеге Калинин районы (бүген Актаныш), Әгъбәс авылында 1939нчы елны дөньяга килгәнмен. Быелның 18нче апрелендә миңа 81 яшь тулды. Бу язмамда языласы кешеләр барысы да шушы авылныкылар.

Әтием Исламов Әхмәтҗан Нурмөхәммәт улы 1913нче елда бик ишле гаиләдә туа. Мәктәпне тәмамлагач, аны авыл советы секретаре итеп эшкә алалар. 3 ел армия хезмәтендә була. Армиядән соң кабат авылга кайта. Бу юлы инде аны авыл советы рәисе итеп куялар. Эшен бик тә яратып башкара, аны хәтта Казанга депутат итеп тә сайлыйлар. Әнием белән алар 1937нче елда өйләнешә. Балалар бакчасында эшләр өчен, әни Казанда 3 айлык курсларда укып кайта. 1939нчы елда – мин, 1941нче елның гыйнварында сеңлем дөньяга килә. Миңа исем кушар өчен бик күп кунаклар килеп, клубта зур бәйрәм оештыралар. Сеңлемә дә сайлау көнне бик күп кунаклар җыеп, шулай ук клубта исем кушалар. Әтием гармунда уйный, әни бик матур итеп җырлый.

Бала чакта минем күзләрем бик начар күрә иде. Әти берсендә сессиядән кайтып, мине күтәреп ала да: «Врачлар белән сөйләшеп кайттым, ике көннән операциягә барабыз», – дип торганда, сугышка китәргә повестка кертеп бирәләр. Әти сугышка киткәндә, мине авылны чыкканчы күтәреп: «Эх, кызымны врачка алып бара алмадым бит», – дип елап бара. «Сине әтиеңнән көчкә аерып алдык», – ди иде әни. Әти белән әни бергә биш ел гына яшәп кала. Ул киткәндә миңа – 2,5 яшь, сеңлемә бары 6 ай гына була. Туганнан соң әлегә кадәр иң рәхәт көннәремне әти бар чагында яшәгәнмендер сыман.

Исламовлар сугышка дүрт бертуган китә. Бер энеләренең үлгән хәбәре килә, бер энеләре яраланып кайтып, авылда җирләнә. Әти сугышта пулеметчы була. Днепрны чыкканда яраланды, дип, бер иптәше хат яза. Аннан 1945нче елның 5нче маенда, үлде, дигән кара мөһерле кәгазь килә. Әтинең абыйсы Нургата абыйдан бер хәбәр дә килми.

Әнием Исламова Фәрхенур Шәрифулла кызы 1913нче елда шушы авылда туа. 3 яшеннән – әнисез, 6 яшеннән әтисез кала. Туганнары аны Чуракайдагы балалар йортына тапшыра. Аннары ул йорт башта Мәчтигә, аннары Минзәләгә күчә. Абыйсы белән бергә булса да, әни туган авылын бик сагына. Каникулларда абыйлары аларны кунакка алып кайтып, үзләрендә берәр ай яшәтә. Боларның караучылары бар, дип, әни белән абыйсын балалар йортыннан чыгаралар. Берсенә – 10 тулмаган, икенчесенә 12 яшь, җәяүләп кайтырга чыгалар. Салам эскертләрендә куна-куна кайталар. Авыл зиратына кадәр кайтып җиткәч, абыйсы: «Син шуларга кайт инде, син аларга бала карарга кирәк. Мине алмаслар, хәер сорашып булса да тамак туйдырырмын», – дип, кочаклашып елашып аерылышалар. Абыйларының 9 баласы була. Берсе дә эшләми. Кичтән дүрт сыерны чыгарып җибәрәләр. «Идәндә йоклаганда җиңгәй ялан аякка баса. Торып, сыерларны җыеп алып кайтырга кирәк, – дип искә ала иде әни. – Берәр сыер койрыгын күтәрә башласа, тизрәк барып, аякны җылытам». Ятим бала түзә шул барысына да, түзми ни эшләсен. Балачагы аның шулай үтә. Әти киткәч, аны ике баласы белән яшәгән өйләреннән чыгаралар. Әни тагын урамда кала. Кем кертә, шуларда яши. Бабайларда яшәрлек булмый. Аларда үзләреннән башка да йортсыз калган ике гаилә көн күрә. Әни әтинең гармуннарын, сәгатен, костюм-чалбарларын сатып, 3 метрга 4 метр булса да бура алып, өй сала. 6 сутый җир бирәләр. Үзе су аша гына ясле-бакчада эшли. Ике елдан балалар бакчасы ябыла, колхоз аны алып бара алмый башлый. Әни дә колхозга эшкә чыга. Әбекәем бик мәрхәмәтле кеше иде. Безгә килсә, ашарга кыстырып, аякка кияргә түтәйләрдән калган оекларны ямап алып килә иде. Тормышыбыз авыр иде. Барысын да яңадан башлыйсы бит. Ягарга кирәк, ашарга бернәрсә юк. Урманнан бер чыбык та алырга ярамый. 3-4 хатын төнлә белән бергә урманга барып, берәр бәйләм утын күтәреп кайталар иде. Кешедән пычкы алып торып, иртүк аны сәкегә салып кисәбез. И әнкәй, безнең белән күпме җәфаландың икән син?! Авыл советы председателе безгә якын гына яши. Әнкәй көндез эштән кайткач, шуларга Калмыядан сигезәр көянтә су ташый. Көн дә шулай. Әй ул тауларның биеклеге! Без сеңлем белән сәкедә әнкәйнең толыбын бөркәнеп утырып торабыз. Безгә бәләкәй савыт белән катык, ипи телеме җибәрәләр. Без тәрәзәнең бозын җебетеп, берәр кеше үтсә, шул катыкка кашыкның арткы ягын гына тидереп, ялап куябыз. Күп капсаң, тиз бетә. Шулай ачлык белән көннәр үтә тора. Җәйгә чыккач, кеше бакчаларын казып, кәлҗемә җыябыз. Кычыткан чыга башлагач, әнкәй иртүк уята да, кеше җыеп бетергәнче чыгыгыз, кызым, дип, безне кычыткан җыярга чыгарып җибәрә. Бер кәҗә сатып алдык, аны савабыз. Аңа торак корыштырдык. Ул арада миңа беренче класска барырга да вакыт килеп җитте. Әнкәйнең бер чаршавы бар иде. Шуннан сеңлем белән икебезгә күлмәк тегеп кидерде. Аннары кыш җитте. Ә минем өскә кияргә киемем юк. Әнкәй кешедән кул чанасы сорап торып, мине толыпка төреп утырта да, мәктәпкә илтеп куя. Укудан соң тагын шулай барып ала. Мине – 2 класс, сеңлемне 1 класс шулай йөртте. Икебезнең дә җылы киемнәребез юк иде.

Тора-бара сыер алдык. Аны өйгә кертеп савабыз, тышта салкын. Бозавы да өйдә. Әнием безне җырларга, биергә өйрәтте. Клуб каршыда гына. Клуб мөдире Аблаева Әгеҗибә апа Нәкый Исәнбәтнең «Зифа» спектакленә икебезне дә чакырып керде. Мине – малай роленә, сеңлем кыз ролен башкарасы.

1954нче елда җиденче классны тәмамладым. Сеңлем 10 классны Байсарда тәмамлады. Дүшәмбе көнне иртән аягына чабат киеп, биштәренә 1 ипи салып китә иде. Бер атнага бар ризыгы шул. Укып бетергәч, иптәш кызы белән Бөгелмәгә китеп, эшкә урнашты. Аннан кияүгә чыкты. Кече сеңлем Лиза сигезенчене укып чыккач, төрле эшләрдә эшләде. Мине исә урман кисәргә җибәрделәр. Лиза бәләкәй генә булса да, минем урынга сыер саварга калды. Аңа бик авыр булды инде. Бидоннарны машинага күтәреп бушатырга кирәк. Бик тырышып эшләде, алдынгы савымчы булды, алдынгы савымчылар слетына барды, депутат булып сайланды. Кияүгә чыгып, ике кыз үстерде. Башта кайнаналары белән яшәделәр, аннары Бөгелмәгә китеп, укып чыкты. Пенсиягә киткәнче Бөгелмәнең район кибетендә эшләде.

Тормыш үз көенә генә бара иде… Уртанчы сеңелләр машина алды. Шуңа утырып, ике сеңел, ике кияү, 3 бала безгә кунакка кайттылар. Киткәндә Азнакай янында авариягә очраганнар. Олы кияү белән олы сеңлем, Лизаның олы кызы һәлак булды. Лизаны, кияүне, ике баланы Азнакай больницасына салдылар. Без иптәшем белән барып, һәлак булган туганнарыбызны җирләдек. Үлгән сеңлемнең ике баласы калды. Больницадан чыккач, аларны Лиза үзләренә сыендырды. Мин дә шунда идем, больницадан чыккач, үлгән сеңлемнең кызы: «Тәлгать абый, Лиза апа, мин сезгә әти-әни диярмен, ачуланмассыз инде», – ди. Барыбыз да кочакланышып еладык. Инде ул балалар барысы да үсте, үз тормышлары белән яшиләр.

Мин үзем дә бик зур кыенлыклар белән үсеп, 1954нче елда 7 классны тәмамладым. Мәктәптән соң колхоз эше башланды. Ашарга һаман да шул кычыткан, кәлҗемә. 1955нче елда колхоз ГЭС төзи башлады. Авыр эшкә гел дә шул ятимнәр инде. Безне Аязкульдә баржадан цемент бушатырга алып киттеләр. Ул вакытта цементның бер капчыгы 50 кг иде. Ничекләр эшләгәнбездер, кич кайтканда күлмәкнең аркасы ертылып, җилкәләр чи кан була иде. 1957-58-59нчы елларда Горкига торф чыгарырга киттем. Беренче елда такта чемодан, икенче елда бәләкәй сандык, өченче елда кияүгә барырга зур сандык, кием-салымнар алып кайттым. Кыш көннәрендә авыл яшьләре белән гел концерт-спектакльләр куя идек. Мине еш кына төп рольләргә билгелиләр. Әгеҗибә апа декрет ялында булганда клубта үзем дә дүрт ел эшләдем. Ул вакытта кеше нәрсә әйтсәң дә тыңлый иде. 1960нчы елдан 1976нчы елга кадәр терлекчелектә эшләдем. Булачак ирем Фәнүс белән 10 ел дус булып йөргәннән соң, 1968нче елның җәендә өйләнештек. 1976нчы елны кичке мәктәптә укып, урта белем турында аттестат алдым. 1976нчы елда бездә яңа мәдәният йорты ачылды. Пенсиягә киткәнче – 20 ел аның директоры вазыйфасын башкардым. Бу эшемдә ирем Фәнүс тә бик булышты. Ул карап кына торырлык чибәр, бөдрә чәчле, баһадирдай егет иде. Бер кыз белән бер малай үстердек. Икесе дә югары белем алдылар. Кызым тормышка чыгып, матур гына яшәгән вакытта, 38 яшендә өч баласы белән тол калды. Ул вакытта Фәнүскәем үгезләр симертүдә иде. Шуларга салам алып кайтканда башы әйләнеп, тимер улакка егылып төшкән. Бик нык имгәнгән, ләкин аңында иде. 1997нче елның җәе иде ул. Актаныш больницасында 17 көн яткач, вертолет белән Казанга алып киттеләр. Ике ай ятканнан соң гына операция ясый алдылар. Утырып тора алмый, коры тире белән сөяккә калды. Өйгә кайткач, бераз рәтләнеп, инде азрак аягына да баса башлаган иде, яман шеш дигән чир килеп чыкты. Узган елның 26нчы сентябрендә Фәнүскәем белән бәхилләштек. Шуннан бирле үземне берничек тә тәртипкә китерә алмыйм. Иремне 22 ел карадым, төрле вакытлар булды. Ул гел ятып кына тормады, әзрәк хәле булса, умарталары янында кайнашты. Хәзер аларны үзем карыйм.

Фәнүс исән булса, боларның берсен дә язмас идем, ичмасам, эчемне шулай бушатыйм дидем. Безнең өлешкә сынаулар бик күп булды. Башкаларга күрергә язмасын.

Лена ГАЛЛӘМОВА,

Актаныш районы Әгъбәс авылы

Комментарии