Кешеләр һәм үзгәрешләр

Кешеләр һәм үзгәрешләр

Мүлмә тавын менүгә, машина тәгәрмәчләре дөбер-шатыр килә башлады. Болай да кан басымы югары булган апа аңын югалта дип торабыз.
– Нишләде бу кешеләр?! Ерткычка әйләнәме әллә? Безнең аларга нинди начарлыгыбыз тигән? – дип, сумкасындагы даруларын берәм-берәм йота башлады.
Шофер сул якка янтайган машинаны, юл кырыена чыгарып туктатып өлгерде. Карасак: автомобилебезнең сул яктагы тәгәрмәчләренең икесе дә тишелеп-теткәләнеп беткән. Дискларның җиргә ышкылуыннан төтен чыга, алар кызган, шиналарга менә-менә ут кабарга тора. Арабыздан берәү елгыррак булып чыкты: тиз генә утсүндергечне тартып чыгарды да тәгәрмәчләргә көбек сибәргә тотынды. «2-3 минутка соңга калсак, машинабызга ут кабып, үзебез күккә очачак идек бит. Ачык авызлар», – дип безне ачуланды ул.
Әллә дарулар бераз булышты, әллә язгы табигатьнең саф һавасы тәэсир иттеме, авыру апа сөйләп китте:
– Әнә Мүлмәнең теге як тау башында механизаторлар җир тырмалый. Күрәсезме?
Без, кулларыбызны маңгайга куеп, карашларыбызны тауның икенче башына төбәдек. Механизатор дигән бәндәләр, безнең машинага карап, бот чабып көлә.
Апабыз сүзен дәвам итте.
– Әнә шул тракторчылар, машиналарның көпчәген тишү өчен, җиргә тырма күмгәннәр. Җирдән чак-чак кына ыржаеп торган тырма тешләрен машина ул урынга килеп җиткәч кенә күрдем. Машина алар өстеннән узып китте. Һәм менә нәтиҗә: кемгә шатлык – кемгә кайгы. Явызлык эшләргә теләүчеләр, эчкечеләр, наркоманнар, талаучылар, үтерүчеләр… Аларның саны артканнан-арта бара. Безгә зыян китергән Мүлмә (Биектау районы) ир-атларының да өйдә газиз балалары, яраткан хатыннары бардыр, әлбәттә. Гаиләдә үзләрен үрнәк итеп тотсалар да, барыбер алар кайчан да булса гаиләдә дә, авыл яки башка берәр урында тагын начарлык эшләүдән тайпылмаячак. Адым саен «нинди начарлык эшлим икән?» дип уйлап йөрүчеләр, билгеле, гаиләдә дә, мәктәптә дә тиешле тәрбия алмаган, – диде ул.
Мәшһүр педагоглар әйткәнчә, яшь буында әхлак сыйфатларын бары тик билгеле бер эзлеклелектә максатчан тәрбия эше алып бару нәтиҗәсендә генә формалаштырып була. Тәҗрибә күрсәткәнчә, кеше мәктәптә, гаиләдә әйбәт тәрбия алса, аның әти-әнисе, туганнары да үрнәк булса, бу малай яки кыз тәрбияләнә торган гаиләдә, мәктәптә әхлак сафлыгы хөкем сөрә, аларда иҗтимагый әхлакның чын кыйммәтләре кадерләп саклана. Мәгълүм ки, һәр кеше нәрсәгә дә булса, әйтик, музыкага, рәсем ясарга билгеле бер фәнне үзләштерергә яки техник иҗатка һәвәс була. Ләкин аның сәләте, мавыгулары бары тик җәмгыятьтә, аның булышлыгында гына үсә ала. Шушы олы максатны гамәлгә ашыру өчен җәмгыять белем һәм тәрбия дигән көчле коралны куллана.
Бернинди дә сәләте булмаган кеше тормышта бик сирәк очрый. Бу – нормадан тайпылыш. Моңа ата-аналарның сәламәт булмавы, алкоголизм, тормышыбызга соңгы елларда киң үтеп кереп наркоманлык, педагогик наданлык сәбәпче.
Хәзерге заманда тормышта үз урынын табуларына ирешү өчен, укучыларга, иң беренче чиратта, төпле гомуми белем бирү, аларда акыл хезмәтен физик хезмәт белән гамәли рәвештә бәйләп алып баруга тирән ихтыяҗ һәм осталык тәрбияләү зарур.
Кешелек дөньясы туплаган гыйлемне үзләштерү күнекмәләре бирүгә исә балада бары тик кызыксынучанлык, гомере буе үзлегеннән белемен күтәрү, үзен камилләштерү сыйфатларын үстергәндә генә ирешеп була. Ә җәмгыятьнең хәзерге үсеш шартларында даими уку һәм белемне яңарту ихтыяҗы иң мөһим эшкә әверелә.
Кеше тәрбияләү – күпкырлы процесс. Әмма аның ике ягы бар: бер яктан хис һәм рух, икенче яктан акыл тәрбияләү хәлиткеч булып тора. Үзеннән-үзе аңлашылганча, аларның берсен икенчесеннән аеру мөмкин түгел. Болар – шәхес өчен иң кирәкле сыйфатлар.
Тагын шунысын да билгеләп үтү урынлы булыр: бала мәктәптә, гаиләдә тиешле тәрбия алса да, кайвакыт ул, үсеп җиткәч, төрле кешеләр белән аралашып, төрле мохиттә эшләп, үзендә тискәре сыйфатларны күбрәк туплый. (Моңа алда бер мисал китерелде инде.) «Нигә мин бу кешеләр арасында «ак карга» булып йөрергә тиеш әле. Әнә теге кеше законга сыймаган эшләрне дә законга яраклаштырып «эшли». Мин дә шулар кебек булыйм. Шулар кебек булсам, баерак яшәрмен, балаларым, оныкларым да үзләре теләгән югары уку йортына укырга керер, үзләре теләгән эшкә урнашыр», – дип уйлый ул һәм шул уйларны гамәлгә ашыра башлый. Түрәләрнең бер-берсе белән ярышып, миллионнарча сумлык байлык туплавы гадәткә кереп бара. Мәсәлән, кайбер хезмәт коллективларының хәзерге тормыш-яшәешен генә искә алыйк. Әйтик, берәр хезмәткәр хуҗага ни сәбәпледер ошап җитмәсә (моңа, билгеле, ул хезмәткәр турында «шымчыларның» хуҗага төрле гайбәтләр җиткереп торуы да сәбәпче), яисә ул үз фикерен «хуҗа» белән килештермичә җыелышларда чыгыш ясаса, хезмәткәрнең үзеннән өстенрәк фикерле булуын тойса, эш методы әзер. Моңа мисалларны күп китерергә мөмкин. Мәсәлән, уртачадан түбәнрәк эшләүче берәү, таныш-белешләре аша әйбәт кенә урынга җитәкче итеп билгеләнә. «Җылырак» урынлы эшкә күчерелгәннең күңеле шат. Эш бара, чөнки коллективта күп еллар эшләгән тәҗрибәле кешеләр байтак. Төп йөк алар өстендә. Хуҗага акча да саллы гына керә. Әмма тәҗрибәлерәкләрнең үзләрен иркенрәк тотуы, үз фикерләрен ачыктан-ачык әйтүе «хуҗага» бик үк ошап җитми. Әлеге җитәкче кеше бервакыт: «Мин – офицер, билгеле бер органнарда штаттан тыш хезмәткәр дә булган кеше», – дип, коллектив әгъзалары күңеленә шом салып куя. «Кем җитәкчелегендә эшләвегезне белеп торыгыз. Миңа каршы килсәгез, минем фикер белән килешмәсәгез, сезне алда нәрсәләр көтәчәген чамалагыз», – дигән кисәтү сүзләре була бу. Бу сүзләр юкка гына әйтелми. Тиздән ул теге яки бу мәсьәлә турында аның фикереннән өстенрәк фикер әйткән кешеләрне астыртын гына эзәрлекләргә керешә. Коллективтагы кайбер кешеләрне дә бу хезмәткәргә каршы «көрәшергә» котырта. Анда эшне нәтиҗәлерәк оештыру кайгысы юк. Аның өчен иң мөһиме – «дошманнарны» эштән китәргә мәҗбүр итү, күбрәк акча каеру. Кадрларны кыскартсаң, хезмәт хакын да арттырып була икән бит. Анысы шулай. Тик түрәнең үзе эшли торган учреждение эш юнәлешен төпле белмәве, эшне тиешле дәрәҗәдә оештыра алмавы сәбәпле, учреждение чыгара торган продукциянең сыйфаты начарайганнан начарая, аның белән кызыксынучылар саны да елдан-ел кими. Ә хуҗа эшне төзәтү өчен ниләрдер уйлый. Тиешле белем һәм күнекмәгә ия булмау, замана җилләре абзыйны төзәтә алмый инде. Кызганыч… Мондый мисалларны җәмгыятебез тормышыннан күпләп китерергә мөмкин. Әнә өстәмә түләүләрдән тыш, айлык хезмәт хакы 132 меңәр сум булган Русия Дәүләт Думасы депутатлары да: «Безнең хезмәт хакы да министрлар ала торган акчага тиң булырга тиеш», – дип гауга куптара. Елына 5-6 миллион сум акча алучы (бу – декларациягә кертелгәне генә әле) чиновниклар үзләренең хезмәт хакыннан канәгать түгел. Матбугатта язылганча, аларның күбесенең чит илләрдә кыйммәтле виллалары бар. Акчалары да чит ил банкларында. ЛДПР лидеры, үзенең керемнәрен яшерү өчен, әйбәт ысул уйлап тапкан: мал-мөлкәтен ЗАГСта теркәлмичә генә бергә яши торган хатыны исеменә яздырган да, трибунадан: «Минем законлы хатыным юк, байлыгы күп дип, миңа бәйләнә алмыйсыз», – ди. Мондый күренеш башка депутатларны да канатландырып җибәргән. Аларның 20ләбе, байлыкларын хатыннары исеменә яздырып, алар белән суд аша аерылышкан. Әнә макталган «Вамин» акционерлык җәмгыяте хуҗасы да, предприятиене 19 миллиард сум кредитка чумдырып, Мәскәүдә рәхәт кенә яши бирә. «Вечерняя Казань» газетасы язганча 2-3 ел эчендә 3 миллиардлап сум бюджет акчасын туздыручылар да әйбәт кенә яшәп ята.
Билгеле, мактаулы эшләр, зур үсеш, казанышлар да бар. Аларны инкарь итмичә, күңелне күбрәк борчыган мәсьәләләр турында сөйлисе килә. Чикне-чаманы белеп эшләүче үрнәк җитәкчеләр күбрәк булса, тискәре күренешләр, азрак булыр иде, әлбәттә. Җәмгыятьнең хәзерге торышы байлык тупларга хирыс кешеләрне менә шундый юлларга этәрә, күрәсең. Ә мәктәптә, гаиләдә, югары уку йортында, хезмәт коллективында чын тәрбия алган кешеләр ят юлларны читләтеп үтә. Бу уңайдан яңадан мәктәп, мәгариф турында сөйләмичә булмый.
Мәгариф тарихы мәктәп һәм җәмгыятьнең үзара мөнәсәбәте һәрчак катлаулы булуын раслый. Мәктәп яшәеш ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тырыша. Әмма тормыш һәрвакыт үзгәреп тора, андагы кискен мәсьәләләр бергә тупланып бара. Менә шул сәбәпләр мәктәп тормышын азмы-күпме үзгәртүгә этәрә. Әмма шуны истә тотарга кирәк: мәгарифне тирәнтен үзгәртеп кору җәмгыятьнең үзен дә тамырдан үзгәртүне таләп итә. Бары тик шул вакытта гына яңа тарихи чынбарлык нигезендә мәктәп тә үзгәреш кичерә ала.
Өстә әйтеп киткәнчә, мәгариф системасында тәрбия үзәк урынны алып тора.
Тәрбия – укучы шәхеснең үсеш процессы белән максатчан идарә итү ул.
Тәрбия турында сөйләгәндә, тагын бер мөһим мәсьәләгә тукталып үтмичә булмый. Матбугат битләрендә, радио, телевидение тапшыруларында Русиядән тәрбиягә алган балаларны Америка гражданнарының кыйнап үтерүе турында әледән-әле хәбәрләр яңгырый. Русия матбугат чараларында язылганча, соңгы дүрт дистә елда чит ил гражданнары Русиядән 50 меңгә якын баланы уллыкка яки кызлыкка алган. Шуларның 20гә якыны үтерелгән. Моннан тыш, Русиянең үзендә һәр елны меңнәрчә сабый үз гаиләләрендә кыйнап үтерелә. Русиядә һәр елны 45000 мең сабый югала.
Без: «Русия – бай ил», – дип әйтергә яратабыз. Менә шушы илдә миллионга якын ятим бала бар. 200 миллионлап бала сукбайлыкта йөри. Авыру балалар саны да хәттин ашкан. Аларны сәламәтлек саклау органнары тиешенчә дәвалый алмый. Радио, телевидение бу балаларны чит илләрдә дәвалау өчен кешеләрдән акча җыю белән мәшгуль. Хәзерге байлар да күбесенчә Израильдә, Германиядә дәвалануны хуп күрә. Ә гади кешеләр хастаханәләрдә, шифаханәләрдә теге яки бу дәваны алу өчен айлар буе чират торырга мәҗбүр. Дәваланган өчен акча түләү киң тамыр җәя. Медицинаны иминиятләштерү компаниясе оештыру да көтелгән нәтиҗәне бирмәде. Хәзер участок терапевтына керү өчен дә 1 атна алдан язылырга кирәк. Билгеле, кичектерелмичә хәл ителергә тиешле мәсьәләләр бик күп. Җәмгыятьнең аек акыллы кешеләр тәрбияләве, нык гаиләләр, хезмәт коллективлары булдыруы өчен күп тырышлык куясы бар. Моны балаларны, гаиләләрне яклау фондлары, наркоманлыкка каршы көрәш конторалары ачып кына хәл итеп булмый. Җәмгыятебездә бу тискәре күренешләр, кешеләрнең бер-берсен бүре итеп күрүе, әле әйтеп киткән мисалларда тасвирланган хәлләр тамырын бик тирән җибәрде. Аларны булдырмау өчен законнарның тиешле дәрәҗәдә эшләвенә, хокук тәртибен бозучыларга каршы катгый чаралар күрелүенә, һәр кешенең кешегә дөрес мөнәсәбәтен булдыруга, аек акыллы кеше формалаштыруга ирешергә кирәк. Юкса, җәмгыятьтә тискәре күренешләр арта гына тора.
Хәзерге чорда безнең илдә бара торган яшәү өчен көрәш, җәмгыятьтә үз-үзеңне генә ихтирам итү хисенең көчәя, коллективларның таркаулана баруы, җитәкчеләр арасындагы коточкыч коррупция, яшьләр арасына базар мөнәсәбәтләренең кыргый законнары үтеп керүе, алдашу, талау, наркоманлык, эчкечелек, кешеләргә начарлык эшләргә тырышу, яшь кешенең якты омтылышларын сүндерә, үзенә тиешле тормыш юлы сайларга комачаулый. Аңа еш кына гаилә дә ярдәм итә алмый. Бу шартларда җәмгыятьнең гуманлы тәрбия системасы булуы шарт. Ә аңа ирешү өчен күпме көч, акча сарыф итәргә, инде бозылып өлгергән кеше күңелен «төзәтергә», дистәләрчә ел дәвамында планлы, дөрес гамәлләр кылырга кирәк.
Мәҗит ВӘЛИУЛЛИН.
Русиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Каюм Насыйри бүләге иясе.

Комментарии