Нәсел

Мин Ринат Хәйруллинның «Безнең мирас» журналында 2021нче елгы 7нче санында басылган Вагыйз Гарифуллин һәм Хәлим Сәлаховка багышланган «Мамадышның мәшһүр рәисләре» дигән мәкаләсен бик рәхәтләнеп укып чыктым. Хәлим әле яшь, шуңа күрә аның турында ишетеп кенә беләм, ә менә Вагыйз белән әле сугышка кадәр үк Түбән Ушмы җидееллык мәктәбен, соңрак Мамадыш педагогика училищесын тәмамладык. Аннан соң безнең юллар аерылды: мин хәрби училище тәмамлап, озак еллар Совет Армиясе офицеры булып хезмәт итеп, Татарстанга пенсионер булып кайттым, ә шул елларда Вагыйз Гарифуллин танылган рәис булып җиткән.

Ринат Хәйруллин мәкаләсендәге теманы дәвам итеп, атаклы крестьян Гарифуллиннар нәселе турында берничә сүз әйтәсем килә. Әтием сөйләве буенча, Гарифуллиннар нәселе буенча Вагыйзның ерак абыйсы Түбән Ушмының бай крестьяны буларак, Николай II патша заманында тау битенең 3 гектар җирендә зур алма бакчасы үстерә. Соңрак Совет хакимияте елларында ул бакча колхозныкы булып китте. Кулакларга каршы көрәш башлангач, Вагыйзның ерак абыйсы гаиләсе белән бөтенләйгә туган авылыннан китә һәм читтә вафат була. Вагыйзның өлкән апасы Зөләйха дәһшәтле сугыш елларында (1941-1945) Түбән Ушмының авыл Советы рәисе булып эшләде һәм, бөек юлбашчы Сталинның «Барысы да фронт өчен» исемле законы белән, колхозда җыелган уңышны соңгы бөртегенә кадәр хөкүмәткә тапшырып барды. Әмма сугыш бетүгә үк, шул ук Сталинның «урыннардагы өзеклекләр өчен» законы белән, ул төрмәгә озатылды.

Бу күптәнге вакыйгалар миңа шуның белән дә истә калды, чөнки педучилищеда укыган елларда җәйге каникуллар вакытында, колхозның алма бакчасына каравылчы булып урнашып, үземә хезмәт көннәре эшләдем. Пенсионер булгач та Түбән Ушмыда яшәүче өлкән яшьтәге әти-әниләремнең хәлен белергә еш кайта идем, моның өчен Горький автомобиль заводында генераллар һәм авыл хуҗалыгы чиновниклары өчен чикләнгән күләмдә генә чыгарылган иске вездеход М-72 (Победа) сатып алдым. Бу могҗизада авылның юлсыз урамнары буйлап йөзеп үткәндә бөтен авыл халкы мине кызыксынып күзәтә иде: әти-әни йортына «йөзеп» барып җитә аламмы, юкмы, янәсе.

Вагыйзның кече энеләренең берсе – Салих Гобәйдуллин Алабуга педагогика институтын тәмамлагач, армиядә гади солдат булып хезмәт итте, аннан нишләптер Казанның атаклы психик авырулар хастаханәсенә кайтты. Имеш-мимешләргә караганда, армиядә ул кырыс хөкем ителеп, озак елларга күз уңыннан югала. Аны күпләр хәбәрсез югалган дип санаган иде, әмма ул 1970нче елларда Казан шәһәре урамнарында сукбай кебек күренә. Ул хәтта җәй көне дә җылы мамык чалбардан, брезент плащтан һәм җылы бүректән йөри. Милиционерларны кулын тузган бүрегенә куеп сәламли, һәм ул шәһәр транспортына комачаулап, юл аша ярамаган урында чыккан вакытта да алар аңа кагылмыйлар иде. Хакимият өчен куркынычсыз булгач, аны каникулларга җибәргәннәрдер инде. Һәм бервакытны, чираттагы каникул вакытында бертуган абыйсы Вагыйзларда кунакта чакта, психик хастаханәгә кайту турында повестка алгач, Салих төнлә мунчада асылынып үлә.

Бәхетсезлеккә күрә, икенче көнне үк Салихны күмү өчен кабер такталары әзерләгәндә, колхоз столяркасында Вагыйз үзе дә үлеп китте. Шул ук айда берьюлы ике абыйсының үлемен кичерә алмыйча башына кан савып, Вагыйзның иң кече энесе – колхоз ветеринары Зиннәтулла да вафат булды. Алар барысы да Түбән Ушмының зиратында янәшә күмелгәннәр.

Бу вакыйгалардан соң берничә ел үткәч, Вагыйзның бердәнбер улы – Чаллының 48 яшьлек уңышлы эшмәкәре Шамил Гарифуллин үлеп китә. Вагыйзның хатыны – Асия Гарифуллина Лаешта өлкән яшькә җитеп күптән түгел вафат булды. Аллага шөкер, Гарифуллиннар нәселеннән Вагыйзның кызы бүген исән-сау.

Локман ЗАКИРОВ

Комментарии