Гаепне кемнән эзлисе?

Гаепне кемнән эзлисе?

«Күп телләрне белү – яхшы шөгыль,

туган телең үги калмаса».

Равил Фәйзуллин

Туган тел! Бу турыда күпме шигырьләр язылган, җырлар җырланган... Габдулла Тукайның: «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!»дигән шигъри юлларын татар милләтеннән булган һәр кеше беләдер, мөгаен. Ләкин бу сүзләр соңгы елларда әниләрнең бишек җырлары белән балаларның йөрәк түренә сеңәме икән? Татар милләтенең бүгенге хәлен беләсегез килсә, шәһәр китапханәләренә барып бәяләп карагыз! Безнең 14/01 йортына урнашкан – Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсендә сез бу хакта тулы мәгълүмат алып китә аласыз. Ни өчен дисезме? Татар телендә китап укучылар саны белән кызыксынырга һәм шулай ук татар мәктәпләрендә укыган балаларның ни дәрәҗәдә туган телебезне белүләрен дә тикшереп карарга мөмкинчелек булачак!

ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе булган туган телебез бүгенге көндә бик кызганыч хәлдә! Китапханәгә килгән күпчелек әби-бабайлар, әти-әниләр балалары белән туган телдә сөйләшми. «Ник балагыз белән чит телдә сөйләшәсез?» – дигән сорауга җаваплары әзер, алар инде балалар бакчаларын, мәктәпләрне гаепли. Күптән түгел генә баласы белән урыс телендә сөйләшкән әнидән кызын кайсы мәктәпкә бирәчәге белән кызыксындым. Туган телендә аралаша алмаган баласын 2нче татар гимназиясенә бирергә җыена икән ләбаса! «Мәктәптә өйрәтерләр әле», – ди. Бик кызганыч, ана теле булгач, туган телне өйрәнүне гаиләдән башларга кирәклеген онытканнар күп әти-әниләр.

Без мәктәпләрдә татар телендә төрле чаралар уздырабыз. Сыйныфтагы балаларның күбесе аңламагач, урыс теленә дә тәрҗемә итәргә мәҗбүр булабыз. Ә укытучылар татар теле дәресендә ничек аңлатырга тиеш булалар икән соң? Монда төп гаеп әти-әнидә билгеле! Әйе, ничек кенә булмасын, гасырлар дәвамында сакланып килгән туган телгә карата хөрмәтне, мәхәббәтне балаларыбызга, оныкларыбызга гаиләдә тапшырырга тиешбез! Бу беренчедән. Ә икенчедән, укытучыларга карата да китапханәчеләрнең әйтер сүзе бар. Егерме елдан артык шәһәр китапханәсендә эшләү тәҗрибәсеннән чыгып әйтә алам, балалар татар телендә китап укымый диярлек! Ә менә урыс теле укытучылары җәйге айларда укырга 20дән артык әсәр кергән исемлек бирә. Җәй көне китапханәдә урыс телендәге китап киштәләре бушап кала безнең! Ә татар китаплары урыннарыннан бик сирәк кузгала. Монда инде турыдан-туры татар телчеләренең туган телебезгә карата салкын карашы сизелә. Ни өчен шәһәребезнең татар теле укытучылары җәйге чорга укылырга тиешле китап исемлеген бирмиләр икән? Укытучы кушкач укый балалар! Әти-әниләр, әби-бабайлары да укытып бетерергә тырыша. Китапханәчеләр фикерен шәһәребезнең милли бүлек җитәкчеләре дә искә алсыннар иде дигән теләктә калабыз.

12нче татар китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе С.ФӘХЕРТДИНОВА,

Чаллы шәһәре

Комментарии