Мин сәркатип тә, рәис тә

Сугышның иң авыр чагында – 1943 елда 8 сыйныфны тәмамлап, районы Көмеш Күл авылында авыл Советы сәркатибе булып эшли башладым. Сугыштан яраланып кайткан Габделбәр Гыйльметдинов – рәис. Ләкин андагы таләпләргә түзә алмады. Бер көнне мөһерен миңа тапшырды да үз теләге белән фронтка китте. “Монда 540 хуҗалыкка җавап биргәнче, анда үзем өчен генә кайгырырмын”, – диде. Шулай итеп, мин, 17 яшьлек кыз, рәис тә, сәркатип тә булып калдым.

Халыкка куелган бар бирем-түләүләрнең үтәлеше өчен авыл Советы җавап бирә. Аның өстенә көн саен фронттагыларның һәлак булуы турында хәбәр килә. Иң авыры – аны гаиләсенә илтеп бирү. Үзем дә бу хәбәре килгән ишеген ачуга елый башлый идем. Шуннан беләләр ник килгәнемне… Ул елны тиф авыруы таралып, күп кешене кырды. Безнең авыл Советына кергән Алгай авылыннан Ильяс абый Тәхавиевның 5 баласы ятим калды. Үзе сугышта, хатыны үлде. Олы балага – 14, кечкенәләре игезәк булды – 3 яшьтә. Ул балаларның хәлен белергә керсәм – ябыкканнар, ач-ялангач, үзләрен бет баскан. Икенче көнне колхоздан ат алып, документларын әзерләп, Түбән Арбашка балалар йортына җибәрдем. Әмма “урын юк” дип кире борганнар. Үзләренә ашатырга да берни юк. Кешедән сөт алып эчерттек. Икенче көнне балаларны үзем алып киттем. Атыбыз арыды, атламый башлады. Балалар арбада, без олаучы белән икебез ике тәртәдән тартып барабыз. Без тартканда ат атлый да аннары туктый. Атны Тәкәнеш тау башында калдырып, бер баланы күтәреп, икенчесен җитәкләп киттем. 8 чакрым араны 10 сәгать бардык. Балаларны балалар йорты алдында калдырдым да үзем качтым – бүтәнчә алмыйлар. Аларны калдыру бик авыр булды. Күземә тутырып карап, тилмереп утырып калдылар. Юл буе елап, авыл Советына кайтып керсәм, тагын шул авылдан бер авыру картны китереп утыртканнар. Килене үлгән, малае сугышта. Ул вакытта йорты да юк, бабайны кая куярга?! Авыл Советының аскы катында янгынчылар атларын караучылар кизү тора иде. Бабайны салам җәеп, шунда урнаштырдык. Ашатырга тагын юк, сөт биреп эчерттек. Бабай өч көн яшәде дә үлде…

Язып үткәннәрем сугыш чорында күргәннәрнең берничә көне генә. Аның һәр көне тылда калган хатын-кызлар, 12-14 яшьлек балалар өчен зур түземлек, батырлык таләп итте. Шуны онытмасыннар иде.

Оркыя апа.

районы.

Төчесе дә булды

Ачысын да, төчесен дә күрдек, диләр. Әмма иң элек ачысына тукталалар да төчесенә килеп җитмиләр. Минемчә, анысы да булды. Һәрхәлдә, безнең яшькә җиткәннәргә (мин 1930 елда туганмын).

Чабагач белән ашлык сукканны да, тубал белән чәчү чәчкәнне дә, кул белән урак урганны да үз күзләребез белән күрдек. Ул мең ел элек тә шулай булган. Шул ук вакытта беренче трактор да безнең заманда чыкты. “Комбайн үзе ура, үзе суга, үзе капчыкка тутыра”, – дип, китапларга яза иделәр. Анысын да күрдек. Автомобильләр безнең заманда булды. Кеше беренче тапкыр күккә дә очты. “Өйдә утырганда, чит илләрне күреп була”, “Урамда барганда шәһәр белән сөйләшә аласың”, – дисәләр, без яшь чакта беркем ышанмас иде. Әле компьютер мөмкинлекләрен язмыйм, чөнки үзем дә белеп бетермим. Мондыйларны әкият итеп язарга хәтта берәүнең дә фантазиясе җитмәде.

Меңьеллыктан артык вакыйгалар безнең гомергә сыйды. Сугыш вакытында күз яшьләре җитәрлек булды. Әмма яшьлек тә үзенекен итте. Көндез елыйсың, ә кичен клубта нинди генә уен уйнамый идек! Гармунчы малайлар да булды. Җәй көне, дөрес, күңел ача алмадык. Чөнки төнлә дә эшләргә туры килде. Ә Сабантуйлар, мәйданы булмаса да, ничек күңелле үтте!

Шулай булгач, үзебезчә бәхетле булдык дип, чын күңелдән ышанып әйтә алам.

Салих ЗИННӘТОВ.

Зәй районы, Аксар авылы.

Әтием исән кайтты

Сугыш ветераны һәм инвалиды Гомәр Нургаяз улы Лотфуллин – хәзер инде вафат булган әтием турында язасым килә. Әти белән әнинең яшьлеге сугыш елларына туры килә. Әле 16 яшьләре тулмаган булса да, аларны кышкы салкын көннәрдә окоп казырга алып баралар. Бар авыр эш хатын-кызлар белән яшүсмерләр җилкәсендә. Булачак әниебезне тракторчы, комбайнчы һөнәренә укытканнар. Ул тракторда җир сөргән, комбайн белән ашлык урган, кышын иген суктыру машинасында эшләгән. Ул елларда юк кына гаеп тагып, кешеләрне төрмәгә утыртканнар. Безнең әнигә дә анда булып алырга туры килгән. Кыш көне суктыру машинасында эшләгәндә, ватылмыйча тормый. Көлтә биреп торучы кызларның да ял итәселәре килә, тимер җибәреп ваттыра да торган булганнар. Шундый ватылуларның берсендә әнине гаепләп, төрмәгә утыртканнар. Ләкин техниканы башка белүче булмагач, бер айдан үзен чыгарганнар һәм эшкә кушканнар.

Әтиемнең сөйләве буенча аның яшендәге 18 егетне 1943 елның кышында бер көнне армиягә алып, сугышка озатканнар. Алар арасыннан бер безнең әтигә генә кайтырга насыйп була. Билгеле, яраланып. Безнең Кече-Ибрай Аксубай районының иң зур авылларының берсе. Сугышка китеп, үлеп калучылар саны – 400дән артык. Алар каршында мин баш иям, авыр туфраклары җиңел булсын. Сугышта әтиебезнең сул кулының терсәге чәрдәкләнгән. Ул Днепр елгасын кичеп, немецлар атакасын кире какканда яралана. Сызрань шәһәренә госпитальгә килеп җиткәнче күп вакыт уза. “Тагын беразга соңласагыз, кулыгызда гангрена башланыр иде”, – диләр аңа. Табиблар, шәфкать туташлары ярдәме белән кулын саклап калалар. Ләкин әтиемнең “Кулым авырта”, – дип йөрүен әле дә хәтерлим.

Әти белән әни 1945 елның май аенда өйләнешә. Ул чорда никадәр кыен булмасын, бу дөньяга 8 бала китерәләр: дүрт малай һәм дүрт кыз. Барыбызны да исән-сау үстереп, олы тормышка аяк бастырып, алар 59 ел бергә гомер кичерә. Әтиебез авыл китапханәсендә мөдир булып эшләде, әниебез колхозда хезмәт итеп, безне тәрбияләде. Кызганыч, әтиебез Бөек Җиңүнең 60 еллыгын да, 65 еллыгын да күрә алмады. 79 яшендә вафат булды. Әниебез исә быел 84 яшен тутырып, 7 баласының, 17 оныгының, 10 оныкчыгының шатлыгын күреп, кунактан кунакка йөреп яши. Ходай аңа озын гомер бирсен.

Факия НАСЫЙБУЛЛИНА.

Алексеевск бистәсе.

Сугыш була күрмәсен…

Югары Кәминкә урта мәктәбе каршында зифа каеннар, мәңге яшел чыршылар арасындагы кулына автомат тоткан солдат һәйкәле ерактан ук игътибарны җәлеп итә. Бу пәһлеван солдат янына килеп, мәрмәр плитәләргә уелып язылган көрәшчеләр исем-фамилиясен укыгач, аның Ватан сугышында батырларча һәлак булганнар истәлегенә куелганын аңлыйсың.

Ватан сугышының беренче көннәреннән үк безнең төбәктән 334 кеше фронтка китә. 125е яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Калганнарга утны-суны кичеп, бар авырлыкны җиңеп, туган ягына кайтырга насыйп була.

Сугыш ветераннары белән очрашып сөйләшкәндә, алар күбрәк үзләренең фронт көннәрен искә ала, үткәннәргә әйләнеп кайта. Бер әңгәмә вакытында сугыш ветераны Хамәтгата Вафин түбәндәгеләрне бәян итте: “Мин 1942 елның августында авылдан чыгып киттем. 1943 елның 1 гыйнварында Курск өлкәсенә җибәрделәр. Монда немецларга каршы һөҗүмгә күчеп, көнбатышка таба юнәлеш алдык. 49 көн сугышканнан соң яраландым. Санбатта 3 атна яттым. Аннары яңадан үзебезнең частька кайттым. Мине – отделение командиры, ә бер атнадан взвод командирының ярдәмчесе итеп билгеләделәр. Харьков шәһәрен фашистлардан азат иттек. Сугышта күрсәткән батырлыкларым өчен “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләндем. Аннан соң Украина җирендә фашистлар белән күзгә-күз очрашырга туры килде. 1944 елда Румыниягә барып җиттек. Анда 2 ай оборонада тордык, 1 майда тагын һөҗүмгә күчтек. 14 көн сугышканнан соң, каты бәрелешләрнең берсендә яраландым. Санбатта 3 атна дәваланганнан соң, шулай ук частька кайттым.

Аннан соң күрсәткән кыюлыкларым да бәяләнде: “Батырлык өчен” медале белән бүләкләндем. Венгрия җирләренә бәреп кереп, фашистларны яңадан чигенергә мәҗбүр итеп, Будапештка барып җитәргә 40 чакрым калганда, каты яраландым. Фашист пулясы күкрәк читлеген үтеп кергән. Үлем хәлендә мине санбатка озатканнар. Анда 10 көн яткач, самолет белән Румыния якларына госпитальгә җибәрделәр. 1945 елның 25 февралендә операция ясадылар. Шуннан соң хәлем җиңеләйде. 10 июньдә авылыма әйләнеп кайттым”.

Яу кырыннан туган ягына әйләнеп кайткан 209 сугышчының да хәлләре Хәмәтгата бабай Вафинныкына охшаш. Кайсының –кулы, кайсының аягы юк, ә күпләрендә тән һәм җан ярасы. Сугыш ветераннары елдан-ел кими. Алар бик аз калды инде…

Яу кырында ятып калучыларның авылда калган сөйгәннәре, хатыннары, балалары гомер буе алар кайтасына өметләнеп яшәде. Тормыш алып бару өчен тырышты, фронтка икмәк, азык-төлек белән тәэмин итүдә үзләреннән зур өлеш кертте.

Сугыш китергән бәла-каза, кайгы-хәсрәт санап бетергесез. Ул хәлләр яңадан кабатланмасын, балаларның, аналарның күз яше түгелмәсен иде.

Фәризә ГӘЛӘҮТДИНОВА.

Чирмешән районы, Керкәле авылы.

Кайда соң сез?

Гасыр санын барлый еллар,

Еллар санын саный айлар.

Гомер иткән, иген иккән

Кайларда сез, бабайлар?

Чатлар саен таш һәйкәлләр.

Горур алар, ник дәшмиләр?

Басу капкасында без үпкән

Кайларда сез, әтиләр?

Өлкәнәеп бара инде

41дә туган яшь сабыйлар.

Урам иңләп, җырлап йөргән

Кайларда соң сез, абыйлар?

Еллар үтә, күңел көтә.

Хәбәр тик бер: югалганнар.

Табыннарда аш өлгерде.

Капка ачып кайтырсыз күк

Сез, туганнар.

Гомәр ШАКИРОВ.

Әтнә районы, Иске Җогып авылы.

Күңел әтине көтә…

Әти сугыштан кайтмады. 70 яшьлек каенана, бер яшьлек мин әни өстендә калдык. Энем әле дөньяга да килмәгән иде. Без әкрен генә үскәнбез, әнигә тормыш алып бару җиңел булмагандыр. Балачакны күрми калдык, иртә олыгаерга туры килде. Үзем мин Дәвеш кызы. Бездә балалар йорты бар иде. Без укырга килгәнне алар өзелеп көтә. Без мичтә тәгәрәткән бәрәңгене ипигә алыштырабыз. Бичаралар: “Мине, зинһар, кунарга алып кайт әле”, – дип, ялыналар иде. Өйдә әллә ни булмаса да, кызганып, тәрбиячеләрдән сорап алып кайтабыз үзләрен.

6-7 сыйныфны тәмамлагач, җәй айларында яшелчәдә эшләдем. Суны Зөядән ташып сибәбез. Бу бер дә җиңел түгел: җилкә суелып чыга. Әбиебез дә авырып китте. Әни әбиебезне тәрбияли. “Зур” кеше буларак, сыер саварга мин барам. “16 яшь тулмаган, ник килдең? Сыер тибеп имгәтсә, миңа җавап бирергә туры киләчәк”, – дип, ферма мөдире орыша үземне. Шулай итеп, бер ел әни исемендә эшләдем. Кышын коедан су чыгару газаплары йөрәккә үк уелып калган. Чиләк кыршаулы, кое тирәсе бозлавык. Үзем ала алмагач, зур апалар кайчан чыгар, дип көтәм. Алар да хәлемнән килмәгән көе эшләп йөрүемне яратмый: “Кайтып кит”, – диләр. Шул елны әбиебез үлде. Әтинең юклыгы бик нык сизелде безгә. Энемә дә иртә тормыш арбасына җигелергә туры килде. Ул колхозда ат җигеп, төрле хезмәттә эшләде.

Әткәй сүзен әйтә алмыйча,

Гомерләр үтте инде.

Рәхәт тормыш итмәсәк тә,

70кә җиттек инде.

Олыгайсам да күңел белән әтине көтәм…

Талия ГАТАУЛЛИНА.

Апас районы, Морзалар авылы.

Комментарии