Сания апа

6нчы март санында («БГ», №9, 2019 ел) «Сеңлем әнине өйдән куып чыгарды» дигән язма кулыма каләм алдырды. Шушы язмадан чыгып, минем Сания апам турында язасым килә. Аның күргәннәрен бер китап итеп язарлык.

Сугыш артыннан соң авылда ялгыз әбиләр бик күп иде. Сания апа аларга сулар китереп, утыннарын кертеп, кулыннан килгәнчә ярдәм итеп торды. Колхоз эшендә дә алдынгылыкны бирмәде. Кияүгә чыккач та шундый булдыклы, миһербанлы булды. Каенана-каенаталарын да бик тәрбияләп, мәңгелеккә озатты, аннары аларны искә алып, гел дә Коръән мәҗлесләре үткәрде. «Коръән укыткач, өйгә ямь керә», – ди иде. Үзе дә биш вакыт намазын калдырмады, әти-әниләре дә динле кешеләр иде аның.

Шулай бервакыт, көзнең салкын көнендә, кабартмалар пешереп, ипи сала да, тау башында ялгызы гына яшәүче бер әбинең хәлен белергә китә. Килеп керсә, әби мич башында утыра, өе ягылмаган, суык. Сания апа аның миченә яга, чәйләр кайнатып эчертә дә, кайтып Хәсән җизнигә бу хәлне сөйли: «Бер ялгызына көн итүе бик читен, үзебезгә генә алып кайтыйкчы шуны», – ди. Хәсән җизни каршы килми. Шулай итеп, Сания апа бу әбине алып кайта. Ә бит әле аларның үзләренең дә җиде бала! Әби гел дога кылып, рәхмәт укып утыра. Сания апа аны да соңгы юлга хөрмәтләп озата. Аның бит ул вакытта пенсиясе дә юк, акчасына кызыккандыр дип әйтерлек түгел. Өй дигәне дә бер тәрәзәле, череп беткән бура, утынга ярарлыгы да калмаган.

Еллар үтте. Сания апаның балалары үсеп, югары белем алдылар. Үзләре дә бик тырыш булдылар. Урман кискәндә салкын тидереп, әтиләре дә бик иртә китеп барды шул. Балаларның җидесе дә җиде төрле һөнәр ияләре – табиб, укытучы, инженерлар булдылар. Кече улы эшмәкәр. Әнисе янында шушы төпчек улының хатыны Гөлчәчәк бар, ул тәрбияләп тора. Балалар да, аларның гаиләләре дә бик татулар, үзара аралашып, ярдәмләшеп яшиләр. Сания апаның әтисе белән минем әти бертуганнар иде.

Менә бит, китап әйтә, кылган яхшылыгың үзеңә кайтачак, ди. Тузан бөртеге кадәр дә яхшылык югалмас, ди. Сания апаның күрсәткән яхшылыклары әнә шулай итеп үзенә кайтты, картлыгында бик бәхетле тормыш кичерде.

Әйтергә онытканмын, Сания апа үзләренә алып кайтып караган Гөлмруй әби сукыр да иде бит әле.

Рәхилә НАСРЕТДИНОВА,

Аксубай районы, Яңа Ибрай авылы

Комментарии