Хәтердәге төеннәр

Хәтердәге төеннәр

БЕРЕНЧЕЛӘР

Авылыбыз Минебайга беренчеләрдән булып килеп урнашучыларны нәрсәләр кызыктырды икән, дип сорасалар, Кичү елгасы, диюдән дә дөресе булмас. Авылга терәлеп торучы урман уртасындагы Ягүр кыярлыгы дигән аклан уртасындагы бер тирән генә чокырдан агып чыгучы чишмә булып башлана ул. Авылга җитәрәк, бер сазлыклы уйсулыктан саркып ятучы су һәм авыл уртасындагы гасырлар буена үзенең салкын суы белән кинәндергән Тохбый коесының сулары бергә кушылып, авылны узгач басу уртасындагы зур буага әверелә. Аның суы ут-күз булганда да ярап куя, малларга эчәргә дә, кер чайкарга да җитә.

Авылдан түбәнрәк урында Гыйззәт исемле берәү су тегермәне ясап, озак еллар буена халыкның икмәген тарттырды. Утарын әйләндереп утырткан галәмәт юан таллар да аны искә төшереп торалар әле. Шул ук Кичү елгасына колхоз салдырган тагын ике тегермәннең эшләп торганы билгеле. Хәзер ул урыннан нефть һәм суүткәргеч торбалар гына уза инде.

БУРАН

7нче класста укыганда күңелемдә мәңгелек эз калдырган бер хәл булды. Миңа укытучы ике апа белән Әлмәт районының комсомол конференциясенә барырга туры килде. Берсе Чупай авылыннан килеп укыткан Хәят апа, икенчесе Фәүзия апа. Ул Тәйсуган авылыннан. Безне, колхоз атына утыртып, бер яшь кенә малай алып барды. Конференция беткәч, колхоз фатирына кайтсак, теге малай, кич белән килеп алырмын, дип, кайтып киткән булып чыкты. Көтеп-көтеп тә килмәгәч, каршыга очрар әле, дип, кайтырга чыктык. Юл карлы, җитмәсә, каршы буран кузгалды. «Ат белән булгач», – дип, әтинең иске тунын кидергәннәр иде. Аның итәге җирдән сөйрәлә. Апалар әзрәк кайталар да, мине көтеп торалар. Ярты юлны кайтып, урманга җиттек. Минем бер адым атларлык та хәлем калмады. «Сез кайта торыгыз. Әзрәк хәл алгач, үзем кайтырмын», – дип, өстемә тунымны бөркәнгәнемне хәтерлим. Күзне ачканда бер ят өйдә ята идем. Ул район сырхауханәсе булып чыкты. Ул вакытта больница дүрт кенә ятаклы гадәти авыл өе иде. Табибы – Саба исемле бер әби. Шунда 3 айга якын ятарга туры килде. Монда килгәндә бер аягың тегендә иде, диделәр. Ул табибны дару үләннәре, догалар белән дәвалый дип сөйлиләр иде. Мин бу апага әле дә рәхмәтле. Ә теге көнне иртә белән районга утырышка барышлый, кар астыннан күренеп торган тун якасыннан колхоз һәм авыл советы рәисе тартып чыгарып, кесәдәге комсомол билетыннан кемлегемне ачыклаганнар. Больницага да мине алар илтеп тапшырган.

АТЛАР

Сугыш елларында колхоз эшендә җәйге каникуллар вакытында гына катышсак, җиденче классны тәмамлагач, җиң сызганып эшләргә насыйп булды. Һич онытасым юк, бервакыт атларга атланып, Әлмәттән «Сталинист» комбайнын сөйрәтеп кайттык. Ә комбайнга беркетеп 12 ат таккан вәлүгебез авыл капкасына сыймый. Башка төрле транспорт булмагач, тиешле урынына кадәр ике генә ат белән тарттырып илтергә туры килде. Аларның берсе – колхозлашу вакытында Даутов Нургали (авыл мулласы) абыйның шәхси хуҗалыгыннан кушылган Бөркет исемле галәмәт олы гәүдәле бия, икенчесе шуның таеннан үскән Вагон кушаматлы алаша. Ул да шулай ук зур гәүдәле. Бөркет буаз килеш колхозның сазга баткан «полуторкасын» берүзе тартып чыгара иде.

5нче классның физика дәреслегендә авыр йөк атының рәсеме әле дә күз алдымда. Дөнья рекорды куйган йөк аты, немец токымлы, дип язылган иде аның астына. Ул 1670 кг йөк тарткан. Ә авыл атлары ул рекордны ике тапкыр арттырса да, күләгәдә калдылар. Саный китсәң, авыл җирендә андый хәлләр буа буарлык инде ул.

Бервакыт тракторларга су ташучы Әбүзәр абзыйның су тутырылган мичкәсе бата да, аты тартып чыгара алмагач, ул көчлерәк ат бирүләрен сорый. Шунда ат каручы Нәүширван абзый моның ат кадәр гәүдәсенә караган да, уенын-чынын кушып, нигә үзең генә тартып чыгармыйсың, дип сораган. Кешегә каршы килүне белмәгән Әбүзәр абзый, ярар алайса, дип, теге мичкәне тартып чыгарып, тракторлар утарына кадәр берүзе илтеп тә куйган.

КОЛА АЛАША

Сугыш елларында Норлат, Ширәмәт урманнарында кыш буена кайтмыйча урман кисүләр, аны ташыганнар искә төшсә, күз алдыма ел саен җигә торган атым – кола алаша килеп баса. Аның янында булганда ашау да онытылып торган шикелле. Өстә кайчандыр әтидән калган ямаулы бишмәт. Аның җиңнәре тезгә кадәр салынган, аякта ыштыр белән чабата. Өшемәс өчен, үзең дә ат яныннан атлыйсың. Шуңа күрә якын иткәндер дә инде ул. Иртән торып ишек алдына чыксаң, ашавыннан туктап, колакларын торгыза да, «һе-һе-һе» дип кешнәп исәнләшә. Янына килсәң, башта иреннәре белән кепканы тартып төшерә. Аннары тешләре белән чәчеңне тарткалый башлый, тәннәр чымырдап китә. Ул кичерешне берничек тә аңлата торган түгел. Көне буе бүрәнә ташыган атларны жәлләп, үзебезнең аруыбыз да онытыла.

БАЛАЛАР

Әбиләрнең сөйләүләре буенча, элеккеге татар авылларында балаларның тууын чикләү турында уйларга да курыкканнар. Чөнки бу хәл ислам динендә тыелган. Әле без дә сәке тулы баласы булган гаиләләрне күреп үстек. Гали абзый белән Гасимә апаларда 12 бала дөньяга килеп, шуларның 10сы исән-имин үсте. Мөдәррис абый белән Маһинур апаларда 11 бала, Әсәдулла белән Әбсүния апаларда 12 бала булып, аларның 6сы бүген дә исән-сау яшәп ята. Рәсүлебез, һәр бала үз ризыгы белән туар, дигән. Күпме генә зарлансак та, хәзерге тормыш ул чактагыдан күпкә яхшырак бит. Авырлыкны күрмәгән-белмәгәннәр булганның кадерен генә белмиләр. Аларга кемдер китереп бирергә тиеш, дип көтәләр. Үз тормышын үзе җайларга тырышучылар сирәгәя. Бүген авылыбызда да яшәү шартларына күз генә тимәсен.

Хәмзә МАНСУРОВ,

Әлмәт районы, Минебай авылы

Комментарии